16+

Федераль Сабан туена бармый калмагыз

17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туе узачак. Бу уңайдан Ульяновск шәһәрендә Сабан туйны оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Анда әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Быелгы Федераль Сабан туе өч мөһим вакыйгага багышлана.

Федераль Сабан туена бармый калмагыз

17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабан туе узачак. Бу уңайдан Ульяновск шәһәрендә Сабан туйны оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Анда әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Быелгы Федераль Сабан туе өч мөһим вакыйгага багышлана.

Чарада Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, шулай ук Сабан туена әзерлек эшләрендә җаваплы Татарстан һәм Ульяновск өлкәләре министрлыклары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә алдыннан оештыру комитеты вәкилләре XXII Федераль Сабан туе узачак урында булды, ипподромны карады. Милли бәйрәм 17 июнь көнне ат чабышлары белән башланып китәчәк. Кичен исә Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать осталары концерты тәкъдим ителәчәк.

Сабан туеның тантаналы ачылышы 18 июньдә узачак. Анда Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә. Бәйрәм Ульяновск өлкәсе һәм Россия төбәкләреннән килгән гармунчылар чыгышы белән үрелеп барачак. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тәүге тапкыр “ПараСабантуй” оештырылачак.

Кунаклар өчен төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк: әдәби-музыкаль, театральләштерелгән, күңел ачу, уен, сәүдә мәйданчыклары, төрле халыкларның милли ашлары тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, күргәзмә проектлары, иҗат коллективлары чыгышлары планлаштырылган. Спорт программасына килгәндә, җәядән ату, кул көрәше, гер күтәрү буенча ярышлар һәм, әлбәттә, милли көрәш булачак.

“Бу чараны оештыру һәм уздыру Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга этәргеч бирер дип өметләнәм”, - ди Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских.

Быелгы Федераль Сабан туе өч мөһим вакыйгага багышлана: беренча басма татар китабы нәшер ителүенә - 300 ел, СССР төзелүгә - 100 ел һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга. Соңгысы уңаеннан Сабан туе мәйданында тарихи-мәдәни комплекс та барлыкка киләчәк, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading