16+

«Фронтовичка»

Тагын бер Золушканың ачы язмышы 

«Фронтовичка»

Тагын бер Золушканың ачы язмышы 

Саф мәхәббәт. Бәллүр туфлиләр. Матур күлмәк. Ә бит болар барысы да аның хыялында гына яшиләр. Аны чынга ашырырга сугыш афәте, авыр тормыш һәм бары тик хыянәт комачаулый.

28 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында яшь драматург Анна Батуринаның «Фронтовичка» әсәре сәхнәләштерелде. Режиссеры – Илсур Казакбаев. Әлеге пьеса – «Дебют-2009» Бәйсез әдәби премия һәм «Евразия-2009» Халыкара хәзерге заман драматургиясе конкурсы лауреаты. Бәлки шуңа күрәдер бу премьерага игътибар зур бирелгән, хәтта Екатеринбург шәһәреннән автор үзе дә спектакль карарга кайткан иде. Үзе әйтүенчә, әсәрдәге вакыйгалар тормыштан алынган, башта төп героиня күз алдына килсә, соңрак исә сюжет сызыгы да барлыкка килгән. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Анна Батуринаның әлеге әсәре татар телендә беренче тапкыр куелды, шуңа күрә автор үзе дә спектакль башлануын дулкынланып көтте. Тамаша залына үткәч, ачык сәхнәдәге бизәлешкә карап, спектакльнең тирән мәгънәле булачагы аңлашыла иде. 

«Фронтовичка» әсәренең төп үзәгендә сугыштан исән-имин кайткан 24 яшьлек Мария Небылицаның (Рәзилә Мөхлисуллина) авыр язмышы сурәтләнә. Сержант Мария Петровна сугыштан тыныч тормышка – сөйгәне Матвей Кравчукның (Айдар Вәлиев) әнисе янына Уралга кайта. Каршылыклар бер-бер артлы очраса да, бирешми. Мәдәният йортында яшь кызларга бию дәресен укыта. Героиняның ләззәтләнеп бик күп тәмәке тартуын, кырыс сөйләшүен тамашачы авыр кабул итсә дә, бу гадәтләре бары тик аның йөрәк әрнүе бетмәвен аңлата. Ул бит әле сөйгәненең өйләнеп кайтасын да белми, сагынып хатлар язуын дәвам итә.

Кискен вакыйгалар Матвей фронттан кайткач башлана. Марияне чиста тырнаклар өчен башкага алыштырганы, өстәвенә берни дә булмагандай кылануы кызның барлык хыялларын чәлпәрәмә китерә. Ул да бит «Золушка» әкиятендәге кебек матур күлмәккә, бәллүр туфли һәм саф мәхәббәткә ышана. Әйе, автор үз героинясының язмышын Золушканыкына охшата. Ул тырмашып тормышка ябыша, әмма әлегә бәхет елмаймый. Әсәрнең бу әкият белән янәшә баруы уңышлы алым булып чыккан. Алар кызның хыялын һәм чынбарлыгын аермачык әйтеп бирә кебек. Матвейның гамәленә Мария оста җавап кайтара: егет белән төн кунганнан соң, үзендә сифилис барлыгын әйтә. Матвей тәмам акылдан яза, җиңеләя һәм Мариягә пычак белән чәнчи. 

Әлеге күренештән соң спектакльнең дәвамын күз алдына китереп булмый. Автор героиня үлеменә ачык дәлил китермәсә дә, тамашачы аның киләчәген күрми. Бәхетенә, Мария исән кала, хыяллары артыннан – Владивостокка кузгала.

Спектакльнең башыннан ахырына кадәр караңгы төс өстенлек итә. Вәгъдәләшкән парларның бергә калмавына да борчылмыйсың, ә киресенчә, Мариянең үз бәхетенә, көченә ышануын аклыйсың кебек. Режиссер сәхнәне караңгы итеп, сугыштан соң авыр вакытларны күрсәтергә тели. Шуңа да карамастан, кызның хыяллары да бар бит әле. Әкияттәге Золушканың сәгате суккан кебек, Мариянең дә бәхетле вакыты килеп җитә. Без аны соңгы чиктә озын толымнардан, матур туй күлмәгеннән күрәбез. Ләкин бу күренешне төрлечә аңларга мөмкин: беренчедән, Мариянең чынга ашмаган хыялы булса, икенчедән, бары тик төш күрүе, чөнки вагондагыларның йоклавы – моңа дәлил.

Спектакль тәмам. Ләкин сәхнәдә барган вакыйгалар күз алдыннан китми. Әйтерсең лә Мария язмышы өчен үзең көрәшәсең. Режиссер бу очракта да тамашачыны вакыйгага якын китерә. Арткы планда – экранда күрсәтелгән «Золушка» әкияте белән Мариянең язмышы янәшә барганда, тамашачы үзен кинотеатрда итеп хис итә. Герой белән бергә «катнашып», кайбер сорауларга җавап эзли: «Мария ни өчен Матвейны сифилис белән алдый? Матвей аны үтерергә теләп дөрес эшлиме? Кызның хыяллары чынга ашармы?» Бәлки «Золушкабыз» хыянәтне дә кичереп, барысын да яңадан башлар? Кем белә бит! 

Рәзилә Галимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading