16+

Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә дингә кагылышлы үзгәрешләр кертүгә мөнәсәбәтен җиткерде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә дин һәм Алла белән бәйле төшенчәләр кертү артык, дип саный. 

-Территория зур, ә халык саны азая. Илебезнең үсешен, халыкның бердәмлеген саклау юлларын эзлибез. Кемдер Конституциягә Алланы да кертергә тәкъдим итә. Әмма бездә дөньви дәүләт бит. 1990 елларда кабул ителгән Конституция базасында мондый дәүләт безне берләштерде. Мин исә син дингә ышанучы кешеме, әллә атеистмы, Ходай синең күкрәгеңдә, күңелеңдә булырга тиеш дип саныйм. Бер генә дин дә начарлыкка өндәми, монысы аңлашыла да. Үзеңнең  яшәү рәвешең белән дә моны расларга, башкаларга үрнәк булырга тиешлегеңне күрсәтергә тиеш. Моны Конституция белән беркетү кирәк түгелдер, - дигән фикердә Фәрит Мөхәммәтшин. 

Фото: "Татар-информ" МА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading