16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бер-беребезне аңлап эшләдек»

Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бер-беребезне аңлап эшләдек»

Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Көн тәртибенә 23 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләү өчен Рафис Борһанов кандидатурасын да карады.

Рафис Борһанов кандидатурасын премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул, Татарстан Президенты Указы нигезендә, 2017 елның 4 декабрендә Рафис Борһановның премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгәнен искәртте.

– Аның җитәкчелегендә мәгариф һәм фән өлкәсендә гражданнарның конституция гарантияләре һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү, мәгариф системасының барлык баскычларын камилләштерү эше башкарыла. Аның муниципаль дәрәҗәдә эш тәҗрибәсе зур. Казан башкарма комитетында эшләде. Шулай ук аның республика дәрәҗәсендә эш тәҗрибәсе зур. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшләде. 2013 елда җәйге Универсиада чорында министрлык барлык эшләрне 100 процент күләмендә башкарып чыгуга иреште. Рафис Борһанов башка чараларны уздыруга да үзеннән зур өлеш кертте. Соңгы вакытка кадәр Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетын җитәкләде. Рафис Борһанов уйлап, төпле, нәтиҗәле карарлар кабул итә, оештыру сәләте зур. Аның кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин депутатларга.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комитет утырышында Рафис Борһанов кандидатурасы яңа вазифага бертавыштан хупланганын әйтте.
Шуннан соң Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, закон нигезендә, дәүләт хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару органнарында берьюлы эшләп булмауны искәртте. Бу нисбәттән, Рафис Борһановның Дәүләт Советына депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда өзү турында гариза кертүен билгеләп үтте.
Фәрит Мөхәммәтшин үз исеменнән Рафис Борһановка рәхмәтен җиткерде.

– Җайга салынган нәтиҗәле эше өчен рәхмәтемне белдерәм. Аның комитет рәисе вазифасында уңышларын билгеләп үтәсем килә. Без аның белән бер-беребезне аңлап эшләдек. Дәүләт Думасыннан, Россия хөкүмәтеннән коллегалар белән тыгыз элемтәдә торып, ул безнең парламентның закон инициативаларын алга этәрергә ярдәм итте. Сезгә Мәгариф һәм фән министрлыгында уңышлы эш телим. Депутатлар корпусы да эшегез уңышлы булсын өчен теләктәшлек итәр дип ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан кала, «2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Законы беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә, 2017 елның бюджеты дефицитсыз булырга мөмкин. Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышында Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин шушы закон проекты буенча чыгыш ясады.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин 2017 елда Татарстан бюджетының дефицитсыз булуы фаразлануы турында әйтте. Аның сүзләренә караганда, 2005 елдан бирле әле моңа беренче тапкыр ирешелгән.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading