16+

Яшь ярымлык сабыен типкәләп кыйнаган ана: «Әтиең сине типкәләргә ярый, ди...»

Аеруча рәхимсезлек белән аерылып торган видеокадрлар хәзер җинаять эшендә төп дәлил. Биредә исерек хатын бер яшь ярымлык кызын типкәләп-типкәләп кыйный.

Яшь ярымлык сабыен типкәләп кыйнаган ана: «Әтиең сине типкәләргә ярый, ди...»

Аеруча рәхимсезлек белән аерылып торган видеокадрлар хәзер җинаять эшендә төп дәлил. Биредә исерек хатын бер яшь ярымлык кызын типкәләп-типкәләп кыйный.

Әлеге җанөшеткеч язманы караганда, «ана» дип аталган кешенең рәхимсезлегеннән йөрәк кысылып куя, баланы жәлләүдән ирексездән күз яшьләре пәйда була. Бәләкәчнең үз әнисе тарафыннан кыерсытылуын берничек тә аңлатып һәм аңлап булмый.

Видеоязмадан күренгәнчә, рәхимсез ана баланың башына китереп суга, аны идәнгә бәрә, аякларыннан өстерәп йөри... бу газапларга түзә алмыйча мескен сабый илереп елый. Әмма шашкан ана тынычланыр урында, баланы салкын балконга чыгарып бикли. Әлеге коточкыч видеоны хатын иренә җибәргән. Янәсе, менә күр, мин синнән шул рәвешле үчемне алам. Үзе бертуктаусыз:

«Гафу ит, әтиең сине мыскыл итәргә кирәк, әниеңне сыман типкәләргә мөмкин, дип саный», – дип тәкърарлый.
Ата кеше өенә кайтып, баланы хатыныннан йолып алу урынында әлеге кадрларны әнисенә юллый. Ә әби кеше шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә.

Әбисе ярдәм сораган
– “Азино” полиция бүлегенә 48 яшьлек хатын мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, килене яшь ярымлык баласын һәрдаим кыйнап тора, әти-әни вазифаларын тиешенчә башкармый. Башкача тәэсир итү чарасы тапмагач, хокук сакчыларына ярдәм сорарга мәҗбүр булган. Күпне күргән полиция хезмәткәрләре дә әлеге ананың үз баласын шул рәвешле газаплавын карый алмады, һәрберебезне тетрәндерде әлеге кадрлар, – диде безгә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенең өлкән инспекторы Иделия Шагова.

Күршеләре хәзер үкенә
Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре Казанда яшәүче 31 яшьлек хатынны тоткарлый.
Яшь гаилә Казанда Җиңү Проспектындагы йортта фатир арендалап яшәгән. Күршеләре сөйләгәнчә, ир белән хатынны, бигрәк тә баланы алар бик сирәк күргән.

Алар хәзер барысы да дивар артында яшәгән баланың кычкыру-елауларына игьтибар итмәүләре өчен үкенә. Бу йортта яшәүчеләр әлеге гаилә белән бәйле бары бер очракны гына хәтерли: ир белән хатын сугышканнан соң полиция чакыртырга туры килгән. Күрәсең, кул күтәрү, тавыш-гауга куптару алар гаиләсендә даими булып торган. Аларның йодрыкларына әлеге нәни дә эләкмәгән дип беркем дә әйтә алмый хәзер.
 – “Газаплау” маддәсе буенча хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылды, шулай ук ул баланы тиешенчә тәрбияләмәү буенча да гаепләнә ул, – дип сөйләде безгә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
 Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерүне шәхсән үзе контроленә алды. Гаилә хәзер исәпкә куелган. Ә ана кеше сак астына алынды.

Суд хәл итәчәк
Хокук сакчылары 31 яшьлек анадан сорау алган. Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган, хәтта бу гамәле өчен җәмәгатьчелектән гафу сорады. Әмма бу видео кешеләрдә аңа карата ачу, нәфрәт кенә арттырды.

Әнисенең золымын кичергән нәни хәзер хастаханәдә, табиблар әйтүенчә, аның сәламәтлегенә берни дә янамый.
Кызчыкны әбисе опекага алырга тели. Ә менә әти кешенең нияте әлегә билгесез. Баланың алдагы киләчәген суд хәл итәчәк.

“Берничек тә аңлатып булмый”

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец белән элемтәгә кердек. Әлеге җанөшеткеч хәлне махсус контрольгә алуын һәм хәзер әни кешене ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә каралуын җиткерде ул.
– Минемчә, бу хатын-кыз ана түгел, чөнки әни кеше үз баласына карата шундый гамәл кыла алмый, – дип шәрехләде Волынец.

Вәкаләтле вәкил буларак, Ирина Волынецка кызчыкның әбисе баланы опекага алырга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Билгеле булганча, кызның әтисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән, һәм баланы кем опекага алачагы турында төгәл әйтеп булмый.
– Бу тикшерү процессында ачыкланачак. Әмма нәни өчен иң кулай ул туганнары янында булу, – диде балалар омбудсмены.
Кансыз ананы ата-ана хокукларыннан, һичшиксез, мәхрүм итәчәкләр, моны республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә дә расладылар.

Гел кыйналып яшәсә...
– Ассоциаль тормыш алып барган, эчкече ата-аналар гына түгел, ә интеллегент, югары белемле ата-аналар да мондый тәрбияләү ысулын куллана, – ди психолог Гүзәл Хисмәтуллина. – Беренчедән, алар шул рәвешле үз көчсезлекләрен күрсәтә. Моны бер генә сәбәп белән аңлатып була, үзләре үскән гаиләдә дә әлеге “камчылау” ысулы кулланылган. Әти-әниләрдән әлеге гамәлләренең сәбәпләрен сорый башласаң: “Безгә дә шундый кырыс тәрбия ысуллары кулландылар. Менә әйбәт үстек бит әле”, – дип акланалар. Гаиләдә балага карата көч кулланыла икән, бу аның психикасына, рухи сәламәтлегенә, шәхес булып формалашуына да тискәре йогынты ясый. Андый балалар гадәттә алдакчы була, чөнки аларның һәр ялгыш адымы, начар билгесе физик көч белән “бүләкләнә”. Менә шуңа бала алдаша башлый. Чөнки кемнең гел кыйналасы килсен, ди. Андый сабыйлар күзгә туры карый алмый, ниндидер яңа эшкә дә бик теләп алынмыйлар, чөнки ялгышудан курка. Мәктәптә дә әти-әнисе тарафыннан кыйналган бала начар укырга мөмкин. Мин “2ле” алсам, әти тагын каеш белән менеп төшә, дигән уй аны һәрчак борчый. Балада невроз барлыкка килергә мөмкин. Елау, төнлә астына сию, тырнак ашый торган кимчелекләр барлыкка килә.

Матчадагы тал чыбык

“Рәхмәтулла” һәм “Өмет” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев фикеренчә, баланы сабырлык, итагатьлек белән тәрбияләргә кирәк.
– Өлкән яшьтәгеләр белән тәрбия мәсьәләләре турында сөйләшкәндә, матчага “кисәтү чарасы” буларак талчыбык кыстырылып куелуы турында телгә алалар. Әнине тыңламасак, ул аңа ишарәләп, безгә: “Менә әтиегез кайткач эләгәчәк”, – дип кенә әйтә иде. Бу аңлашыла да, гаиләдә 10шар бала тәрбияләнгән. Аларны тыңлатып бетерергә дә кирәк. Ләкин моңа карап кына алар эшкә җигелмәгән бит. Динебездә дә балаларыгызны намазга өйрәтегез, намазын укымаса, сез аны кыйнагыз, диелә. Менә шуны сәбәп итеп диннән ерак булган кешеләр диндә кыйнау рөхсәт ителгән дип сөйли. Бу дөрес түгел. Балага кул күтәргән әти-әни дөрес тәрбия бирмәгән һәм ул үз-үзен кыйнаган булып чыга. Бүгенге вакытта балаларыбызга вакыт та җитмидер. Әти-әниләр дөнья артыннан куып, көне буе эштә. Балаларның бар дөньясы смартфоннарда. Балаларга дөрес тәрбия бирмәсәк, ул безгә олыгайган көнебездә кире әйләнеп кайтачак. Бүген мәчеткә, балам кыйный, дип елап килүче әниләр шактый.
Төптәнрәк уйланыгыз, балачакта биргән сабагыгыз, киләчәктә меңе белән кире әйләнеп кайтмасын, – диде хәзрәт.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading