16+

Гамил Әсхәдулла карантинда җир сөрүгә керешкән

“Мунча ташы” театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла карантинда җир сөрүгә күчкән. Дөньяда пандемия игълан ителгәннән соң артистларның концертлары иң беренчеләрдән булып кичектерелде. Бу исемлектә “Мунча ташы” да бар.

“Мунча ташы” театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла карантинда җир сөрүгә күчкән. Дөньяда пандемия игълан ителгәннән соң артистларның концертлары иң беренчеләрдән булып кичектерелде. Бу исемлектә “Мунча ташы” да бар.

Әмма юмор театры җитәкчесе вакытын бушка уздырмый, язгы кыр эшләренә керешкән, трактор руле артына утырган.

“Дуслар минем иң яраткан ел фасылым ЯЗ! hәм менә ул килде кайгылары, югалтулары, указлары белән. Нишлисең — барсына түзәргә , ияләнергә туры килә. Сугыш елларында мондый хәлләр күп булган. Ә бит җиңеп чыкканнар! Иншалла! Бездә җиңәрбез! Без артистларга гаиләдә булу зур бәхет. ӨЙДӘ дигәч өйдә дөрес юнәлеш дип саныйм. Бармак аша карамыйк! Бердәм булыйк!”, - дип яза Гамил әфәнде социаль челтәрдәге сәхифәсендә. (Автор орфографиясе сакланды).

Гамил Әсхәдулланың кайда нишләп йөрүе хакында тулырак видеодан карап белә аласыз.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Дуслар минем иң яраткан ел фасылым ЯЗ! hәм менә ул килде кайгылары, югалтулары , указлары белән. Нишлисең-барсына тузәргә , ияләнергә туры килә. Сугыш елларында мондый хәлләр куп булган. Ә бит җиңеп чыканнар! Иншалла! Бездә җиңәрбез! Без артистларга гаиләдә булу зур бәхет. ӨЙДӘ дигәч өйдә дөрес юнәлеш дип саныйм. Бармак аша карамыйк! Бердәм булыйк!??????

Публикация от Гамил Асхадулла (@gamil_askhadulla)

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading