16+

Фермер Мингалиевләр: «Күркә читләрне яратмый»

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылында яшәүче Мингалиевләр күркәләр үстерә. Башта үзләре өчен генә асрап карасалар, 2012 елда бу эшкә ныклап керешкәннәр. Аннары фермер хуҗалыгы булдырганнар, ул 23 яшьлек уллары Инсаф Мингалиев исемендә.

Фермер Мингалиевләр: «Күркә читләрне яратмый»

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылында яшәүче Мингалиевләр күркәләр үстерә. Башта үзләре өчен генә асрап карасалар, 2012 елда бу эшкә ныклап керешкәннәр. Аннары фермер хуҗалыгы булдырганнар, ул 23 яшьлек уллары Инсаф Мингалиев исемендә.

Инсаф мәктәптә югары сыйныфларда укыганда ук параллель рәвештә Казан социаль-гуманитар көллиятендә белем алган. Аннан юрист дипломын алып чыккан. Хәзер читтән торып, Аграр университетның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белгечлегенә укый. Армиядән туры авылга кайтып, әти-әнисе ярдәмендә фермерлык эшен башлап җибәргән.

– Фермер хуҗалыгы төзү нияте барлыкка килгәч үк, авыл җире өчен яңарак юнәлешне сайлыйсы килде. Күркәләр үрчетү белән шөгыльләнә торган «Залесный» агрофирмасына барып кайткач, шушы эшкә алыныр­га булдык. Күркәләрне дә, аларга ризыкны да агрофирмадан алабыз. Тавык-чебиләргә, казларга караганда, күркә көйсезрәк кош, авыруга да тизрәк бирешә. Ашавы да нәзберек, гомумән, аны карау-тәрбияләү четереклерәк, – ди Инсаф.

Яшь фермер, «Лизинг-грант» программасында катнашып, трактор белән «ГАЗель» машинасы алган. 2015 елда, эш башлаучы фермер буларак, 2 мең башка исәпләнгән ферма төзү өчен 1 миллион сумлык грант откан. Кырда 50 гектар мәйданда җирләре бар. Шуның 2 гектарында ферма төзеп куйганнар. Күркәләрнең санын арттырып, аларны шунда үстерә башларга җыеналар. Әлегә йорт янында теплица формасында эшләнгән ангарда яши күркәләр. Теплицаны исә Мингалиевләр яшелчә үстереп карарга дип төзегән булган. Әмма бу идеядән баш тартып, әйткәнемчә, күркә үстерүгә керешкәннәр. Бүген хуҗалыкта 400 күркә бар.

Аларның 7-8 килограмм авырлыктагы 90-100 көнлекләрен сатып алып, ике ай үстерәләр, 12-13 килограмм булгач, чалып, килосын 300 сумнан саталар. Үзләренең клиент базасы бар. Ярминкәләргә дә йөриләр.  
Күркәләр кызыл төсне яратмыйлар, чит кешене дә кабул итәселәре килми, борчыла, тавышлана башлыйлар икән. Ашатуга килгәндә, дүрттән бер өлеше – комбиазык, калганы – арпа, бодай, яшел үлән һәм яшелчәләр. Үләнне кышка да әзерләп киптереп куялар. Иң мөһиме: күркәләргә яшеллекне күбрәк ашатырга кирәк. Хуҗалыкта каз да, тавык та, күркә дә асраган очракта, күркә аерым тотылырга тиеш, ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading