16+

Фирдүс Тямаев татарлыкка каршы эшли?

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз концертларында еш кына мишәрләргә мөрәҗәгать итеп: «Мишәрләр, сез кайда?», «Мишәрләр, алга!» — дип сәхнәдән кычкыра. Үзенең мишәр булуы турында Илсөя Бәдретдинова да еш әйтә, аның мишәрләргә багышланган җыры да бар.

Фирдүс Тямаев татарлыкка каршы эшли?

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз концертларында еш кына мишәрләргә мөрәҗәгать итеп: «Мишәрләр, сез кайда?», «Мишәрләр, алга!» — дип сәхнәдән кычкыра. Үзенең мишәр булуы турында Илсөя Бәдретдинова да еш әйтә, аның мишәрләргә багышланган җыры да бар.

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина концертларда мишәрлек темасын куерткан җырчы Фирдүс Тямаевны милли бергәлеккә зыян салуда гаепләделәр.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз концертларында еш кына мишәрләргә мөрәҗәгать итеп: «Мишәрләр, сез кайда?», «Мишәрләр, алга!» — дип сәхнәдән кычкыра. Үзенең мишәр булуы турында Илсөя Бәдретдинова да еш әйтә, аның мишәрләргә багышланган җыры да бар.

«Фирдүс Тямаев килсә, „Мишәрләр, сез кайда?“ — дип кычкыра. Нигә „Татарлар, исәнмесез“, — түгел? Хәзер татар халкына бөек мәдәният түгел, ә Фирдүс кебек „Мишәрләр, сез кайда?“ — дигән мәдәният кирәк. Аннан соң кеше: „Мишәрләр шундый зур, күп халык икән, тукта, татар түгел, җанисәптә мишәр булып язылыйм әле“, — дип уйга кала», — диде Рамилә Сафина. Аның сүзләренчә, артистлар халыкка югары мәдәният җиткерергә тиеш.

«Артистлар — сәхнәдән татар телен, мәдәниятен күрсәтүче шәхесләр. Без акча түләп, билет алып, матур итеп киенеп, концертка барабыз. Балаларыбызны да ияртәбез. Ә ул: „Мишәрләр, сез кайда?“ — дип кычкыра. Без — татар булгач, ник килдек монда? Татар баласына моны ничек аңлатырга кирәк? Моны ишеткән, күргән саен калтырап китәм», — дип сөйләде Ульяновск өлкәсенең Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

«Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинованы халык ярата, концертларына йөриләр, йөрсеннәр, мин каршы түгел. Алар барыбер татарлыкны күрсәтә. Ләкин ике җыр саен: „Без — мишәр“, — дип кычкырып, сәхнә каршына килеп, башкаларны кычкыртып йөрүләре беркемгә дә ошамый», — диде Рамис Сафин.

Интервьюны тулысынча «Интертат» сайтында укырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрес, Фирдус та культура гомумән юк, сәхнә чүпләүче генә. Илсөя дә булдырам, мин ни теләсәм шуны әйтә алам дип сөйли. Алар сәхнәдә җврларга тиеш, сөйләү алып баручы эше ул. Хәзер күбрәк билдән түбән "юмор" сөйлиләр. Русларның нинди генә юмористик программаларын карасаң да андвй юмор юк. Бпзнеаелә сәхнәгә чыгып сөйли башласа, котың очып тора, кайчан нинди сүз сөйли башларлар дип

    • аватар Без имени

      0

      0

      Еш очрый шул ул сузлэр, сэхнэдэн. Мин дэ еш уйланам, ул сузлэрне ишеткэч. Эле, мишэрлэр- татарнын каймагы дигэн сузлэрне дэ ишетергэ туры килэ. Э без кем икэн сон дигэн сорау килеп баса, татар миллэтенэ. Сузне бераз уйлап сойлэргэ кирэк шул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Узлэрен эллэ кемгэ куеп гади халыктан колэлэр инде тирес кортлары ☝️Мишэрме син кем син ин мохиме кунгелен, йорэген чиста булсын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Элек вообще мишэрлэр диеп сойлэуче юк иде,татарлар и всё!Татарстанда усеп Самарага килгэн,бер концертта ,артист кеше,исемен язмыйм,»Самарада бит мишэрлэр,концертта татарлар бармы сон?»-диеп сорады.Шаккатып кайттым.Упкэлэдем,анлый алмыйм:татарлар кем дэ мишэрлэр кем?Беркайчан да Татарстанда яшэгэндэ мина:Син мишэр диюче булмады,ни икэнен дэ белми устек.Хэзер мишэр булган артистлар шулай шаулап йорилэр.Аларнын сон коерыклары,могезлэре бармы,кузлэре алтымы?Ни белэн аерылып торалар?Бер телдэ сойлэшэбез,анлашабыз!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            кемдэ кемнен эше бар культуралы кеше авыз кутэреп кеше турында сейлэми вэт

            Мөһим

            loading