16+

Фарсель Зыятдинов: «Җиләк-җимешләр үсә, инде үлсәм дә үкенмим”

“Шәһри Казан” редакциясенә шушы көннәрдә абруйлы шәхес Фарсель Зыятдинов кереп чыкты. Аның исән-сау булуын күреп куанып, кыска гына әңгәмә куертып алдык.

Фарсель Зыятдинов: «Җиләк-җимешләр үсә, инде үлсәм дә үкенмим”

“Шәһри Казан” редакциясенә шушы көннәрдә абруйлы шәхес Фарсель Зыятдинов кереп чыкты. Аның исән-сау булуын күреп куанып, кыска гына әңгәмә куертып алдык.

– Аякларым сызланып азапландым, Аллага шөкер, хәзер хәлләрем беркөгә. Редакцияләргә барасым бар иде, бер уңайдан “Шәһри”гә дә сугылдым. Табиблар гәүдә авырлыгын арттырмаска, зур әйберләр күтәрмәскә кушты, шунлыктан, бөкләп газета-журналлар сыярлык кына сумка күтәреп йөрим, - диде ул ишектән керә-керешкә.

 Күз тимәсен, 83 яшен тутырган Фарсель аганың кәефе әйбәт. Сүзләр үзеннән-үзе бакчачылыкка барып тоташты.
– 1960 елларда Татарстандагы авыллар буйлап күп йөрдем. Татар авылларына килеп кергән саен, өйләр янындагы җир кишәрлекләрендә ни җиләк-җимеш агачлары, ни яшелчәләр булмавына күзем төшә иде. Суган да юк хәтта, кишәрлекләрне кычыткан, әрекмән һәм алабута баскан, - дип хатирәләренә бирелде Фарсель Зыятдинов. - Болай булырга тиеш түгел бит инде, дим. Татар борынгы заманнарда да карбыз, кавын, җиләк-җимеш үстергән халык бит, дим. Телевидениедә бүлек редакторы Кыям Янгуловка “бакчачылыкны пропагандалап тапшырулар башлыйк әле”, дип мөрәҗәгать иттем. Кыям Янгуловка рәхмәтлемен, ул тәкъдимемне хуплап кабул итте. Сөйли - аңлата торгач, татарлар да җиләк-җимеш агачлары утырта, яшелчәләр үстерә башлады. Татарстанда бакчачылык ныгып җитте, кешеләр тәҗрибә туплады. Көньяк җимешләрен үстерүчеләребез дә бар бүген.

– Республикада бакчачылык буенча әле тагын нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?
– Татарстанда питомниклар эшли, аларның куәтләрен арттырасы, сан ягыннан күбәйтәсе иде. Үзебезнең җирлектә чыгарылган үсентеләр кирәк, чөнки көньяктан кайтарылган җиләк-җимеш үсентеләре салкыннарга бирешә,-дип җавап кайтарды әңгәмәдәшебез.

– Бакчачыларга әйтер сүзегез калдымы?

– Бакчачылыкка, яшелчәчелеккә караш үзгәрде. Татар авылларында да шаулап җиләк-җимеш бакчалары үсә, яшелчәләр утыртыла хәзер. Бакчачылык турында мәгълүмат күп, үзара сорашып-киңәшләшеп, үсентеләрне бер-береңә биреп яшәргә кирәк. Татарстандагы һәр авылда җиләк-җимеш агачлары күрү турындагы хыялым тормышка ашты. Җиләк-җимешләр үсә, инде үлсәм дә үкенмим,-диде Фарсель Зыятдинов.
 Фарсель ага, алай моңсу шаяртма әле, сезнең киңәшләр халыкка бик кирәк, дип исәнлек-саулык теләп аерылыштык.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading