9 Май көнен, Бөек Җиңүнең фәлән еллыгын, һәрвакыт зурлап, мәртәбәләп үткәрәбез, ветераннарны югары дәрәҗәдә хөрмәтлибез. Ләкин... парадлар, чәчәкләр диңгезе һәм фанфаралар шавы астында без мөһим нәрсәне искәрмәдек, күз уңыннан ычкындырдык бугай: безнең Җиңүне урладылар...
Әйе, нәкъ шулай. Ак-караны аермаган, монафыйк вандаллар, икейөзле сәясәтчеләр һәм радикал төркемнәр икенче Бөтендөнья сугышына «ревизия» ясарга тырыша. Хәтерләсәгез, совет сугышчылары һәм солдатларына куелган һәйкәлләрне җимереп, бу гамәлне Грузия һәм Эстония башлап җибәргән иде. Польшада әнә генерал Ватутинның барельефын куптарып-сүтеп алдылар. Германиядә совет сугышчылары хөрмәтенә салынган мемориал мәсхәрә ителде... Йа Аллам, кая барабыз да нинди түбәнлеккә төшәбез? Ләкин Хәтер дигән бөек, илаһи көчне ватып та, җимереп тә булмый!
...Ватан сугышында безнең нәсел-нәсәптән, дөресрәге, Гайшәбикә белән Низаметдин бабамның гаиләсеннән ике кеше катнаша – Мияссәр һәм Шәйхаттар (төпчек малай). Мияссәр минем әти була инде. 1943нең җәендә ул, сул кулын беләктән югалтып, сугыштан бөтенләйгә әйләнеп кайта. Низаметдин бабам (Тукай яшьтәше – 1886 елда туган), фронтовик улының исән-сау кайтуы хөрмәтенә, идән асты туфраксасыннан яшереп куелган «чикүшкә»не дә тартып чыгара әле...
Әти 70 яше тулыр-тулмаста (1918-1987) бакыйлыкка күчте. Ни үкенеч: мин аның сугышта күргәннәрен истәлек-хатирә итеп сөйләтә яки аерым бер дәфтәргә яздыра алмаганмын. Ул үзе сугыш турында сөйләшергә яратмый иде.
Соңрак менә шуларны уйлаганнан соң, миңа сабак, акыл керде: аның бертуган энесе Шәйхаттар абыйдан сугышта күргән-йөргән хәлләре турында хатирәләр язуын үтендем. Рәхмәт аңа, язды ул аны. Дерматин калын тышлы әлеге дәфтәр архивымда саклана. Андагы деталь-күренешләрнең кайберләрен мин хикәя-повестьларыма да кертеп җибәргәләдем.
Аны, 17 яше тулгач, 1943 елның азагында армиягә алалар. Мәскәү яны тирәсендә элемтәче һөнәренә укыталар. Ленинград фронтында финнарның Маннергейм линиясен өзгәндә, беренче сугышчан чыныгу ала. Аннары Украина һәм Белоруссия җирләрен уза-уза, үзе әйтмешли, Берлинга хәтле җәяүләп барып җитә.
– Без, 50-60 килограммлы яшь солдатлар, 40 кило авырлыктагы элемтә катушкаларын ничек күтәреп-тәгәрәтеп йөрдек икән? Хәзер дә шаккатам, – дип сөйләде ул миңа. – Берлинга җитәрәк, немец самолетлары безнең өскә бик күп листовкалар ташлый иде. Эчтәлеге: янәсе, илебездән ераклашкан саен, без үлемгә таба якынаябыз. Безгә бу листовкаларны укымаска кушалар. Берсендә, һич уйламаганда, ике антифашист солдат очрады. «Гитлер капут! Исән каласыбыз килә...» – диләр. Аларның автоматларын җиргә күмдек тә үзләрен иреккә җибәрдек.
8 май төнендә сугыш авазы кимеде. Иптәшләрем ял итә, мин постта... Менә шул чакта хөкүмәт элемтәсе каналыннан сугышның тукталуы турында беренчеләрдән булып «Безоговорочная капитуляция!» дигәнне ишеттем. Уятып әйткәч, яңа командирым баш астыннан пистолетын тартып чыгарды да, түшәмгә атып, безнең беренче салютны бирде!.. Шул вакытта гына исән калуыма чын-чынлап ышандым.
Шәйхаттар абыйның бу язмасында бер повестьлык материал бар, билгеле. Ә инде менә: «Мин Сталинны унбиш метрлап якыннан күрдем», – дигән сүзләренә бераз ачыклык кертәсем килә. 1945 елның 17 июлендә халыкара Подстам конференциясе ачыла (Берлиннан ерак түгел). Әзерлек рәвешендә, моның өчен тиз арада 36 бүлмәгә һәм конференц-залга капиталь ремонт ясалуы мәгълүм. Бирегә җиңүче илләрнең башлыклары – Сталин, Рузвельт, Черчилль килергә тиеш була. Олы җитәкчеләрне шушы илләрнең хәрбиләре өч боҗра белән уратып сакларга тиеш икән. Алдагы иң беренче боҗрада, билгеле ки, совет солдатлары һәм офицерлары була. Рядовой Шәйхаттар Нәҗметдинов та менә шулар арасында, үрә катып, сакта басып тора! Сталинны һәм Молотовны якыннан күрүе менә шушы тарихи мизгелләргә бәйле...
Герман җирендә ул тагын биш ел хезмәт итә әле. 1950 елның көзендә генә (миңа нибары алты ай була) туган авылы Олы Мишәгә әйләнеп кайта. Колхозда механик булып эшли. Каян ничек өйрәнгәндер, теләсә кайсы маркадагы сәгатьләрне ул «ә» дигәнче сүтеп җыя һәм төзәтә иде! Кулында, һичшиксез, Германиядән алып кайткан саллы лупа булыр. Авылда беренчеләрдән булып велосипед, соңрак мотороллер алучы да ул иде. Кайчакны, немецча сөйләшеп, авылдашларын һәм мине дә шаккатыра иде.
Гомеренең соңгы елларын ул Алабугадагы улы Инсаф һәм килене Сания тәрбиясендә үткәрде. 90 яшен тутырганнан соң ул да фани дөньядан бакыйлыкка күчте.
Рәсемдә - Шәйхаттар Нәҗметдинов. 1945 ел. Берлин шәһәре.
Рашат Низами
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар