16+

“Гаепле як – күбрәк хатын-кызлар”

Рамил Габдулвәлиев Әлмәт шәһәрендә туып үскән, бүген Казанда суд эксперты булып эшли. Аның белән иминият оешмасына дәгъва белдерү нечкәлекләре хакында сөйләштек.

“Гаепле як – күбрәк хатын-кызлар”

Рамил Габдулвәлиев Әлмәт шәһәрендә туып үскән, бүген Казанда суд эксперты булып эшли. Аның белән иминият оешмасына дәгъва белдерү нечкәлекләре хакында сөйләштек.

– Рамил әфәнде, суд эксперты нәрсә эшли ул?

– Без кешеләргә ярдәм итәбез. Мәсәлән, кеше юл һәлакәтенә эләгә һәм аңа иминият оешмасы акчаны тулысынча түләмәскә мөмкин, гадәттә шулай була да инде ул. Ә без, үз чиратыбызда, машинаны тулысынча карап, кирәк әйберләрен сүтеп, эчке ватык урыннарын белеп, экспертиза ясап, шул тиешле сумманы иминият оешмасыннан түләттерәбез. Машина алып, биш елга кадәр юл һәлакәтенә эләксәң, иминият оешмалары УТС (Утрата товарной стоимости) түләргә тиеш, ул бер тапкыр гына түләнә, ә күп очракта алар моны түләми яисә түләргә ашыкмый. Моның өчен махсус гариза язарга кирәк, күп кеше бу хакта белми. Без шуны кешеләргә аңлатып, гаризаны дөрес яздырып, оешмалардан шул УТСны түләттерәбез. 

– Экспертизадан соң иминият оешмалары тиешле акчаны түлиме соң?

– Әйе, әлбәттә, безнең эшебез шул бит. Без юл һәлакәтләреннән тыш, күчемсез милек белән дә эшлибез: аларны бәялибез, экспертиза ясыйбыз, законлаштырабыз. Һәм, гомумән, теләсә нинди әйбергә экспертиза ясый алабыз. 

– Бу һөнәрегез белән ничә ел шөгыльләнәсез һәм ни өчен суд эксперты булырга уйладыгыз?

– 12 елдан артты инде. Моңа кадәр безнең автосервислар бар иде. Ә автосервис белән экспертиза ул бик параллель рәвештә, алар симбиоз кебек. Без экспертиза ясап, машинаны ремонтлап та бирә алабыз. Бүген дә автосервислар белән дус мөнәсәббәттә, алар безнең партнерларыбыз. Шулай ук ремонт сыйфатына да экспертиза ясыйбыз, чөнки автосервислар да кешеләрне алдарга мөмкин. Сыйфатсыз запчастьләр кулланып, ремонтны түбән бәягә ясап, машинаның сыйфатын бозарга мөмкиннәр.

– Казанда көненә ничә юл һәлакәте була, әйтә аласызмы?

– Рәсми булмаган мәгълүмат буенча, 200-250 юл һәлакәте, ә Татарстанда 650гә якын.

– Бу бик күп бит... Ә иң еш очрый торганнары нинди?

– Машина артына бәрелү. Чөнки машина йөртүчеләр игътибарны телефон яисә башка нәрсәгә юнәлтә. Бу бит бер секундлык эш...

– Ә ел фасылларын алсак, юл һәлакәтләре кайчан күбрәк була?

– Кыш башланганда. Гадәттә, ул вакытта бөтен кеше дә тәгәрмәчләрен алыштырып бетермәгән була, ләкин бу – кечкенә генә һәлакәтләр. Ә инде җитдиләре җәй көненә туры килә. Бу юл һәлакәтләренең сәбәбе – тизлекне арттыру. Мондый ДТПларга күбрәк яшьләр эләгә.

– Экспертизаның процессы ничек уза, сөйләп китегез әле?

– Иң беренче чиратта кешеләр безгә мөрәҗәгать итә. Без иминият оешмасына белдерү җибәрәбез, аннан соң машинаны карыйбыз. Шәһәрдә булса, ул өч эш көнен ала, башка районнарда икән – биш көн. Машинаны тулысынча карыйбыз – фотога төшерәбез, эчке ватык урыннарын барлыйбыз, аннан соң нәтиҗә ясап, иминият оешмасына дәгъва формасында бирәбез. Иминият оешмасы бу очракта да инде түләми икән – бу эш судка бирелә. Ләкин кеше ДТПга эләгү белән, бөтен докумантларын тотып, безгә килсә, дөресрәк булыр иде. 

– Эшегезнең куркыныч яклары бармы?

– Куркыныч ук дип әйтмәс идем, мәсәлән, көндәшлек дигән әйбер бар. Кайбер башка фирмалар, клиентларны үзләренә алу өчен, безнең турында начар әйберләр сөйләргә мөмкин. Ул яктан без башкалардан дөреслек белән аерылып торабыз, без – хәләл фирма, булмаганны язмыйбыз, булганын саклап калабыз.

– Ә клиентларыгыз күпме соң?

– Аллаһка шөкер, җитеп тора. Иң яхшы реклама – ул “сарафан” радиосы бит. Бер канәгать клиент унны алып килә, ә бер канәгатьсез клиент йөзне алып китә. Динамика бар, график үсә, клиентлар күбәя. Без хәзер Казанда гына түгел, ә Татарстанның башка шәһәрләрендә дә эшлибез.

– Клиентларыгыз арасында хатын-кызлар күбрәкме, ир-атлармы?

– Ир-атлар.

– Димәк, алар һәлакәткә ешрак эләгә?

– Әйе, ләкин безнең клиентларыбыз – зыян күргән кешеләр бит, ә ДТПда гаепле як – күбрәк хатын-кызлар.

– Суд эксперты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Аның бөтен документлары, ягъни диплом, сертификат, лицензиясе булырга тиеш һәм аның укымышлы булуы мөһим. Ә суд экспертына уку озак һәм җиңелләрдән түгел, суд эксперты булу өчен бу һөнәргә, чыннан да, бөтен күңелеңне багышларга кирәк. Әгәр дә син экспертизаны дөрес ясамасаң, яисә ялганласаң, моның өчен хәтта иректән дә мәхрүм итә алалар. Суд эксперты – бик җаваплы һәм җитди һөнәр. Без акча өчен генә эшләмибез, иң мөһиме – ул кешеләргә булышу һәм дөреслекне табу. 

Индира.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading