16+

Фәрит Мөхәммәтшин партиянең ни сәбәпле Миннехановны тәкъдим итүен аңлатты

ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Рөстәм Миңнехановны ни сәбәпле киләсе срокка сайлауларга тәкъдим итүенә аңлатма бирде.

- Республика үсеш кичерә. Россия Федерациясе субъектлары арасында барлык күрсәткечләр буенча да без беренче унлыкта, ә күп күрсәткечләр буенча бишлектә дә. Инвестицияләр җәлеп итү, торак, мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, юллар салу — егермедән артык... Без моны Рөстәм Нургали улы җитәкләгән команда ярдәмендә генә эшли алабыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын     сайлауга тәкъдим итү буенча аңлатмасында.

Билгеле булганча, республикада Президент сайлаулары 13 сентябрьгә билгеләнде. Ул көнне 7,5 меңләп муниципаль депутат, ә ике сайлау округында Дәүләт Думасына һәм Дәүләт Советына депутатлар өчен тавыш бирү булачак. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading