16+

“Финико”га 8 млн сум акча салучылар да булган

Финанс пирамидасы дип табылып, эшчәнлеген туктаткан “Финико” компаниясеннән зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать итә башлаган. Россия буенча аларның саны меңнән артык.

“Финико”га 8 млн сум акча салучылар да булган

Финанс пирамидасы дип табылып, эшчәнлеген туктаткан “Финико” компаниясеннән зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать итә башлаган. Россия буенча аларның саны меңнән артык.

Татарстанда гариза йөзләп кешедән кергән. Зыян күрүчеләр чынлыкта күбрәк, алар арасында дәүләт чиновниклары да булган дигән шик бар.

– “Финико” компаниясенә салынган акча күләме төрлечә. Кемдер 100 мең, кемдер 500 мең сум акчасын салган, 8 млн сум акчаларын кертүчеләр дә булган. Гомуми сумманы әйтә алмыйбыз, чөнки безгә барысы да мөрәҗәгать итмәде. Гариза язмауның да сәбәбе төрле булырга мөмкин, – дип сөйләде журналистларга Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге җитәкчесе Руслан Дәүләтьяров.
Спикер сүзләренчә, “Финико” компаниясе башында торган Кирилл Доронин яңа платформа ачкан, инде анда да акча кертүчеләр бар икән.

 – Доронин башта кертемчеләрнең бурычларын 30 процентка каплыйм дип вәгъдә итте, әмма ул булмады. Шулай булса да, халык һаман аның компаниясенә бара. Теге яки бу компаниягә акча керткәнче, аларның эшчәнлеген, законнарны өйрәнегез. Әгәр дә оешмалар нинди дә булса конкрет процентлар вәгъдә итә икән, бу инде алар алдый дигән сүз, чөнки биржада алдан ук күпме процент буласын берничек тә әйтеп булмый, – дип киңәш бирде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading