16+

Габделбәр Илдарханов: «Урман сукмакларыннан гел узсаң да, адаштыра да, авырганда дәвалый да»

Кызыл Яшьләр авылы бик матур урында, урман янында утыра. Авыл урамында нарат, агач исе... Биредә Лаеш урманчылыгының Питрәч участок урманчылыгы урнашкан.

Габделбәр Илдарханов: «Урман сукмакларыннан гел узсаң да, адаштыра да, авырганда дәвалый да»

Кызыл Яшьләр авылы бик матур урында, урман янында утыра. Авыл урамында нарат, агач исе... Биредә Лаеш урманчылыгының Питрәч участок урманчылыгы урнашкан.

Габделбәр Илдарханов – баш урманчы, Татарстанның атказанган урманчысы. Бу өлкәдә эшли башлавына инде 40 елга якын. Урманның һәр почмагын биш бармагы кебек белә. Адашкан гөмбәчеләр дә, ярдәм сорап, еш кына аңа шалтырата икән.

Эшләре җаваплы: урманны янгыннан сакларга, чүпләмәсеннәр, агачларны кисмәсеннәр өчен, 13348 гектар биләмәне гел күзәтеп торырга кирәк. Кайбер көннәрдә иртәнге алтыда чыгып китеп, төнге 12ләргә кадәр эшлиләр икән.

– Эшемне яратмасам, эшли алмаган да булыр идем. Урман – пошилары, кара еланнары, төлкеләре, куяннары, наратлары, чыршылары белән үзе бер дөнья. Кайчак, шул сукмаклардан гел узсаң да, адаштыра да, авырганда дәвалый да, – ди Габделбәр Илдарханов.

Авылда агач эшкәртү, урманчылык өлкәсендә эшләгән яшьләргә республика программасы буенча ярдәм каралган. Йорт салу өчен бүрәнәләрне бушлай бирәләр. Яшь белгеч, инженер Булат Галимуллин да үзенә шулай йорт салып чыккан. Габделбәр абый үзе дә агач өйдә яши. «Һава башка, сулавы иркен, агач йорт агач йорт инде», – ди.

Питрәч урманчылыгында үз эшенең осталары хезмәт итә. Гөлфия Шәмсиева, мәсәлән, питомникта агачлар үстерә. Эш тәҗрибәсе – 37 ел. Үзе Шәле авылыннан, көн дә эшкә автобус китерә икән.
– Китәм, быел гына эшлим дим дә, тагын шушында киләсе килә. Шифаханә кебек бит монда. Мәрхүмә әни дә озак еллар питомникта эшләде. Әле 85 яшендә дә чүп уташырга килә иде. Өч кызым да миңа ярдәм итәргә еш килделәр,– ди Гөлфия апа.

Эшләре җиңел түгел. Башта нарат, чыршы, туя күркәләре җыеп, орлыклар әзерлиләр. Аларны кечерәк капчыкларга тутырып, бүртсен өчен, кар астына күмәләр. Аннары орлыкны питомникка чәчәләр. Берничә ел үскәннән соң, башка урынга күчереп утырталар. Җәй буе чүп утыйлар, үсентеләрне карап торалар. Авыр булса да, яратып эшлиләр. Кырмыскаларына хәтле яратабыз, диләр.

Гөлфия Шәмсиевадан нарат утырту буенча 5 киңәш

1. Орлыкны карга күмеп тору файдалы.

2. Аннары аны, микробларын үтерү өчен, бер тәүлеккә ашламалы суга салып торырга кирәк.

3. Орлыкны яхшылап киптереп, гөл савыты кебек савытка утыртасың.

4. Савытта өч ел үскәч, бакчага күчереп утыртырга ярый.

5. Кояш туры төшмәсен өчен, тирә-юнен рәшәткә белән әйләндереп алсаң әйбәт. Чыршыга караганда, нарат тизрәк үсә, аны күләгәле урынга утыртмасаң да ярый.

Питрәч, Кызыл Яшьләр

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading