16+

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдынгы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, иң яхшы табибларга, педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция һәм Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдынгы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, иң яхшы табибларга, педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция һәм Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

"Бу залда төрле һөнәр һәм эш вәкилләре җыелган: эшчеләр һәм авыл эшчәннәре, дәүләт хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, медицина һәм мәгариф, физик культура һәм спорт эшлеклеләре, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, җыелучыларны ТР Президенты һәм Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләп. - Сез - безнең горурлыгыбыз. Нәкъ менә сезнең шәхси казанышларыгыз уртак уңышның нигезе булып тора, республика тормышының елъязмасы языла. Үзегезнең җаваплы гражданлык позициягез, намуслы хезмәтегез, республика язмышына битараф булмаган мөнәсәбәтегез белән сез үсеп килүче буынга һәм республика халкына лаеклы үрнәк күрсәтәсез".

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, тантана Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы билгесе астында уза. "ТР Төп кануны республиканың иҗтимагый-сәяси корылышына һәм социаль-икътисадый үсешенә ныклы нигез салды. Конституциядә салынган потенциалны эзлекле төстә гамәлгә ашырып, республика тотрыклы халәтен саклый һәм алга таба да иҗади үсешкә омтыла", - диде ул.

Республика парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, республика хакимияте органнарының иң мөһим эш юнәлеше - кеше капиталын үстерү, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү. Милли проектлар составындагы 49 төбәк проекты һәм 44 республика программасы шуңа юнәлдерелгән. Алар кысаларында социаль-мәдәни өлкәнең 3,5 меңнән артык объектын төзү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла. «Безнең ишегалды» программасы буенча 3 ел эчендә 3 меңгә якын ишегалды төзекләндерелде.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хезмәтчәннәренең хезмәтенә рәхмәт белдереп, Татарстанның РФ субъектлары арасында авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар рәтендә булуын искә төшерде. Быел бөртеклеләр лаеклы уңыш җыйдылар - 5,3 млн тоннадан артык. Республика үзен авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итте. "Авыл халкының картаюына, яшьләрнең өлеше кимүгә карамастан, шундый уңышларга ирешелде, - диде парламент җитәкчесе. - Азык-төлек тотрыклылыгы һәм авыл тормыш рәвеше өчен аграр секторның әһәмиятен исәпкә алып, без авылга һәр яклап ярдәм итәбез".

Республиканың үсеше өчен барлык милләт һәм дин вәкилләренең бердәмлеге мөһим роль уйный, дип саный парламент җитәкчесе. "Быел 30 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан халыклары ассамблеясе тотрыклылыкны һәм милләтара татулыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне, телне үзара аңлашудан башка, бөтен ил өчен үрнәк булган заманча Татарстанны күз алдына китерүе дә кыен".

ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың социаль-икътисади, мәдәни һәм рухи үсешенә лаеклы хезмәт өлеше өчен, җыелганнарга сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен кырык татарстанлы алды.

II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты проректоры Ирина Антонова һәм “Татнефть-Добыча” идарәсе башлыгы Владимир Фадеев бүләкләнде. «Россиянең атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме «КАМАЗ»ның кою заводы слесаре Дуфак Әфләтуновка һәм «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җыючысы Андрей Нестеровка бирелде, «РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме таныклыгы Казан театр училищесы укытучысы Гаптерәүф Нуриевка тапшырылды.  

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен", "Фидакарь хезмәт өчен", "ТАССР төзелүгә 100 ел", "Татарстанда өч миллиард тонна нефтm чыгару уңаеннан" медальләрен, шулай ук республиканың мактаулы исемнәренең күкрәк билгеләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - шагыйрь Рәдиф Гатауллин, Казан дәүләт медицина академиясе кафедрасы мөдире Анатолий Карпов, шәхси эшмәкәр Фәүзия Кашаева, "Уникс" баскетбол клубы генераль директоры урынбасары Салават Фәрахетдинов, парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, ТР Дәүләт Советы Рәисе Секретариатының аналитик бүлеге баш киңәшчесе Мария Рубцова, адвокат Зөбәйдә Яхина, хезмәт ветераны Рафис Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева һәм башкалар булды.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading