16+

Глаукома – серле авыру: аннан котылып буламы?

Редакциягә бер укучыбыз шалтыратты. «Күзем яхшы күрә, ә хастаханәгә баргач, синдә – глаукома, дип кайтардылар. Авыруның билгеләрен алдан белеп булмыймы? Бу хакта аңлатыбрак язсагыз иде», – дип мөрәҗәгать итте ул.

Редакциягә бер укучыбыз шалтыратты. «Күзем яхшы күрә, ә хастаханәгә баргач, синдә – глаукома, дип кайтардылар. Авыруның билгеләрен алдан белеп булмыймы? Бу хакта аңлатыбрак язсагыз иде», – дип мөрәҗәгать итте ул.

Глаукома турында Республика клиник офтальмология хастаханәсенең консультатив-диагностика сырхауханәсендә күз табибы Александра Тезева белән сөйләштек.


– Күп кеше соңгы тапкыр күз табибына кайчан барганын да хәтерләми. Күзе авыртмый икән, хастаханәгә баруны кирәк тапмый. Бөтен куркыныч та шунда. Яхшы күргән кешедә дә глаукома башланган булыр­га мөмкин. Нерв күзәнәкләренең яртысына зыян килмичә, кешенең күз күрүе начарланмый. Шуңа кеше берни сизми. Соңгы минутка кадәр кеше үзендә глаукома икәнен белми. Авыруның билгеләре күп очракта үзен сиздерми, – ди табиб.

Ни хикмәт, глаукома бик күптәнге авыру булса да, аның нидән килеп чыгуы төгәл генә билгеле түгел. Югыйсә, Казанда глаукома мәктәбе бар, 6 мартта илдә глаукома авырулы кешеләр көне уздырыла. Авыруга кагылышлы күп кенә тәҗрибәләр, тикшерүләр дә үткәрәләр, ләкин ул һаман тулысынча ачылмаган сер булып кала бирә.

Табиб әйтүенчә, стресс, борчылу авыруга сәбәпче булырга мөмкин. Глаукоманың килеп чыгуын йөрәккан тамырлары авырулары, Алцьгеймер чире белән дә бәйләп карыйлар. Авыру нәселдән күчә дигән фикер дә бар. Шулай ук күздәге кан басымы югары кешеләрдә күзәтелергә мөмкин, дип әйтәләр. Муен өлеше гел киеренкелектә булган һөнәр ияләре, кан тамырлары авырулары күзәтелгән кешеләрдә, компьютер алдында вакытларын күп уздыручыларда ешрак очрый дигән сүзләр дә бар. Әмма бу тулысынча расланмаган.

Глаукома дүрт стадиядә бара. Кешеләр еш кына, нәкъ менә соңгы стадиягә җиткәч, табибларга мөрәҗәгать итә. Чөнки үзендә авыру барлыгын белми. Глаукома авырттырмый. Кешенең күзе яхшы күрә. Берни борчымый, шул ук вакытта яшертен генә глаукома башланган булуы бар. «Гадәттә, кешеләр, мондый диагнозны ишеткәч, аптырап та кала. Хәтта, зарым юк, дип, табиб язып биргән тамчыларны да кулланмый. Нәтиҗәдә, авыру аза, кеше сурәтне начар күрә башлый. Кайберәүләр ике яктан кара пәрдә каплап торган кебек дип тә әйтәләр», –ди табиб.
Татарстанда глаукомалы кешеләр саны ел саен арта баруы да борчый. Өлкәннәрдә генә түгел, глаукома яшьләрдә, хәтта яңа туган сабыйларда да очрый. Ни өчен? Әлеге дә баягы сер.
Авыруны кисәтеп тә булмый икән. Аңа каршы могҗизалы дару әлегә уйлап табылмаган. Авыруны булдырмый калу өчен алдан дару тамызудан файда юк. Бу очракта иң яхшысы: офтальмологка ешрак күренергә, күзләрне даими тикшертеп торырга кирәк. Заманча җиһазлар иң кечкенә кимчелекләрне дә билгеләргә мөмкинлек бирә.

Табиб Александра Тезева 40 яшьтән соң һәр ел саен, ә глаукома куркынычы янаган кешеләргә – нәселдә авыру күзәтелсә, диабет белән авыручыларга – офтальмологка ешрак күренергә киңәш итә. Авыруны, гадәттә, күзгә сала торган махсус тамчылар йә хирургия юлы, лазер уты белән дәвалыйлар. Шунысы да бар: глаукомадан тулысынча котылып булмый. Вакытында ачыкланган авыруны дәвалап, аны көчәйтмәскә, туктатып торырга гына мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading