16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Эшлексез депутатлар белән саубуллаштык»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүгә карата үзенең фикерләре белән уртаклашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Эшлексез депутатлар белән саубуллаштык»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүгә карата үзенең фикерләре белән уртаклашты.

- Праймериз - җитди чара, башка партияләрнең алдан тавышбиреп карауны оештырганнары юк,-диде Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә 26 майда үткәрелгән матбугат конференциясендә.
“Бердәм Россия” партиясе беренче мәртәбә праймеризны 2016 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында сынау рәвешендә уздырырып караган.

- Депутатлыкка кандидатлар белән очрашуларда халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Кемнәрнедер ишегалдын һәм йорт территориясен төзекләндерү мәсьәләсе борчый, кемнәрдер чүпләрне төрләренә аерып җыюга күчкәч, тарифларның үсүехафага сала,-дип дәвам итте сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.-Торак төзелеше, социаль ипотека буенча сораулар бар, бюджеттагыларның хезмәт хаклары зур түгел. Сайлау елында гына бөтен эшне башкарып бетереп булмый. Халык үтенечләре партия эшчәнлегенә алына, мәсьәләләр акрынләр  чишелә барачак.

Фәрит Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, праймеризга яшьләр актив кушылган. Алдан тавыш бирүгә 231 кешедән гариза кергән, шуларның 222се  депутатлыкка кандидат сыйфатында сайлаучылар хөкеменә куелган. Татарстан Республикасы парламенты 30-40 процентка яңарыш кичерер, дип ниятләнелә.
-Үз эшләрен тырышып башкара торган депутатлар күпчелекне тәшкил итә. Сүлпәннәрне, коррупциядә гаеплеләрне депутатлык вазифасыннан азат итү очраклары да булды,-диде республика парламенты әйдаманы.

Фәрит Мөхәммәтшин халыкара хәлнең шактый катлаулы булганлыгын да искәртте.
- Очрашулар барышында халык гозерен тыңау гына түгел, язып та алынды. Алар партиянең эш программасына кертелә. Ләкин, бездән генә тормаган киртәләр дә бар. Украинадагы вакыйгалар өчен борчылабыз, Сүриядә хәл катлаулы, АКШ санкцияләр белән яный. Болар, әлбәттә, икътисадка зыян сала. Әмма дә ләкин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Генераль советы әгъзасы, ул Татарстан өчен зур тырышлык куя. Татарстан Президенты социаль мәсьәләләрне гамәлгә ашыруда һәрвакыт булыша.  Киртәләрне җиңеп чыгарбыз, - дип йомгаклады сүзен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading