16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Үз гомеремдә икенче тапкыр ЗАГСка килдем – бүген шикләнеп һәм куркып килдем»

Узган ел республикада 48596 бала туган. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 7785 сабыйга азрак. Татарстанның бары тик биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. Бу хакта Министрлар кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең коллегия утырышында билгеле булды.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Үз гомеремдә икенче тапкыр ЗАГСка килдем –  бүген шикләнеп һәм куркып килдем»

Узган ел республикада 48596 бала туган. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 7785 сабыйга азрак. Татарстанның бары тик биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. Бу хакта Министрлар кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең коллегия утырышында билгеле булды.

– Районнарда бала туу динамикасы бер төрле түгел. Объектив күрсәткечләр буенча, яңа туган балаларны теркәүдә алдынгы һәм артта калган районнар арасындагы аерма алты тапкырга артык. Бары тик биш районда гына туучылар саны, үлүчеләргә караганда, күбрәк теркәлгән. Кызганыч, башка районнарда әлеге күрсәткеч киресенчә, – диде үз чыгышында Татарстанның Министрлар кабинеты каршындагы Гаилә хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.
Аның әйтүенчә, гаиләдә бала туу саны кими. Әлеге хәл инде дүртенче ел күзәтелә икән. 2007 елда гаиләдә беренче булып туган балалар барлык туучыларның 60 процентын тәшкил итсә, узган ел бу сан нибары 40 процентны гына алып тора. Республикадагы демографик хәлнең начараюының бер сәбәбен җитәкче 90нчы елларда бала тудыруның кимүенә бәйләп аңлатты.

– Бүген нәкъ менә шул елда туган балалар үзләре әти-әни була. Шуңа күрә киләсе елларда да үлүчеләр саны, туучыларга караганда, күбрәк булыр кебек, – дип, үз фаразларын да җиткерде.
Альбина Шәвәлиева демографик ситуацияне яхшырту өчен Владимир Путин тәкъдиме белән кабул ителгән кануннар турында да әйтеп узды. Исегезгә төшерәбез: туучылар санын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү, демографик сәясәтне тормышка ашыру – Владимир Путинның 2012 елдагы «май указлары»нда билгеләнгән стратегик инициативалары. Ул вакытта Президент демографик сәясәтне комплекслы бурычлар буларак яңадан башларга кирәклеген белдергән иде. 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән беренче бала тугач бирелә торган пособие түләү, ана капиталы программалары, шулай ук сәламәтлек саклауны үстерү, авыруларны кисәтү чаралары, балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү – әлеге бурычларны хәл итүнең бер өлеше булып тора.

– Демография ул – интеграль, икътисадның һәм социаль өлкәнең торышын билгели торган төп күрсәткеч. Демография безнең заман проблемаларын ни дәрәҗәдә уңышлы үтүебезне чагылдыра. Безнең бөтен сәясәтебезнең мәгънәсе – Россиянең төп байлыгы буларак, кешеләрне саклау, кеше капиталын арттыру. Россия халкының саны кимемәсен өчен, бүген комплекслы чаралар кабул итәргә кирәк. Монда төрле юнәлешләр буенча – үлүчеләр санын киметү буенча да, туучылар санын арттыру буенча да актив эзлекле эш башкарылырга тиеш. Кыскасы, безгә демографик үсеш сәясәтен яңадан башларга кирәк, – дигән иде Владимир Путин.

Ә менә республикада гаилә коручылар саны 5 процентка арткан. Альбина Шәвәлиева хәбәр итүенчә, 2017 елда республикада – 26 983 пар никахы теркәлгән.
– Татарстанда катнаш никахлар арта. Һәр дүртенче гаилә катнаш никах нәтиҗәсендә төзелә. Ә менә чит ил кешесенә кияүгә чыгу очраклары кимеде, – диде ул.

Коллегия тәмамлангач аралашу вакытында Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе, социологик фәннәр докторы Флюра Илдарханова безгә әлеге фикер белән килешеп бетмәвен белдерде.
– Катнаш гаиләләр арта, дигән фикер белән килешмим. Социологик тикшеренү нәтиҗәләре башкача күрсәтә. Катнаш никахларның саны республикада 5 мең тирәсе. Хәзер яшьләр үзләренә икенче яр итеп бер телдәге, бер диндәге кешене сайларга тырыша, – диде ул.
Уңай күрсәткечләрне дәвам итеп, узган елга йомгак ясаганда, Идел буе федераль округында Татарстан аерылышучылар саны буенча да югары күрсәткечкә ия икәнлеген билгеләп уздылар. Татарстанда 1000 никахка 503 аерылышу очрагы туры килә. Узган ел 13 586 гаилә таркалган. Дөрес, бер караганда, саннар бер дә уңай түгел. Ләкин башкалар белән чагыштырып карасак, республикадагы хәлләр алай ук начар түгел. Чагыштыру өчен, бу сан Саратов өлкәсендә – 640, Киров өлкәсендә – 711, ә гомумән алганда, илдә 1000 никахка 800дән артык аерылышу очрагы туры килә.

Альбина Шәвәлиева билгеләп узганча, күпчелек никахлар гаилә корып бер ел узгач ук таркала икән. 2017 елда ун ел да яшәмичә аерылышкан гаиләләр саны 64 процентка җиткән.
Әлеге мәсьәләгә карата да Флюра Илдарханованың фикерен белдек.
– Без әлеге проблемалар буенча социологик тикшеренүләр уздырдык. Кызганыч, яшьләрнең сабырлыгы, түземлеге җитми. Алар бер-берләрен аңлый алмый. Аңлашу тиз генә була да алмый. Без, мәсәлән, ирем белән 25 ел торабыз. Әле һаман да бер-беребезне өйрәнәбез. 90нчы елларда күп гаиләләрдә бер генә бала тәрбияләнде. Бер-берләре белән аңлашыр өчен, аларның башка туганнары булмады. Менә хәзер шул буын үсеп җитте. Минем фикеремчә, мәктәпләргә фамилистика (гаилә турында фән) кертергә кирәк. Яшьләр моны үзләре дә бик тели. Аннан соң матбугат чараларында да үрнәк гаиләләрне тагын да күбрәк күрсәтергә кирәк. Мөселман гаиләләрендә аерылышу очраклары азрак, – диде.
ЗАГС идарәсе башлыгы сүзләренчә, 10 ел элек кияүгә чыгучыларның күбесе 25 яшькәчә булса, хәзер мондыйларның саны нибары 38 процентны гына тәшкил итә.

Альбина Шәвәлиева шулай ук ялгыз әниләр проблемасы районнарда тагын да кискенрәк булуын билгеләп узды. Мәсәлән, Спас районында тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар саны – 36 процентны, Әгерҗедә – 31, Питрәч һәм Лаеш районнарында 27 процентны тәшкил итә. Гомумән алганда, республикада мондый балаларның саны – 16 процент.
Шул ук вакытта үлүчеләр саны 2,1 процентка кимегән. Узган ел Татарстанда 44 012 үлем очрагы теркәлгән.

Киңәйтелгән коллегия эшендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Үз чыгышын ул:
– Үз гомеремдә икенче тапкыр ЗАГСка килдем. Беренчесе 1970 елда өйләнгәндә булса, икенчесе – бүген. Бүген дә шикләнеп һәм куркып килдем, – дип башлады.

Шуннан соң ул үзен борчыган бик күп мәсьәләләргә тукталды.
– ЗАГСта теркәлгәнсең икән, син икенче ярың, гаиләң һәм булачак балаң өчен дә җаваплы. Тәрбия гаиләдән башлана. Баланың башына теләсә нинди начар гамәлләр кереп тә карамаслык итеп тәрбияләргә кирәк. Монда килгәнче, Президент Рөстәм Миңнеханов белән әлеге тема турында сөйләштек. Без дә, никадәрле эш башкаруыбызга карамастан, аерылышучылар саны күп булуына борчылабыз. Шуңа күрә аерылышу процессларын да катлауландырып, сезгә ярдәм итәргә тырыштык. Әлеге эш тиз генә, капылт кына эшләнергә тиеш түгел, ләкин төрле хәлләр булырга мөмкин. Бер-берсен күрәлмаган ике кешене кәгазьдә генә ир белән хатын итеп тоту да кирәкми дип уйлыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фото: gossov.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading