16+

Гадил Хәлиуллин: «Псориаздан озонлы май булыша»

Зәйтүн маеның файдасы турында һәммәбез дә белә. Ә менә аны озонлаштырып, файдалы үзлекләрен тагын да арттырып булуы турында ишеткәнегез бар идеме?

Зәйтүн маеның файдасы турында һәммәбез дә белә. Ә менә аны озонлаштырып, файдалы үзлекләрен тагын да арттырып булуы турында ишеткәнегез бар идеме?

Гадил Хәлиуллин мондый майны күптән куллана икән, кулланып кына калмый, аны үзе ясый, ягъни зәйтүн маен озон белән баета.

– Озон ул – кислородның үзгәртелгән төре. Аның файдасы турында күптән билгеле. Әмма бездә соңгы 30-40 елда гына куллана башладылар. Элек суны озонлаштырып дәваланган булсалар, хәзер майны озонлаштыралар. Аңарда, суга караганда, озонның файдалы үзлекләре озаграк саклана. Моның өчен озонатор кулланыла. Шуның ярдәмендә сыйфатлы, сыналган майга озон кертәм. Газ белән май кушылуы аркасында, яңа кушылма барлыкка килә. Белгәнегезчә, кислород микроб һәм бактерияләрне үтерә. Шуңа да бу майны медицина һәм косметологиядә кулланырга була, – дип сөйли Гадил Хәлиуллин.

Озон турында ул сәгатьләр буе сөйли алыр иде. Казан авиация институтында укыган вакытында ук шушы тема белән кызыксынып китә. 80нче елларда әле интернет юк, бөтен мәгълүматны китаплардан ала идем, ди. Шуның нәтиҗәсе буларак, зәйтүн маен озонлаштыра. Авылга печән чабарга кайтып, аркасын кояшта яндырганнан соң, шул майны сылап, беренче нәтиҗәсен дә шунда күрә. Таныш-белешләре, авылдашлары да белеп ала аның хикмәтле мае турында. Дүрт дистә ел узгач кына, улының һәм иптәшләренең киңәшен истә тотып, ул озонлаштырылган майга сертификат алырга уйлана башлый. Бөтен таләпләрне, этапларын да үткән, тиздән сертификатын алырга тиеш.
Озон майда булган файдалы матдәләрнең тәэсирен тагын да арттыра. Озонлаштырылган май тукымадагы кан әйләнешен яхшырта, зыянлы микробларны юк итә. Тире авырулары вакытында, аеруча псориаздан, экзема, герпестан файдалы. Ул, әлбәттә, авыруның сәбәбен бетерә алмый, ә менә яраларны төзәтергә ярдәм итә. Киселгән, бәрелгән, ярылган, озак ятып тишелгән урыннарны да тиз төзәтә. Кыш көне урамга чыкканда кулга сыласаң, куллар тиз генә туңмый икән, чөнки озон аркасында организмдагы кан әйләнеше яхшыра. Косметологиядә дә киң кулланыла. Картайган күзәнәкләрне яшәртә, шул исәптән җыерчыкларны да бетерә.

Майны озонлаштыру – бик җитди һәм саклык таләп итә торган матавыклы эш. Май белән кислород бер-берсен «яратып» бетерми. Ә озон – кислородка караганда да көчлерәк газ. Шуңа да аның бөтен технологиясен төгәл үтәргә кирәк. Бу эш тәүлек буена сузыла. Сыйфатлы чиста май алу өчен чын чиста кислород кулланыла, чөнки бүлмәдәге гадәти кислородны файдаланган очракта нинди реакция чыгасын һәм аның никадәр нәтиҗәле булачагын белеп булмый, дип кисәтә яңа танышым. Майны ул үзе санитария таләпләренә һәм нормативларга туры килгән бинада эшли.
Гадил Хәлиуллин әйтүенчә, озонлаштыру методын бик күп өлкәләрдә кулланырга була.
– Бездә аны тулысынча файдалана гына белмиләр. Авыл хуҗалыгын гына алыйк. Кыш көне бер хуҗалыктагы ашлыкның череп янып ятуы турында ишеткәч, бу процессны үз тәҗрибәм нигезендә озон ярдәмендә туктатып булуына инандым, чөнки ул микробларны үтерә. Шул рәвешле ашлыкны коткарып калдык. Бүгенге көндә исә аның өчен махсус таблеткалар кулланалар. Ул таралып, чынлап та, микробларны бетерә. Әмма аның ашлыкка зыяны зур, ни дисәң дә, ул – агулы матдә, аның организмыбызга да керү куркынычы бар бит. Ашлыкны, чәчәр алдыннан, «уятырга» кирәк. Чәчәр алдыннан җылы һава кертеп җилләтеп алсаң, алар «уяна». Тик тонналап яткан ашлыкны ничек җилләтеп була?! Мондый мөмкинлекләр юк. Озонлаштырсаң, ашлыкның җиргә төшкәч үк шытып чыгу процессы тизләшә, димәк, туфракта дым барында үсеп кала дигән сүз. Озонны ветеринария һәм умартачылык өлкәсендә куллану тәҗрибәләре дә бар. Бакчачылыкны алсак та, күп кенә мисаллар китереп булыр иде. Теплицада туфракта калган фитофтора авыруларын да озонлы су белән эшкәртергә мөмкин. Помидорга суны озонлаштырып сипсәң, ул тиз һәм нык булып үсә. Көз көне бәрәңге салыр алдыннан, базны озон белән эшкәртеп куям. Бу – бәрәңгене бозылудан, черүдән саклый. Җәмәгать транспортында да көне буена кемнәр генә йөрми. Грипп эпидемиясе вакытында аны төнгә озонлаштырып калдырсаң, ул иртәнгегә таралып бетә һәм бөтен микробларны да үтерә, шуның белән авыру таралу куркынычын да киметеп булыр иде, – ди Гадил абый.
Интернетта озонлаштырылган майны гинекологиядә дә файдаланулары, гастрит, ашказаны авырулары вакытында да нәтиҗәле булуы язылган. Әмма аны бик белеп, дозасын саклап кына кулланырга кирәк, дип кисәтте әңгәмәдәшем.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гадил абый!!! БИК ризалашам! Ну ботен кеше Дэ озон белэн Эш итэ алмый!

    Мөһим

    loading