16+

Фирзәр Мортазин «халык артисты» исеме алуы турында: «Хис-кичерешләр әллә ни зур булды, дип әйтә алмыйм»

Музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исем бирү турында карарны 24 мартта имзалаган.

Мондый зур исем бирелүе белән Фирзәр Мортазинны без дә котладык.

- Мин 1995 нче елдан ук Татарстанның атказанган артисты инде. Ул вакыттан 23 ел узган, шуңа күрә бик артык шатланмадым. Хис-кичерешләр дә әллә ни зур  булды, дип әйтә алмыйм. Мин бит инде карт. Күпне күргән артист, - диде ул безгә.
Исегезгә төшерәбез, быел юбилее алдыннан “ШК” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсе вакытында ул: “Мин үз гомеремдә хөкүмәттән бер фатир да алмадым. Хәтта яшәгән баракны үзебезгә алып калу мөмкинлеге булса да, аны да кире бирдем. Шуңа күрә мин беркемгә дә берни тиеш түгел. Ирешкән уңышларым, тапкан малларым, казанган казанышларым барысы да үз көчем белән табылган. Мәрхүм әткәй-әнкәйгә рәхмәт, алар безне шулай гадел булырга өйрәтеп үстергән”, - дигән иде.  

Фирзәр Мортазин белән әңгәмәне моннан укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading