16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Киләчәк яшьләр кулында”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр министрлыгы алып барган эштән канәгать калганын белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Киләчәк яшьләр кулында”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр министрлыгы алып барган эштән канәгать калганын белдерде.

Бу хакта ул ведомствоның еллык коллегиясендә ясаган чыгышында җиткерде.

“Министрлыкның эшләгән эшләре турында сөйли алырлыклары бар. Күп эш башкарылган. Ел ярым элек республикада аерым министрлык булдыру турында дөрес карар кабул иткәнбез. Халыкның биштән берен яшьләр тәшкил итә, киләчәк алар кулында”, – диде ул үз чыгышында. 

Фәрит Мөхәммәтшин кыска гына вакыт эчендә Яшьләр министрлыгының тулы структурасы булдырылуын, тармакның яхшы темп алуын, яшьләр оешмалары белән нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте.

Парламент җитәкчесе шулай ук Россиянең Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаевка республикада алып барылган яшьләр сәясәтен яхшы яктан билгеләп үтүенә рәхмәтен белдерде. “Безнең максат – алга таба тагын да яңа резервлар һәм мөмкинлекләрне эзләү. Болар яшьләр эшләрен яхшырту максатыннан алып барылырга тиеш. Монда резерв күп: авылларда яшәүче, шәһәрләрдә яшәүчеләрне колачлап бетерергә кирәк. Моны уйларга кирәк”, – диде ул. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading