16+

Әфганстанда “үги бала” сыйфатында калдырылган татарлар Татарстан ярдәменә өметләнә

Татар халкы өзелгән мәрҗән кебек бөтен дөньяга таралган. Әфганстанның төньяк провинцияләрендә хәзер дә 500 меңгә якын татар исәпләнә.

Әфганстанда “үги бала” сыйфатында калдырылган татарлар Татарстан ярдәменә өметләнә

Татар халкы өзелгән мәрҗән кебек бөтен дөньяга таралган. Әфганстанның төньяк провинцияләрендә хәзер дә 500 меңгә якын татар исәпләнә.

— Заманында татарлар Әфганстан тарафларына Чыңгызхан яуларыннан качып та, Көнчыгыш Азия белән Урта диңгезне тоташтырган Бөек ефәк юлы буенча да, 1917 елдагы революциядән соң да барып чыккан. Әфганстандагы өзлексез сугышлар андагы халыкның тормыш-көнкүрешен нык авырлаштырды. Татарларның хәле аеруча мөшкел, инде ике сабый ачлыктан үлде. Чарасызлыктан, татарлар башка милләт вәкиле булып теркәлә. АКШ бу илдәге банк системасын юкка чыгарды. Гаиләләр акча өчен балаларын сатарга мәҗбүр,- дип, күңел тетәрндергеч хәбәрләр җиткерде Мөселманнарның ватанпәрвар хәйрия фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.

Шушы хәйрия фондының Әфганстандагы вәкиллеге директоры Мөхәммәт Йосыф Шинвари видеоэлемтәгә чыкты.
Әфганстанда татарлар 16 провинциядә яши. Хакимият алмашынгач, халык эшсез һәм акча керемсез калды. Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан республикалары Әфганстандагы милләттәшләренә гуманитар ярдәм оештыра. Татарларны үзбәкләр дә, таҗиклар да үз милләтләре сафына кабул итми, татарлар ялгыз калдырылды, Әфганстандагы татарлар Татарстан ярдәменә өметләнә,- дип сөйләде Шинвари әфәнде.

Татарстан Президентына мөрәҗәгать юллаган хәйрия фонды.
— Татарстан гуманитар ярдәм оештырсын иде. Он, көнбагыш мае, шикәр комы, тоз кирәк иң беренче чиратта. Без бу продукцияне Үзбәкстан чиге буендагы Әфганстанның татарлар яшәгән провинциясенә 3 көндә илтеп тапшырыр идек. Ярдәмне 1 ай эчендә оештырырга кирәк, чөнки кар яугач, тау юлларыннан йөреп булмаячак,- диде Рөстәм Хәбибулин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading