16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Социаль челтәрдәге мәгълүматны фильтрдан үткәрү мөһим"  

Яшьләр министрлыгының еллык коллегиясе утырышында Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрнең социаль челтәрләрдә күп вакыт уздыруларына бәйле  дә үз фикерләрен җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Социаль челтәрдәге мәгълүматны фильтрдан үткәрү мөһим"  

Яшьләр министрлыгының еллык коллегиясе утырышында Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрнең социаль челтәрләрдә күп вакыт уздыруларына бәйле  дә үз фикерләрен җиткерде.

Ул бу мәсьәләгә бер яклы гына карау ягында түгел. “Цифрлаштыру заманында һәм яшьләрнең социаль челтәрләрдә күбрәк катнашуларына бәйле сорау бик җитди куелган”, – дип шәрехләде Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында чыгыш ясаган “Милли тикшерү университеты” проректоры Валерия Касамара чыгышын. 

Социаль челтәрләрдә утыручы яшьләр нинди алар? Төрле фикерләр бар. “Интернетта оппозицион көчләр дә бар, яшьләргә андагы мәгълүматны фильтрларга өйрәнергә кирәк. Төрле фейкларга алар кызыксынып карый. Интернетта критика объективмы, әллә түгелме? Әмма социаль челтәрдә алып барылган бу эшләр – алар яшьләр мохитенә нык йогынты ясый. Активлыклары, алга карап фикер йөртүләре, бөтен проблемаларга да яшьләр максимализмы белән караулары, таләпләр куюларын – боларның барысын да анализларга кирәк. Бу эшләр барысы да сезнең министрлык аша алып барыла. Әлеге мәсьәлә буенча мәдәният, спорт, мәгариф министрлыгында да  уртак бурычлар куелырга тиеш”, – диде ул Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховка мөрҗәгать итеп. 

Парламент җитәкчесе Татарстан яшьләренең алдынгы карашлы, патриот булуын да билгеләп үтте. “Республикада волонтерлар, студентлар, спортсменнар катнашында күп чаралар үткәрелү белән дә без аларда шушы сыйфатларны тәрбиялибез бугай. Безнең яшьләр ил һәм республика өчен мөһим булган төрле чемпионатларны үткәргәндә бик актив катнашты. Шуның белән алар үзләре дә үсте. Җаваплылык та, кызыксынучанлык та артты”, – диде ул.

Фото: minmol.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading