16+

Гаепләү солдат Рамил Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган

Прокурорлар Забайкалье краендагы хәрби частьтә хезмәт итүче солдатларны атып үтерүдә гаепләнелүче Рамил Шәмсетдиновны 25 ел ирегеннән мәхрүм итүне сораганнар, дип хәбәр итә РИА Новости судның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Гаепләү солдат Рамил Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган

Прокурорлар Забайкалье краендагы хәрби частьтә хезмәт итүче солдатларны атып үтерүдә гаепләнелүче Рамил Шәмсетдиновны 25 ел ирегеннән мәхрүм итүне сораганнар, дип хәбәр итә РИА Новости судның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Чита көнчыгыш округының хәрби суды Шәмсетдинов эше буенча фикер алышуларга кереште. Декабрь ахырында хаким утырышчылар (ред.: присяжныйлар) аны үтерүдә һәм үтерүгә һөҗүм итүдә гаепле дип таныдылар, шул ук вакытта ул мәрхәмәт күрсәтүгә дә лаек икәнлеген билгеләп үттеләр. Бу аңа инде гомерлек төрмә янамавын аңлата.

Прокурорлар фикеренчә, Шәмсетдиновны бары төрмә генә төзәтә ала, һәм кылган гамәлләрен аңларга мөмкин бирәчәк. Хокук сакчылары фикеренче, аның сәламәтлеге тулысынча хөкем карарын үтәргә мөмкинлек бирә. Дәгъвачылар шулай ук 28 миллион күләмендә рухи зыян кайтару турындагы дәгъваны хуплады. Шәмсетдинов исә үзе моны танымады.

2019 елның 25 октябрендә Шәмсетдинов каравыл тапшырган вакытта ут ача. Нәтиҗәдә, сигез кеше үлгән, тагын икесе авыр җәрәхәтләр алган. Үз гамәлен ул дедовщина һәм хәрби частьтә көч куллану белән аңлаткан. Срочник гаебен таныган, психолог-психиатрия экспертизасы аңарда тайпылышлар тапмаган.
2020 елның мартында Чита гарнизон хәрби суды Шәмсетдинов белән бергә хезмәт иткән Рөстәм Мөхатовны ике елга шартлы рәвештә һәм 30 мең сумлык штрафка хөкем итте. Ул солдатларны берничә сәгать физик күнегүләр башкарырга мәҗбүр итүен, аларны боксер перчаткасы кигән килеш йодрыгы белән кыйнавын һәм көннәрдән бер көнне Шәмсетдиновка типкәнен әйтте.

Шәмсетдиновны яклаучы адвокатлар сүзләренә караганда, бу сүзләрнең яртысы гына дөреслеккә туры килә. Аерым алганда, аларның сүзләренә караганда, рядовойны кыйнаганнар, йокысыннан уятып, бите белән унитазга чумыру белән янаганнар, моннан тыш, аңардан акча таләп иткәннәр.

Фото: https://www.instagram.com/advokat_nagiev/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading