16+

Фәнис Ярулинның апасы Нәсихә ханым: «Фәнис эшләп калыйм дип ашыкты»

Фәнис Яруллинның туган авылында кунакта

Фәнис Ярулинның апасы Нәсихә ханым: «Фәнис эшләп калыйм дип ашыкты»

Фәнис Яруллинның туган авылында кунакта

Мәгълүм булганча, халык шагыйре, язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллин Баулы районының Кызылъяр авылында дөньяга килгән. Язучының иҗат әсәрләрендә күп язылган, матур итеп тасвирланган туган якларына без дә сәфәр кылдык.

Кызылъяр

Мондый матур авылың була торсын да, аның турында язмый кара син?! Кызылъярга килеп кергәч, күңелгә кергән иң беренче уй әнә шундый булды, ахры. Кызылъяр чыннан да гаҗәеп матур урынга урнашкан. Өемташ тау итәгенә сыенып, Ык елгасы буена нигезе салынган авылны шулай дими ни дисең тагын? Елганың яр буйлары кызыл балчыктан. Авыл атамасы да әнә шуңа бәйле дип аңлаттылар. Кайбер чыганакларда әлеге урында диңгез булган дип тә хәбәр ителә.

Кызылъяр авыл җирлегенә дүрт авыл керә. Алда телгә алган саладан тыш, Якты Елга, Иске Чүте һәм Уба авыллары. Барысында бергә ике меңгә якын кеше яшәсә, Кызылъярда гына 1402 кеше гомер итә. Авыл зур, төзек, матур. Биредә ике балалар бакчасы, ике мәчет, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, урта белем бирү мәктәбе, китапханә, музей, участковый комплексы, кибетләр эшли. Авыл советы башлыгы Эльвира Сафина сүзләренә караганда, авылда калырга теләүче яшьләр дә күп. Алар эшкә якында гына урнашкан Баулы һәм Октябрьск шәһәрләренә йөри. Калганнары исә терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнә. Шушында ук карп һәм форель балыкларын үрчетә торган ике буа да бар.

Кызылъярдагы музейда Фәнис Яруллин бүлмәсе

Кызылъяр авылы татар мәдәни үзәге дә булып санала. Шуңа күрә авыл советы, мәдәният йорты белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Нинди генә чара үткәрелсә дә, барысы бер йодрык булып, матур итеп яшиләр. Узган җәй, мәсәлән, егетләр-кызлар Төмән шәһәрендә узган бәйрәмдә һәм Башкортстанның Туймазы районы, Темәнәк авылында үткән Бөтенроссия Ык буе Сабан туенда катнашканнар.

Авыл мәктәбендә 115 бала укый. Узган елның 1 сентябрендә белем бирү йортына Фәнис Яруллин исеме бирелгән. Авыл дружинасы да аның исемен йөртә икән. «Туган якны өйрәнү» музеенда авылдашлары халык язучысына багышланган махсус почмак та булдырган. Биредә язучының архивыннан фотолар, истәлекләр, китаплары саклана. Авылдашлары әйтүенчә, Фәнис абый белән Нурсөя апа авылга елына бер-ике тапкыр кайткалаган.

– Фәнис абыйның төп йорты бездән берничә өй аркылы гына иде. Мин аны өч-биш яшьләр чамасыннан алып хәтерлим, – дип, хатирәләре белән уртаклашты мәктәп директоры Альбина Әминова. – Алар авылга кайткач, әтинең Фәнис абыйны безгә күтәреп кунакка алып кергәнен хәтерлим. Алар кергәч, әти – баянда, әни мандолинада уйный иде. Аннан соң мин үсеп, Арчада укыган елларда Казанда Фәнис абыйларда еш кунак була идем. Халык өчен зур язучы булса да, ул гади, шаян, төшенкелеккә бирелми торган шат күңелле, рәхәт кеше иде. Шул ук вакытта туры сүзле дә булды. Ниндидер проблема булып, аларга күңелсезләнеп барып керсәң, аның күзләрен күрү белән, бөтен тормыш мәшәкатьләре онытыла иде. Аның бит хәтта фотода да күзләре елмаеп тора. Авылда музей төзелгәч тә, алар анда дүрт-биш көн яшәделәр, шул вакытта да без аның янына кич утырырга бара идек.

Бер айда сафка баскан музей

Кызылъярда Фәнис абый истәлегенә, 2010 елның 28 августында, Баулы районы оешуга 80 ел тулу уңаеннан, район җитәкчеләре инициативасы, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның финанс ярдәме белән, йорт-музей ачылган. Мәһабәт агач бина – авылның нәкъ уртасында. Биредә һәр әйбер Фәнис абый Яруллинның рухын саклый сыман. Музейның экспозициясен Казанның милли музее хезмәткәрләре төзегән. Биредә барлыгы 874 экспонат бар. Алар арасында – Фәнис Яруллинның китаплары, документлары, кулъязмалары, шәхси әйберләре... Музей тулысынча Фәнис абыйның теләген исәпкә алып төзелә, җиһазландырыла. Бура кайтартып, аны күтәреп, түбә астына кертү, юу-җыю, экспонатларны урнаштыруны кертеп, бер ай эчендә сафка бастырылган музей бу.

Язучының 65 яшьлек юбилеена Баулының үзеннән фатир биргәннәр. Туган ягына кайтканда, Фәнис абый шул фатирында яши торган булган. Туган авылында музей ачылгач, язучының Баулыдагы фатирындагы йорт җиһазларының барысын да шушында күчергәннәр. Бүлмәләрнең Фәнис Яруллинның фатирындагыча итеп җиһазландырылган булуы кайчандыр язучы яшәгән мохитне тоемларга ярдәм итә. Зур китап шкафы алдында торган борынгы заманныкына охшатып сырлап эшләнгән телефон белән иске сәгать музейга экскурсиягә килгән балаларның иң яраткан экспонатлары икән. Аларны язучыга кемдер бүләк итеп биргән булган.


– Фәнис абый бүлмәсенә кергәч үк, барчасы дәррәү шул телефонга ябыша. Эшлиме бу телефон, ничек эшли, дигән сораулар яудыралар, – ди музей мөдире Илмира Салаватова. – Зурлар исә, керү белән, чиккән кулъяулыкларга игътибар итәләр. Республиканың төрле почмакларыннан Фәнис Яруллин янына килгәч, бүләк итеп калдырылган кулъяулыклар инде болар. Армиягә киткәнче үк, аларны бер чемодан җыйган булган.
Илмира Салаватова әйтүе буенча музей уникаль булып санала, бөтен экспонатлар да Фәнис абыйның үз куллары белән бирелгән әйберләрдән тора.

– Шуңа күрә без аларны кадерләп саклап кына тотабыз. Фәнис абый үлгәннән соң, Нурсөя апа биргән әйберләр дә бар. Мәсәлән, китаплары, костюм-чалбары, – ди ул.
2011 елда Фәнис абыйның хәле начараеп киткәч, язучының үтенече буенча, Нурсөя апа аны Кызылъярга алып кайта. Туган туфрагына кайткач, Фәнис абыйга хәл кереп китә, туып-үскән җирнең һавасы, халык белән аралашу килешә, күрәсең. Бер-ике атна Фәнис абый белән Нурсөя апа музейда яши. Хәле яхшыргач, аны Нурсөя апа Казанга алып кайтып китә.

Фәнис Яруллин музеена Башкортстаннан, Оренбург өлкәләреннән, республиканың күрше районнарыннан киләләр. Авылга якын гына «Березка» дигән шифаханә бар. Анда ял итүчеләр шулай ук музейны күрми китми.

– Мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан килүчеләр өчен төрле тематикага сценарийлар әзерләп куям. Музейда төрле язучыларның иҗат кичәләрен оештырабыз. Аларның күбесе Фәнис Яруллинның чордашлары, иҗатташ дуслары бит инде. Аны якыннан белгән кешеләр белән шигырьләрен укып, әсәрләрен искә төшереп, матур итеп аралашу кичәләре уздырабыз, – диде музей мөдире. – Язучының кайсы гына әсәрен алсаң да, теләсә нинди темага кызыклы чара уздырырлык. Ел саен музейда туган көнен зурлап билгеләп үтәбез.

Апасы Нәсихә: «Фәнис эшләп калыйм дип ашыкты»

Кызылъярда Фәнис Яруллинның бертуганы Нәсихә апа, туганнары яши. Киләсебезне алдан ук белеп торганга, Нәсихә апа Фәхретдинова безне әзерләнеп көтеп торган иде. Зурлап, өем-өем пешерелгән тәбикмәкләр белән каршы алды ул. Шул арада язучының олы апасы Вәсиләнең кызы Зәйтүнә Нуретдинова да килеп керде. Сөйләшүебезне исә чәй табыны артында дәвам иттек.

Фәнис абыйлар гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Әтиләре сугышка киткәч туган төпчекләре әти назын, аның җылысын татымый да кала. Яу кырында башын салган әтиләре дә алтынчы баласы туганын белми калган. Аның матур, оста, әдәби тел белән язылган хатлары шактый сакланган әле.

