1 сентябрьдән Россиядә гараж амнистиясенә бәйле канун үз көченә керде
Яңа канун нигезендә кайсы очракта гаражларны рәсмиләштереп була, ә кайчан юк?
Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Республикасының Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәте идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт тарафыннан теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиев а җавап бирде.
– Энҗе ханым, үз көченә кергән яңа канун кемнәргә кагыла?
– 1 сентябрьдән үз көченә кергән канунны күпләр көтте. Чөнки кайберәүләр төрле сәбәпләр аркасында гаражларын рәcми рәвештә теркәргә өлгерә алмаган иде. Кемдер исә гаражны рәсмиләштереп тә, алар урнашкан җирне үзләренә терки алмады. Шуңа да халык өчен бу канун бик мөһим дияр идем.
Гараж кооперативлары бетерелү, яисә кооперативтагы гаражларның бөтенләй дә документларсыз төзелүе сәбәпле аларның рәсмиләштерелмәгән булуы бар. Мисал өчен, кооператив җирләре рәсмиләштерелмәгән очраклар күп очрый. Шулай ук бу җирләрдә гаражларның канунсыз рәвештә төзелү очраклары да була. Элеккеге канун нигезендә, объектларны кабул итү актлары, аннан соң кулланылышка тапшыруга ризалык документлары кирәк иде. Мондый документлары булмаган гараж кооперативлары шактый. Гараж амнистиясе шундый гаражлар салынган җирләрне рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш канун, гараж хуҗасы милекне вакытында рәсмиләштерә алмыйча, үлеп киткән очракта да “эшли” Ә мирас хуҗалары каршылыклар белән очраша. Канун андыйларга да ярдәм итәр дип өметләнәм.
– Аңлавымча, канун теләсә кайсы гаражга да кагылмый? Гаражга карата нинди таләпләр куела?
– Гаражның капиталь төзелеш булуы, аның күчемсез милек объекты булып саналуы шарт. Гражданлык кодексында күрсәтелгән аңлатманы гади тел белән
әйтсәк, объект бер урыннан икенче урынга күчереп куйган очракта аңа зыян килергә тиеш түгел. (Сүтеп-җыя торган конструкцияләргә бу канун кагылмый. Гаражның тимердән яисә кирпечтән төзелгән булуы мөһим түгел. Иң мөһиме – ул җиргә “беркетелгән” булырга тиеш).
Гараж төзелгән җир дәүләт яисә муниципалитет милке булып саналу кирәк. Гаражның 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелгән булуы һәм аның рөхсәтсез рәвештә (самовольно) төзелмәгән булуы да төп шартларның берсе.
Хәзерге вакытта объектның иреклеме, законлы юл белән төзелгәнме икәнен суд карары яисә җирле үзидарә карары нигезендә билгеләргә була.
Кайчагында безгә киләләр дә, менә мине кисәтмичә генә, гаражыбызны сүтеп аттылар, диләр. Болай булганда, җирле үзидарә чыгарган карарны эзләргә кирәк.
Амнистия паркингта урнашмаган гаражларга да кагылмый.
– Гаражны үзеңә рәсмиләштерү өчен нинди документлар таләп ителә?
– Әлбәттә, бер генә документ та юк икән, без ул гаражны рәсмиләштерә алмыйбыз. Мисал өчен, кооперативка җир бирү турында документ, яисә җир кишәрлеген гражданин эшләгән оешма карамагына бирү турында документ булырга мөмкин.
Шулай ук гаражларны бүлеп бирү хакында документлар була. Мәсәлән, гараж кооперативы протоколы. Анда гаражны рәмиләштерергә теләгән кешенең исем-фамилиясе языла.
Исемлектә техник паспорт та бар. Тик ул паспортта гаражны рәсмиләштерергә теләүченең шулай ук фамилиясе күрсәтелгән булу таләп ителә.
Гаражга электр тоташтыру килешүе, электр өчен түләү квитанцияләре дә гаражның сезнеке икәнне раслый һәм рәсмиләштерү мөмкинлеге бирәчәк.
– Документларны барлаганнан соң, кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– Гараж амнистиясеннән файдалану өчен гараж урнашкан җирлекнең Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә. Казанда бу район хакимияте, ә республика районнарында Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы санала.
Бу нишләп шулай эшләнә? Җир кодексына үзгәрешләр кертү сәбәпле, 79нчы номерлы Федераль канун нигезендә, 2026 елның 1 сентябренә кадәр гражданин гараж салынган җирне бушлай үз милке итеп рәсмиләштерә ала. Ә җир кишәрлекләрен җирле үзидарә органнары бүлеп бирергә хокуклы.
Документларны тикшергәннән соң, бар да яхшы икән, Башкарма комитет гараж салынган җир кишәрлеген кешегә бирү хакында карар чыгара.
Карарны Росреестрга, электрон форматта җибәрәләр. Без исә, үз чиратыбызда, җирне теркибез. Әгәр дә гараж да рәмиләштерелмәгән икән, Башкарма комитет карары нигезендә, аны да гражданинның шәхси милке итеп теркәү процессын башкарабыз.
Милекнең гражданинныкы икәнен раслаучы документларны да ул Башкарма комитеттан барып алачак.
Хәзергә бу бик актуаль мәсьәлә булып тора. Шуңа да безнең хезмәткәрләребез һәр пәнҗешәмбе, сәгать 10нан 11гә кадәр “кайнар линия” ачты. Сораулары булган кешеләр (843) 255-25-71 номеры аша шалтырата ала.
Фото: https://www.tatar-inform.ru/
Комментарийлар
0
0
Кукмарада. Глава сутэргэ кушкач елый елый гомер итэ торган гаражларны суттек шул бар кирэк ярак техника тора иде. Базларыбызда бар иде. Хэзер шул урын чуплеккэ эйлэнеп бара куручедэ эйтучедэ юк хэзер
0
0