16+

«Феофан барлык диннәргә үрнәк иде»

Феофан гаҗәеп белемле һәм тирән фикерле иде. Матбугат конференцияләрендә һәм очрашып сөйләшкән вакытларда “Шәһри Казан” хәбәрчесенә әйткән сүзләре васыять кебек хәзер.

«Феофан барлык диннәргә үрнәк иде»

Феофан гаҗәеп белемле һәм тирән фикерле иде. Матбугат конференцияләрендә һәм очрашып сөйләшкән вакытларда “Шәһри Казан” хәбәрчесенә әйткән сүзләре васыять кебек хәзер.

Туганнарыңның һәм дус-таныш булган кешеләреңнең үлеме һәркемнең йөрәгендә авыр яра калдыра. Күпләр якыннан белгән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да 20 ноябрьдә коронавирустан вафат булды, аңа 73 яшь иде.
Феофан (дөньялыктагы исеме Иван Ашурков) 1947 елның 21 маенда Курск өлкәсенең Дмитриев-Льговск шәһәрендә туган. Казан Кремлендә 23 ноябрьдә

Благовещенск соборында үткәрелгән хушлашу чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
 – Владыка уникаль кеше иде. Безнең республикада 5 ел эшләү дәверендә ул дин әһеле сыйфатында барлык конфессияләргә үрнәк булды. Татарстанда без аны барыбыз да яраттык. Ватаныбызга үрнәк ул. Без владыка Феофанның игелекле эшләрен мәңге хәтеребездә сакларбыз, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Президент шулай ук Феофанның республиканың мөселман өммәте белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырганлыгын да югары бәяләде. Феофан Казан Изге Ана иконасы соборы артындагы ирләр монастыры территориясендәге каберлеккә җирләнде.

Дөнья тоткасы – гаилә
Матбугат конференцияләренең берсендә мин: “Европаның кеше хокуклары буенча суды: “Россиядә “ЛГБТ” вәкилләрен кысырыклыйлар”, – дип белдергән. Сез бу хәлләргә нинди мөнәсәбәттә?” – дип сорау биргән идем.
Европа үзенең зәхмәтен Россиягә дә таратырга омтыла. Ир белән ирнең, хатын-кыз белән хатын-кызның никахы -кешелек җәмгыятен юкка чыгаручы афәт ул, – дип катгый рәвештә җавап кайтарган иде Феофан.
 Шушы соравымнан соң ул мине хәтерләп калды. Хәтта, инде машинасына утырганда да, киредән чыгып, берничә секунд булса да сөйләшеп алмыйча кузгалып китми иде. “Россиядә гомер бакый ир белән хатыннан торган традицион гаилә өстенлекле саналган. Без гаилә кыйммәтләрен сакларга тиешбез”, – дип әйтә иде ул.

Милләтләр һәм диннәр дуслыгы яшәсен!
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның һәм Татарстанның бүгенге Президенты Рөстәм Миңнехановның милләтара һәм динара дуслыкны ныгытуга, үстерүгә юнәлтелгән сәясәтен һәрвакыт хуплап сөйләде Феофан. “Милләтләр һәм диннәр арасы бик нәзберек әйбер ул, аңлашып яшәргә, татулыкны сакларга кирәк”, – диде.

 Спорт
 Иван Ашурков (Феофан) 1984-1987) елларда Аргентинада пастырь булып эшләгән.
 – Аргентинада футбол милли югарылыкка куелган. Анда сабый бишектән үк туп тибә башлый дип әйтергә була. Аргентиналылар белән үземнең дә ишегалдында футбол уйнаганым булды. Спортчыларны кечкенәдән өйрәтеп үстерергә кирәк, – дигән иде Феофан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading