16+

Фәнис Яруллин: «Вакыт җиткәч сиздермичә генә китә алуларың ни тора!»

САУ БУЛ, ШИГЫРЬ

Фәнис Яруллин: «Вакыт җиткәч сиздермичә генә китә алуларың ни тора!»

САУ БУЛ, ШИГЫРЬ

Сау бул, шигырь, күпме мөмкин инде
Туктамыйча алга барырга?!
Ярсу атларның да, озак чапса,
Тояклары шартлап ярыла.

Тау өстендә утлар чәчрәп калды
Ярсып менгән чакта үрләргә.
Туктадыңмы – аска тәгәрисең –
Менәргә тик, бары менәргә!

Ә менүләр бер дә җиңел түгел,
Таптап китәчәкләр – егылсаң.
Югарыга үрмәләргә тырыша
Шигъри атка менгән һәрбер җан.

Беркемгә дә юллар тигез түгел,
Упкыннары тора йотарга.
Тау-ташлары ишеләм-ишеләм диеп
Әзер тора сине сытарга.

Хәйләкәрләр тауны урап үтте,
Ә мин мендем тауның түшеннән:
Әллә кая читкә сибелеп калды
Тауны урап үткән кешеләр.

Күкрәгемә ташлар бәрелә торды,
Көрәшләрдә тәнем чыныкты.
Хәлем беткәч, җанны умырып алып
Тау башына таба ыргыттым.
Әкрен-әкрен мин китәрмен җирдән,
Беркем моны сизми калачак.

Тау башына аткан җаным гына
Йолдызларга кушылып яначак.
Кайберәүләр шуны уттан таныр:
Бу бит аның уты диярләр.

Кайберәүләр утны сүндерергә
Юл пычрагын күккә чөярләр.
Тик ул пычрак үзләренә төшеп
Каплар йөзен, каплар күзләрен:
Әнә шулай пычракларга батып
Югалтырлар алар үзләрен.

* * *
Сау булыгыз, мин яраткан таулар,
Сау булыгыз, урман-кырларым.
Зәңгәр күккә йолдыз нуры белән
Язылыр бәлки соңгы җырларым.

Китәм инде, бик еракка китәм,
Болай да бик озак яшәлде.
Искән җилләр сиздермичә генә
Чүпли торды баштан чәчләрне.

Агымсуда дулкын булып акты
Ак көннәрем, кара төннәрем.
Иң бәхетле мизгелләрне ләкин
Кара төннәргә дә бирмәдем.

Хәзинәне табу гына түгел,
Сакларга да кирәк һәрвакыт.
Мин аларны сөю кадерен белгән
Йөрәкләргә чыктым таратып.

Алар әле үзләре дә белми
Нинди байлык барын җанында.
Килер бер көн: ачылып китәр сандык,
Ут кабыныр алар канында.

Белмәс алар ләкин, бу байлыкны
Кем калдырган өеп көшелгә?!
Мин бәхетле барлык байлыгымны
Калдыруым белән кешегә.

Булды минем яшен ташын
Учларыма кыскан чакларым.
Кайнарлыгы җанны өткәндә дә
Мин аларны җиргә атмадым.

Яндым шунда яшен белән бергә,
Шулдыр дидем минем өлешем.
Суга салсаң дөрләп янар иде
Шаулап аккан елга-инешең.

Туктыйм инде. Йөгем авыр булды,
Бара-бара тәмам өзлектем.
Авыр йөкне үргә сөйри-сөйри,
Үзәк сеңерләрне өздерттем.

Дошманнарым, әйдә, сөенсеннәр,
Ә дусларым? Алар бар микән?!
Балачакта гына дөньялар киң,
Ә үскәчтен дөнья тар икән.

Кеше җирдә бары кунак кына,
Озак торса, кунак туйдыра.
Вакыт җиткәч сиздермичә генә
Китә алуларың ни тора!

* * *
Инде бар да артта калды,
Гомерне киләм очлап.
Языласы әсәрләрем
Яталар кочак-кочак.

Вакыйгалар кайный эчтә,
Сыйдыра алмый күңел.
Күңелнең дә үз үлчәме –
Күп сыйдырышлы түгел.
 
Кайный-кайный да сыймыйча
Ташый башлый, түгелә.
Ташып түгелгән сөтне соң
Җыеп ала кем генә?!

Хисләр казанын болгатам,
Каләм алып кулыма.
Туктатыр өчен ташуны
Җитми болгату гына.

Бар көчемне җыеп җанга,
Язарга тырышып карыйм.
Ләкин ике юл язуга
Тукталып калам, арыйм.

Кулдан каләм очып төшә,
Буй җитми – ерак киткән.
Ә икенче каләмемнең
Карасы күптән кипкән.

Ыргытам аны идәнгә –
Каләмнәр тора очып.
Язылып бетмәгән шигырьләр
Елый күк мышык-мышык.

Шигырьләр дә безнең кебек,
Аларның да җаны бар:
Без көлсәк – алар көләләр,
Без еласак – елыйлар.

Әй бу сихерле Шигърият
Шундый кысып биләгән.
Белмим, ничек ычкынырга
Бу хикмәтле биләүдән?!

Әйтерсең без бер тамырдан
Чыгып үскәнбез җиргә.
Аерып ала алмый безне
Давыллап килгән җил дә.
 
Әйтерсең гашыйк парлар без,
Үпкәләшәбез юктан.
Аерылып китәр идек тә –
Билләрне биләү кыскан.

Инде бар да бетте димен,
Атып бәрәм каләмне.
Уйлар күккә менеп китә,
Җан тарсына галәмне.

Йөзә башлыйм өр-яңадан
Шигърият дәрьясында:
Чабам алга, утырам да
Дулкыннар арбасында.

Әй бу тылсымлы Шигърият,
Мине бара өстерәп –
Давыллар китереп бәргәндә,
Шартламас микән йөрәк.
2011

* * *
Кая барма, юллар туры түгел,
Һәркайда да юллар бормалы:
Юл читендә көтеп тора сине
Тигәнәге яки сырланы.

Юк дип әйтмим туры, матур юллар
Гөлчәчәкләр белән уралган.
Тик алар да юл тузаны белән,
Төтен сөреме белән буялган.

Алданабыз бик еш кына шулай
Матур гөлне теләп өзәргә –
Кул тиюгә, матур чәчәкләрдән
Тузан тула безнең күзләргә.

Туры юллар гына илтми икән
Алга куйган олы максатка.
Дөрес юлга алып чыга кайчак
Үлән үскән тап-тар сукмак та.

Үз-үзеңә максат кую кирәк,
Кызганмаска кирәк үзеңне –
Мескенләнеп башың ию белән,
Күз яшьләре каплый күзеңне.

Соңгы көнең килеп җиткәндә дә,
Авыруларың асып иңеңә
Беркемне дә рәнҗетмичә генә
Күчен фәрештәләр иленә.

Алар синнән берни сорамаслар,
Ишеге ачылыр башка дөньяның.
Дөрес юлдан килгәнсең син, димәк,
Күңелеңдә булгач иманың.

* * *
Каләм очындагы шигъри утым
Сүнәм-сүнәм диеп янып тора –
Кабызырга яшь кызлар да килми,
Читтән генә карап көлеп тора.

Шул күзләрдән алган очкын белән
Кабыздым мин күпме учакларны.
Хәтер төпләрендә күмер көйри
Искә төшерсәм дә ул чакларны.

Бик шәп идем диеп әйтә алмыйм,
Үҗәтлегем булды җитәрлек.
Шул үҗәтлек кыюлыклар бирде
Кылыч йөзләреннән үтәрлек.

Каләм очындагы үт сүнгәнче
Яши алсам – калмас үкенеч.
Болай да мин артык күп яшәдем,
Дөньяга юк үпкәм, юк бер үч.

Әйтелмәгән сүзләр күп калса да,
Әйтелгәне булды җитәрлек:
Гөнаһ белән савап савытларын
Көчкә генә барам күтәреп.
2011

 

Фәнис Яруллин

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading