16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Аграр белемне бүген заманча эчтәлек белән тулыландырырга кирәк"

Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында республика агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары 2022 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар һәм алдагы чорга планны расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Аграр белемне бүген заманча эчтәлек белән тулыландырырга кирәк"

Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында республика агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары 2022 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар һәм алдагы чорга планны расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

«Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары советы утырышы әлеге тема буенча Россиянең иң борынгы аграр югары уку йортында (быел КДАУ үзенең йөзьеллыгын билгеләп үтте) очраклы рәвештә генә үтмәде. Бу вакыт эчендә биредә республиканың һәм илебезнең авыл һәм урман хуҗалыгы өчен 40 меңгә якын белгеч әзерләнгән. 

«Югары квалификацияле кадрлар - республика агросәнәгать комплексының киләчәк үсеше уңышының турыдан-туры нигезе, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате соңгы елларда икътисадый үсеш драйверларына әверелә. Моннан тыш сүз илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү турында бара ".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан өчен агросәнәгать комплексы икътисадның 10% тан артык тулай төбәк продуктын формалаштыра торган төп тармакларының берсе. Республиканың авыл хуҗалыгы Россиядә алдынгылар рәтендә (тулаем сөт саву буенча 1 нче урында, бәрәңге җитештерү буенча - 2 нче урында, ит җитештерү буенча - 6 нчы урында һәм йомырка җитештерү буенча 7 нче урында). Быел шулай ук рекордлы уңыш - 5 млн. тоннадан артык ашлык җыелды. "Мондый нәтиҗә барлык дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарәләрнең һәм хуҗалыкларның, шул исәптән кече хуҗалыкларның бердәм, системалы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды; республикада 470 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм 300 авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылды", - дип басым ясады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле индустриягә әверелә, күп эшләр автоматлаштырылган, цифрлы чишелешләр, иярченле модельләштерү һәм озату, ясалма интеллект һәм зур мәгълүматларны эшкәртү системалары кертелә. "Әмма алга таба бару техник яктан яңадан кораллану, финанслау, инновацион технологияләр җәлеп итү белән генә бәйле түгел, ул кадрлар белән тәэмин ителүгә бәйле", - дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин, булачак яшь белгечләр алдынгы белем алсын һәм аларны гамәлдә куллана алсын өчен, перспективалы тикшеренүләрдә һәм проектларда катнашу, авыл хуҗалыгында уңышлы карьера төзү мөмкинлеге булсын өчен  аграр  белемне бүген заманча эчтәлек белән тулыландырырга кирәк, дип ассызыклады.

Хәзерге вакытта Татарстанда 10 меңгә якын студент 23 урта һөнәри белем бирү оешмасында авыл хуҗалыгы белгечлекләренә укый. Алар базасында заманча җиһазлар белән 8 ресурс үзәге булдырылган. Тагын республиканың 4 югары уку йорты (Аграр университет, Ветеринария академиясе, КХТИ һәм Энергоуниверситет) 3 меңгә якын белгеч әзерли. Авыл хуҗалыгы машиналарын, ягулык-майлау материалларын урнаштыру, терлекчелекне механикалаштыру юнәлешләре буенча гамәли хезмәттәшлеккә эш бирүчеләр (агрохолдинглар, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары) җәлеп ителә. Ветеринария академиясе тарафыннан гына да Татарстан Республикасының 25 АПК предприятиесе базасында 23 профильле кафедра төзелгән.

Шуңа да карамастан, Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, һөнәри юнәлеш бирү эше, вузларның матди-техник базасын яңарту, студентларны гамәли яктан әзерләүне тәэмин итүче база авыл хуҗалыгы оешмаларына преференцияләр бирү өлешендә дә хәл итәсе мәсьәләләр кала.

«Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары билгеләп үткәнчә, бүген урта һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында авыл хуҗалыгы профиле белгечләрен әзерләү куелган таләпләргә тулысынча җавап бирми һәм  авыл хуҗалыгы җитештерүен алып баруның көн саен үзгәреп торган технологияләренә җайлашмый.

"Мәгариф оешмасы белән эш бирүче арасындагы хезмәттәшлекне үстереп барлык кызыксынучы якларның ихтыяҗларын исәпкә алачак партнерлыкның җайга салынган механизмын төзү бик мөһим, - дип билгеләп үтелә фикер алышу нәтиҗәләре буенча кабул ителгән резолюциядә, - бары тик дәүләт хакимияте органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең тыгыз хезмәттәшлеге генә уку программаларын һәм яшь белгечләрне производство таләпләренә практик яктан әзерләүне якынайту мөмкинлеге бирәчәк».

Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «Агрокласс» табигый-фәнни һәм инженерлык юнәлешләренең профильле классларын булдыру эшен киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына «АПКда хезмәт базары навигаторы» циффрлы платформасын булдыру мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим ителде, анда укучылар һәм студентлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм дәүләт хакимияте органнары, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар өчен агросәнәгать комплексын әзерләү юнәлешләре, вакансияләр, практика базалары һ. б. турында мәгълүмат урнаштырылырга мөмкин.

Бүген үк утырышта «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең 2022 елдагы эшенә йомгак ясалды. Әлеге мәсьәлә буенча тулырак доклад белән Башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова чыгыш ясады. 

Утырыш ахырында иҗтимагый хәрәкәт активистларына бүләкләр тапшырылды.

Утырышта РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, РФ сенаторы Александр Терентьев, республика авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Дәүләт Советы депутаты, «Россельхозбанк» АҖнең төбәк филиалы директоры Ләлә Кадермәтова, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Н. Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, республиканың агромпромышленность предприятиеләре һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading