16+

Гаиләне акча белән генә саклап калып буламы?

ЛДПРдан Дәүләт думасы депутатлары, белүебезчә, озак яшәгән парларга түләүләр кертергә тәкъдим итә.

Гаиләне акча белән генә саклап калып буламы?

ЛДПРдан Дәүләт думасы депутатлары, белүебезчә, озак яшәгән парларга түләүләр кертергә тәкъдим итә.

20 елдан артык никахта булган ир белән хатынның һәркайсын, биш елга бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча белән бүләкләргә кирәк диләр. Әгәр дә закон проекты гамәлгә ашса аның гаилә институтын саклауда роле нинди булыр? Укучыларыбыз фикерен белештек. 

Дилбәр Гарифуллина (укытучы), Мөслим, Октябрь авылы:  –     Бу тәкъдимнең канун булып кабул ителүе кирәкмидер дип уйлыйм. Акча түләү белән генә гаиләне, беренчедән, саклап калып булмый, мондый очракта акча стимул булып та хезмәтен итә алмый. Икенчедән, 20, 30, 40 ел яшәгән парларның гаиләсендә болай да хисләр, мөнәсбәтләр тотрыклыланган дигән сүз. Гаиләне саклап калуда иң мөһиме нәрсә? Беренчедән,  дөньяда “идеаль” кеше юк. Нинди генә яхшы кеше булсак та, бер кире ягыбыз бар. Ут булсын өчен дә бит, кайсы гына техника эшләп китсен өчен дә плюсны минуска ялгау кирәк. Гаилә корганда да шулай. Чиләгенә күрә капкачы, дип тә әйтәләр: кызу холыклы кешегә  сабыр, дуамалга тыныч кеше туры килә. Бер-берсен хөрмәт иткән, бер-берсенә юл биреп, матур сүзләр әйтешеп, авырлыклар алдында иңне-иңгә куеп яшәгән гаиләдә ызгыш-талашка урын калмый. "Аккош, чуртан һәм кысла" мәсәлендәгечә булсак,  гаилә дигән утрауда яшәүнең мәгънәсе юк, дип уйлыйм. 

Рузил Ганиев (көрәшче), Әлмәт, Колшәрип авылы: 

–    Акча өчен генә бергә яшәмисең бит. Рамил хәзрәт Юнысның вәгазьләрен дә гел тыңлыйбыз. Ул да тормышны тулай торак бүлмәсендә икеңә бер кашык белән бер чынаяктан башлап, бөтен авырлыкларны бергә кичереп, сабыр итеп, береңә авырлык төшкәндә икенчең ярдәм итеп яшәргә кирәк дип чакыра. Чынлыкта да ир белән хатын бер-берсен тулыландырып яши. Моны акча гына эшли алмый, гаилә төзү, аны саклау эшендә акчаның көче дә юк. Матди ярдәм, шул ук вакытта, комачауламас та иде, ләкин, акча түлим, бергә яшәгез дип кенә гаиләне саклап булмый. Безнең гаиләдә, әлһәмдүлилләһ, акча культы юк. 2006 елда өч мең сум хезмәт хакына эшли башлаган идем, хатынымның бервакытта да акча җитми яисә акчаны әз эшлисең дигән чагы булмады. 

Рамил Мөхетдин (мәдәният йорты җитәкчесе), Арча, Наласа авылы: 
–    20 елдан артык бергә яшәгән гаиләләрне бүләкләп, рәхмәт йөзеннән аларга матди яктан ярдәм, ягъни күчтәнәч итеп бирелсә – күңелле. Әмма акчага кызыгып кына гаиләне саклап калырга мөмкин дигән фикер, минемчә, ялгыш. Өч дистә елдан артык бергә яшәгән гаиләләрнең бик сирәкләре генә таркаладыр инде. Гаиләне ир белән хатынның бер-берсен аңлап яшәүләре саклый. Тормыштагы киртәләрне бергәләп үтү хәерле, моның өчен сабырлык таләп ителә инде. Гаиләнең ныклыгы балаларда да әле. Бергәләп, чөкердәшеп яшәүгә ни җитә. 

Гөлсинә белән Илгизәр Гыймадиевлар (эшмәкәрләр), Апас, Коштаулы авылы: 


–    Бергә яшәү, аерылышуларның сәбәпләре бик тирәндә, акчага гына бәйләнми дә. Пүчтәк тәкъдим. Бер-береңнең кимчелекләрен күрмичә, түзеп яшәргә акча гына көч бирәме? Килешсез сүз бу. Без 20 елдан артык бергә гомер итәбез, эшмәкәрләр булып та, акчаны тыйнак тоткан чакларыбыз бар, әмма гаиләдәге җылылыкны акча муллыгы түгел, хисләр саклый бит! Гаилә ныклыгы акча кулына күчәргә тиеш тә түгел.

Алсу Әхмәтҗанова (пенсионер), Теләче, Төрек-Тәмте авылы: 
–    Депутатларның сүзләре өскә чыгып, тәкъдимнәре кабул ителсә, мин куанам гына. Быел Гаилә елы да бит әле. Матур яшәгән гаиләләребез күп бит, аларга бер бүләк булыр. Әмма таркалу хәленә җиткән гаиләне  акча гына коткарып кала алыр дип уйламыйм. Ул бөтен чикләрне үткән инде, ныклыгы җимерелгән, китекләрне акча ямый алмый.

Васил Юнысов (Терлекче), Тәтеш, Зур Әтрәч авылы: 

–    Гаиләне мин үз дәүләтем дип йөрим. Күңелгә шулай салынган, үз илеңдәге кебек гаиләң белән үз өеңдә яшәүләре бик рәхәт. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүче гаиләләр өчен бик әйбәт канун булыр иде ул, кабул гына итә күрсеннәр. Дөрес, таркалам дигән гаиләне акча гына саклап кала алмас. Әмма, тугърылык, ныклы гаилә төшенчәсен олыларлык дәүләт бүләкләре күбрәк булырга тиеш дип саныйм мин. Табышып кавышкан парлар аерылмасыннар, балалар ятим калмасыннар иде.  

Альбина Валиева (китапханәче), Арча, Сөрде авылы: 
–    Бу сүз күптәннән килә, гел күзәтәм. Кабул итсәләр куанам гына. Менә без дә 20 елдан артык бергә яшибез. Күчтәнәч булып килеп төшсә куанмаслыкмы? Яшь гаиләләргә җиңел түгел бүген. Фатир, машина кредитлары дисеңме? Уртача хезмәт хакын 50 мең тирәсе диләр, чынлыкта бит авыл кешесенең төшенә дә керми ул акча. 

Ильяс Габидуллин(укытучы), Кама Тамагы, Иске Барыш авылы: 
–    Гаиләләр таркала, дәүләттән ярдәм юк, дигән зарны күп ишетәбез. Мондый ярдәм начар булмас иде, ләкин аны түгәрәк даталар саен биреп баруларына гына шикләнәм. Алса бер мәртәбә алыр кебек парлар... Без менә хатыным белән 27 ел бергә яшибез, биш кенә мең акчалата бүләк бирсәләр дә кемнең күңеле булмас? Тагын бер шик бар, урыннарда хәйләне эшкә җикмәсләрме? Ялган белешмәләр, анысы-монысы, дигәндәй... 

Рәхилә Сабирова (мәдәният хезмәткәре), Яшел Үзән, Бишнә авылы: 

– Таркалырга торган гаиләне акча гына саклап кала алмый, ләкин матур торган гаиләләр өчен өмет итмәгән җирдән шундый бүләк килсә, бик күңелле бит. Яшь вакытта бер-береңнең холкына ияләнеп беткәнче төрле хәлләрне кичәсең, әти-әни янына чыгып йөгермәдек, Аллага шөкер. Акчаның тәэсире булмаган бит, акыл белән эш ителгән. Гаилә, балалар хакына яшим, дип тә уема килмәде, мин бәхеле хатын – иремне яратам. Акчсыз да яратам. 

Мирсәет Сөнгатуллин (җырчы), Казан: 
–    Юбилеен каршылаган гаиләләргә бик зур ярдәм булыр иде, бу тәкъдимнән баш тартмаска кирәк, кабул итә күрсеннән берүк. Бер генә гаилә дә таркалам, дип төзелми. Мондый адымга барганнар икән, димәк, сәбәпләре бик җитди. Ә аны акча гына хәл итә дә алмый. Андый парлар икенче гаилә корып та, 20 һәм аннан да күбрәк еллар матур гына гомер итә ала, димәк аларга да зур стимул булып тора. Начарын уйлап күңелне төшермик, матурлыкка күреп, яктылык сирпеп яшик. 

Рәсимә Галиева (фән эшлеклесе, журналист), Казан: 

–    Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан мин бу тәкъдимне кабул итәрләр дип уйлыйм. Бергә тормыш корып, озак еллар яшәгән парларга ул акчаларны бирү сөенечле фал. Игътибар итәсездер, хәзер ир-атлар кыска гомерле, бакыйлыкка иртә күченәләр. Шул сәбәпле тигез яшәгән, бергә олыгайган парлар да күп түгел. Миңа калса, бер-берсен түзеп, бергә яшәгән кешеләргә егерме, утыз меңе дә күп түгел әле. Кыскасы, тигез канатлы парларбызны бүләкләп сөендерергә кирәк!
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник ичмасам хоть берсе толлар турында суз эйтсен. Эллэ ул акча сынарр канат белэн тилмергэн толларга кирэк тугелме? Безнен дэ кунел бар. Иптэшем 33ел бергэ яшэгэч нибары оч ай пенсия алып йорэк белэн китеп барды. Парлылар болай да тке иенсиягэ яшилэр. Азрак толларны да кпшегэ санасыннар иде

    Мөһим

    loading