16+

Гөлнара Җәлиловадан рикотталы һәм эремчекле сыр белән чизкейк РЕЦЕПТЫ

Шагыйрә Гөлнара Җәлилова бик тиз һәм пешермичә генә әзерләнә торган чизкейк ясау ысулы белән уртаклашты.

Гөлнара Җәлиловадан рикотталы һәм эремчекле сыр белән чизкейк РЕЦЕПТЫ

Шагыйрә Гөлнара Җәлилова бик тиз һәм пешермичә генә әзерләнә торган чизкейк ясау ысулы белән уртаклашты.

Кирәк булачак: ике кап рикотта - җәмгысе 500 мл була. Мин bonfesto дигән фирманыкын алдым.

Ике кап эремчекле сыр - җәмгысе 400гр булды. Danville фирмасыныкы шәп.

Мин "Утреннее" печеньесың "злаковый" дигәнен алдым. Эчендәге өч кап (анда дүртешәр юка печенье) ак май белән изеп, кырыйлары салдырыла торган икеа табасына тыгызлап изеп, тездем.

Эчлеккә дигән 2 кап рикотта белән 2 кап эремчекле сырны чәнечке белән издем, шикәр онын (сахарная пудра) үзегез теләгән күләмдә саласы.


Шуннан иң мөһим момент: желатин. 4 аш кашыгы суга 3 чәй кашыгы желатин салып бүрттерәсез дә, шуны пар өстендә (газ плитәсе өстендә дөбердәп кайнап утырган суга, стакан белән бастырдым) 2-3 минутка, эреп беткәнчегә кадәр бастырасыз.

Аннан шул кайнар масса - желатинны рикотта һәм эремчекле савытка салып, бутыйсыз. Аннан инде, теге икеа табасына - изелгән печенье өстенә саласыз гына. Һәм дөмбердәтеп,табаны әлеге эчлеге-ние белән өстәлгә ике-өч тапкыр сугып аласыз. Бусы күршеләр сез чизкейк пешергәнне белсен, һәм масса эчендәге артык һава чыгып бетсен өчен кирәк.

Иртәнгә кадәр чизкейкны суыткычка куярга.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэктэ домбердэтеп дигэне охшады.

    Мөһим

    loading