– Әтиебез бик яхшы кеше иде. Ул эштән кайтканда, без – бала-чагалар – каршысына йөгереп чыга торган идек. Ул барыбызны да, чиратлап, күккә чөеп ярата иде, – ди Нәсихә апа.

Бүгенге көндә аңа – 86 яшь. Иптәше үлгәнгә 11 ел икән инде. Ялгызы гына гомер итә. Шулай да балалар, оныклар еш кайткалап торалар, ди ул. Шуннан соң сүз, акрынлап, Фәнис абыйга күчә.

– Фәнис барыбыз арасында да иң тынгысызы, тырышы булгандыр. Йокламыйча эшли иде. Бөтен эшен бетерердәй булып йөрде-йөрде дә, ашыга торгач, эшне бетерим китим, дигән төслерәк булды инде... Барыбыздан алда торып, мичкә ягып җибәрер иде дә, безне: «Торыгыз, мич булды», – дип уятыр иде. Нинди генә эш булса да, алдан йөри торган иде. Бераз булса да тамак туймасмы икән дип, 7нче сыйныфны тәмамлагач, эшкә керде. Ул вакытларда эшләгән өчен бераз булса да он бирәләр иде бит. Шуны алып кайтып, инәкидән коймак пешертер иде, – дип искә алды ул энесенең балачакларын.

Энесен армиягә алып киткәндә, Нәсихә апа үзе дә гаиләле, өч бала әнисе була инде. Бәлагә юлыгып, саулыгы киткәч тә, туганнары Фәнис Яруллин өчен зур терәк һәм таяныч була.

– Нурсөя, эшләгән чакларда, инәки янына аны кайтаргалый иде. Авыр вакытлары да шактый булды, мәшәкате инәкигә дә күп төште. Ул энебезне төрле үлән, кычыткан сулары белән дәвалады. Кыскасы, барыбызга да тиде. Үзебезчә, кулдан килгәнчә гел ярдәм итәргә тырыштык, – ди ул.

Нәсихә апа энесенең һәр иҗат әсәрен укып барганлыгын әйтте. Китапларын әле дә булса көн саен алып-алып укыйм, ди ул. Аеруча «Ашыгам» шигырен ярата икән.

Шуннан соң сөйләшүебезне Зәйтүнә апа белән дәвам иттек.
– Фәнис абый белән бик якын туганнар булдык, – диде ул. – Без кечкенә чакта аны авылга кайткач яратып каршы ала идек. Барлык туганнар да олы кунак кайткан кебек җыелыша торган идек. Нурсөя апа да безнең өчен һәрвакыт әйбәт булды. Яшь чагыбызда Казан карарга бара идек. Фәнис абый, такси чакыртып, безне экскурсияләргә йөртә иде. Нурсөя апа белән бергәләп циркларга, театрларга бардык. Мин кечкенә чакта инәки белән Фәнис абыйга күңелсез булган да, мине Казанга үзләренә кунакка алып киттеләр. Ярты еллап узгандыр, әти түзмәде, кире килеп алды. Ул чагында Фәнис абыйның бер дә җибәрәсе килмәгән иде. Мин аңа иптәш идем. Аннан соң каникулларда еш була идек. Әбием үлгәннән соң, Нурсөя апа белән Фәнис абый әниемнәргә дә еш кайттылар. Музейга да җыела идек. Мондый хәлдә озак яшәмиләр, ә Фәнис абый озын гомерле булды. Ул бәлагә тарыганда, мин тумаган булганмын әле. Әни әйтүенчә, ул минем белән авырлы булган. Мин үсеп, олыгаеп беткәч кенә китте бит әле Фәнис абый безнең арадан. Авырып ятканда да зарланганы булмады аның. «Менә без бүген Нурсөя белән бакчага бардык әле. Бәрәңге казыдык, кишер алдык», – дип сөйли иде. Нурсөя апага зур рәхмәт. Озак еллар аның кадер-хөрмәтендә булды. Чиста иде. Абыебыз үзе дә: «Нурсөя булмаса, мин әллә кайчан үлгән булыр идем. Ул мине шулкадәр яхшы, пөхтә итеп карый», – дип әйтә иде. Нурсөя апа аны баскычлардан күтәреп алып төшә, алып менә иде. Ул заманнарда ук машинага утырды. Тырыш булды.


Фәнис абый белән очрашканнар еш кына аның җор телле булуы турында әйтә. Ә бит ул кечкенә чакта да шук, шаян булган.

– Әнием бер хатирә сөйләгән иде әле, – дип искә ала Зәйтүнә апа. – Сугыш чорында гаиләләр ачлы-туклы бит инде. Ә Фәим белән Фәнис абыйлар әбиләрне, алдалап: «Сыер бозаулады, инәки угыз ашына чакырды», – дип, безгә ашка чакырганнар. Шул арада әбиләр: «И Гафифә, рәхмәт төшкере, каян сыерың бозаулады да, каян башыңа җитте», – дип ашыга-ашыга, рәхмәт әйтә-әйтә кереп тә җиткәннәр. Әбиемнең сыеры бозауламаган да булган әле. Шуннан соң Фәим абый белән Фәнис абый өйдән чыгып качкан. Әбиемә исә әбиләрне булган-булмаган әйбер белән чәй эчертәсе генә калган.

Баулыда

Баулы кадәр Баулыга килгәч, без, әлбәттә инде, шәһәр үзәгендәге Фәнис Яруллин белән Нурсөя ханымга куелган һәйкәлне дә күрми китә алмый идек. Безне озата йөргән Баулы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина әйтүенчә, әлеге һәйкәлнең авторы – сынчы Рәсим Шәрифуллин. Ул иҗат иткән Нурсөя һәм Фәнис Яруллиннар һәйкәле – чыдамлылык һәм чиксез мәхәббәт гәүдәләнеше.


Баулыда Фәнис Яруллин белән Нурсөя ханымга куелган һәйкәл

– Башта Нурсөя апа каршы да булган иде, ләкин: «Син бит моңа лаек», – дип күндердек үзен, – диде Илмира ханым.

Китапханә

Баулыга баргач, юлыбыз китапханәгә дә төште. Анда эшләүчеләр безне якты йөз белән каршы алып, китапханә белән таныштырдылар. Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фәхриева әйтүенчә, күптән түгел генә төзекләндерелгән китапханә фонды 50 меңнән артык. Биредә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган стенд ясап куйганнар. Мәдәният институтыннан укытучылар килеп, һөнәри белемнәрен күтәрәләр.
– Китапханәдә 17 китапханәче эшли. Китаплар күп, бина яңа булса да, китапханәгә йөрүчеләр алай ук күп дип әйтеп булмый. Шуңа күрә халыкны җәлеп итәр өчен әледән-әле әдәби кичәләр оештырабыз. Ул вакытта 50-60 кеше җыела. Аеруча татар телендә узган кичәләрне карарга яраталар. Мәктәп укучыларын да чакырабыз. Китапханәдә дүрт клуб эшли, – дип сөйләде Лилия Фәхриева.
Китапханәдә эшләүчеләр актив, тырышлар икән. Төрле конкурсларда катнашып, грантлар оталар. Милли бүлектә 18 экземпляр Коръәнне туплаган Коръән музее барлыгы да сокландырды. Китаплар гарәп, татар, рус, инглиз телендә бар.

Балалар бакчасы

«Алтынчәч» балалар бакчасында Фәнис Яруллинны 1998 елдан бирле шәхсән күреп белүче татар теле тәрбиячесе Гүзәлия Газизуллина эшли.
– Фәнис абый белән мин 1998 елда курсларда укыган вакытта таныштым. Шуннан бирле гел аралашып тордык. Туган якларына кунакка кайткач та, балалар бакчасына чакырып, аның белән очрашулар уздыра идек. Беренче тапкыр чакыргач, язучы хәтта курка да калды әле. «Ул кечкенә балалар мине аңлармы соң? Тавышымны ишетерләрме? Ошатырлармы?» – дип борчылган иде, ләкин балалар аны бик яратып, тын да алмыйча тыңлады. Шуннан соң Фәнис абый кайвакыт үзен начар хис иткәнлектән, башка җиргә чакыру алгач: «Анда бармасам бармыйм, ә «Алтынчәч» балалар бакчасына барам», – дип әйтә иде, – ди Гүзәлия ханым.
Фәнис Яруллин белән озак еллар аралашканга, язучыны әле дә булса сагынып искә алуын әйтте ул.
– Ул әле миңа һаман да исән шикелле. Нурсөя апа белән дә, туганы Сәвия белән дә аралашып торабыз. Мин аңа һәрвакыт соклана идем. Шундый авырлыкка юлыккан кешенең дә тормышны шулкадәр яратуын хөрмәт итә идем. Ул беркайчан да бирешмәде. Кайчан гына керсәң дә, йөзендә елмаю булыр иде, – дип искә алды Гүзәлия ханым.
Балалар бакчасында Фәнис Яруллинга, аның иҗатына багышланган альбомнар саклана. Шулай ук тәрбиячеләр аның әсәрләренә нигезләнгән видеопрезентацияләр дә әзерләгәннәр.
– Без Фәнис абыйның иҗаты белән тәрбияләндек. Татар теле укытучым да Кызылъярдан иде. Ул безгә халык язучысының иҗатын бик ныклап өйрәтергә тырышты. Шуңа күрә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәндә дә, үземнең белемнәремне балаларга бирергә тырышам. Аларга мәгълүматны ныграк ирештерер өчен, презентацияләр әзерлим, – диде безгә Фәнис Яруллин әсәрләре буенча презентацияләр ясаган Айназ Дәүләтова.


Лина Гыйбадуллина, Фәнис Яруллинның сыйныфташы:


– 1947 елда Кызылъярга күченеп килгәч, Фәнис белән бер класста укый башладым. Фәнис акыллы, җор, шаян телле егет булып хәтергә кереп калган. Бик тырыш, яхшы укый иде. Без, авылның төрле башында яшәгәнлектән, аның белән бик тыгыз аралаштык дип әйтә алмыйм. Фәниснең тутасы Әнисә дә безнең белән бер класста укыды, бер парта артында утырдылар кебек истә калган. Ул чакта балалар күп, дүрт-биш авылдан йөреп укыйлар, шуңа күрә класслар тулы, берничәгә бүленеп укый идек.
Фәнис 18 яшендә армиягә китеп, турникта атынганда егылып, умыртка баганасын имгәтеп кенә харап булды. Аның хастаханәдәге чакларын хәтерлим әле мин. Аягымны авырттырып район хастаханәсендә ятканда, Фәнис тә шунда иде, миннән бер кат аста хирургия бүлегендә ятты. Аны хезмәт иткән җиреннән башта район хастаханәсенә кайтардылар, күпмедер вакыттан соң гына Казанга күчерделәр бит.
Берсендә Герд исемле классташ белән яр буенда кырын ятканнар болар, әле армиягә киткәнче бу. Мин узып барам. Шаяртып: «Без кызларның зифа буйлыларын гына сайлыйбыз», – дип шаяртып калганы никтер хәтергә уелып калган. Бик чибәр иде, яшь чагында аңа бик күпләр гашыйк булгандыр. Үзе дә кызларны бик ярата иде.


Сания Рәҗәпова, авылдашы:


– Бик матур, ягымлы иде Фәнис абый. 8нче класста укыганда, без аның янына класс белән еш бара идек. Ул үзенең шигырьләрен укый, әсәрләре турында сөйли иде. Без аның белән горурланып кайта идек.
Фәнис абый белән минем Надия апам бер класста укыдылар. Алар – 38нче, мин – 51нче елгы. Аның кайтканын ишетсәк, канатланып, очынып бара идек янына. Беренче чыккан китабын безнең Фәнис абыйныкы дип горурланып кулга алганым, укыганым әле дә хәтердә. Шәһәргә укырга киткәч, минем белән бергә укучы кызларның Фәнис Яруллин дип, аны зурлап телгә алулары, аның аркылы безнең Кызылъяр авылын белүләре миндә әйтеп бетергесез горурлану хисләре уята иде.
Моннан биш еллар элек, ирем белән читтән авылга күченеп кайткач, Фәнис абый белән күрештек. Аңа үзем язган берничә шигыремне күрсәттем. Сөйләшеп утырганда, үземнең Надия апаның бертуган сеңлесе икәнлегемне әйттем. Надия апам Фәнис абыйның яшьлек мәхәббәте иде. «Аның сеңлесе икәнемне теге вакытларда ук белгертәсем килгән иде», – дидем. Рәхәтләнеп көлештек. «Әй, нигә аны шул вакытта ук әйтмәдең инде миңа», – диде Фәнис абый. Алар арасында шуның кадәрле ихлас мәхәббәт иде, язмыштыр инде, бергә була алмадылар. Шуңа күрә дә ул мәхәббәт гомерлек булып калды да инде. Бу мәхәббәт алар өчен чынга ашмаган бер матур хыял булып калган, тормышларында якты нур биреп торган.
Авылга бер кайтуында Надия апа, улы Рөстәм белән, Фәнис абыйны су буена алып төште, Кызылъяр урамнарын әйләндерде. Мин дә, кыстыбыйлар пешереп, үзебезгә кунакка алдым. Ашыгып эшләгәнмендер инде, кыстыбыйларым азрак зуррак, калынрак килеп чыкты. Фәнис абый: «Эшчеләргә пешергән төсле әзерләгәнсең», – дип көлә-көлә ашады.

 

Зөһрә Садыйкова, Эльза Хамматова, Баулы, Кызылъяр

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading