16+

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елда Татарстан Конституциясенә 30 ел булачагын искәртте

Республиканың алдагы үсеш гаранты - бүгенге Конституция. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл утырышында шулай дип билгеләп узды.

Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елда Татарстан Конституциясенә 30 ел булачагын искәртте

Республиканың алдагы үсеш гаранты - бүгенге Конституция. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл утырышында шулай дип билгеләп узды.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген үзенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шалтыратканын әйтеп, аннан кайнар сәлам җиткерде. "Ул миңа "Көнендә җыеп, дөрес эшләгәнсең. Конституция башында торган кешеләрне онытырга ярамый", - диде.

Парламент башлыгы Конституция кабул итү дәүләт суверенитеты турында декларация белән бәйле булуын, аның 30 еллыгы киләсе елда булачагын искәртте. 90 еллар башында күп кенә социаль- сәяси процессларга тукталды. "Россия Федерациясе артыннан 1990 елның 30 августында дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Соңрак төп законны эшләүгә махсус оешкан комиссия керешкәнен билгеләп узды.

"Бу юлда мөһим адым - 1992 елның мартында республика статусы турында референдум. Күпчелек республиканың мөстәкыйльлеген арттыруны хуплап тавыш бирде. 1992 елның 6 ноябрендә республика парламенты, субъектлар арасында беренчеләрдән булып, бертавыштан диярлек Конституция өчен тавыш бирде", - дип искә алды парламент рәисе. Ул төп законның сәясәтчеләр, галимнәр көче белән эшләнгәнен искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин сәяси тотрыклылыкны тәэмин иткән шартларның берсе татар һәм рус дәүләт телләре турында нормада чагылыш табуын әйтте. "Татарстан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтү" дигән норма татар халкын берләштерүнең нигезен тәшкил итте", - диде.

Парламент рәисе Конституциянең федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрнең төп нигезе булып хезмәт иткәненә дә игътибар юнәлтте. "Безнең беренче суверен Конституция дәүләтчелекнең аерылгысыз атрибуты, гражданнарның хокукый нормалары нигезе булды", - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышта академик Мирфатыйх Зәкиевка "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырды. "Парламент йөкләмәсен үтәп, 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевка Татарстан Дәүләт Советының "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырырга телим", - дип белдерде парламент рәисе.

Мирфатыйх Зәкиев - ТР Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторв, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading