“Сөембикә” - кызыклы журнал, аны бөтен татар хатын-кызлары укый алырлык, аңлый торган, татар хатын-кызларын берләштерә торган дәрәҗәдә, бик аска да төшмичә, артык югарыга да менмичә, бер урта яссылыкны табып эшлисе килә.
Минем анда ир-ат журналистлар җәлеп итәсем килә. Хатын-кыз проблемасына ир-ат каршы, әлбәттә, бүгенге көндә анда бар. Бер үк сорауларга төрле ир-атлар җавап бирә, әмма башка проблемаларга да аларның фикерләрен беләсе килә иде.
Басма мабугатның хәле бүгенге көндә язучылардан да тора, аның өч елдан ничек булачагы язучылардан да тора, татар теленең хәле дә шулай ук - безнең үзебезгә кайтып калды. Хәзер бит инде сугыш игълан итеп, татар теле өчен сугышып булмый. Без шундый сынау алдында калдык – әгәр үзебез саклыйбыз икән, телебез үзебезгә кирәк икән, димәк, без аны саклап калачакбыз. Матбугат та безнең үзебезгә кирәк икән, без аны үзебез саклап калырга тиешбез.
Мин мәсәлән, беренчедән, бөтен газета-журналларны өемә яздырып алып укыйм. Ә безнең үзебезнең татар журналистлары, татар язучылары арасында һәрбер матбугат чарасын алып, анализлап укучы кеше күпме? Икенчедән, матбугатны без редакциягә яздырабыз һәм атна саен зур планеркада бөтен татар матбугатына анализ ясыйбыз. Һәр журналист үзенең фикерен әйтә. Без басмаларның начар якларын тикшермибез. Аларда бездә булмаган нинди әйбер бар, без нәрсәне төшеп калдырганбыз, нәрсәгә игътибар итмәгәнбез дип тикшерәбез. Бу эшне планлаштыру һәм вәзгыятьне белү өчен өчен кирәкле әйбер.
Төшенкелеккә биреләсе килми, әлбәттә, кайвакыт, язылу вакытларында, кәеф төшеп китә. Зур-зур чараларда татар кешеләре синең яныңнан: «Миңа сезнең газетагыз кирәкми!» - дип узып киткәндә бигрәк тә. Шундый кешеләргә дә кирәкмәгәч, син кемгә кирәк, дигән сорау да туарга мөмкин, әмма мин өч ел белән генә чикләнмәс идем.
Без бу хакта Раиф Усманов («Ирек мәйданы» газетасын гамәлгә куючы һәм баш мөхәррире) белән еш сөйләшәбез. Ул татар журналистикасында иң көчле медиа-менеджер дип саныйм, ул матбугатны тарату юлларын, нәрсә кирәк икәнен, ничек чыгарырга, ничек эшләргә икәнлеген әйбәт белә. Раифның бу уңайдан фаразлары пессимистик рухта түгел һәм, минем белүемчә, Раиф һәрдаим яңа матбугат чараларын теркәтеп тә килә әле.
- Сорауны дәвам итеп... Өлкән буын кешеләре күндерүенчә, басма матбугатның электрон версиягә күчүе - ул чыннан да фаҗигаме?
- Юк, мин аны ул дәрәҗәдә фаҗига дип санамыйм. Чөнки безгә татар телендә укучы буынны тәрбияләргә кирәк, ә ул буынны бүген: «Син газета укы әле, шуны тотып утыр әле», - дип кенә тәрбияләп булмый. Ул буынга үтеп керү өчен сайт кирәк, Вконтакте, Фейсбук, Инстаграм кирәк. Алар шуның аша кабул итә, бәлки шуннан соң ул кызыксынып газетаны кулына алыр.
Безгә күптән түгел Саба районы Иләбәр авылыннан бер төркем апалар кунакка килде. Алар үз авылларында атнасына бер тапкыр җыелып, кич утыралар икән. Шул кич утыручы апалар, җыелышып, «Сезне күрәсебез килә» дип, редакциягә килделәр. Без алар белән берәр сәгатьтән артык чәйләр эчеп, сөйләшеп утырдык. Һәм мин дә сорау бирдем: «Ә интернетта?» «Без сезнең бөтен әйберегезне интернеттан укып барабыз, - диләр. - Без төнге 1-2 гә кадәр интернетта утырабыз», - диләр, Ул апаларга 60 яшьтән артык - газетаны да яздырып укыйлар алар, интернеттагы сәхифәбезне дә укыйлар.
Ул оештыручының үзеннән дә торадыр. Әгәр син газетаңда гына чыккан әйберне сайтка куеп һәм шуны гына социаль челтәрләргә таратып барсаң, бу бер әйбер. Әгәр синең газетада бер контент, социаль челтәрдә икенче контент икән, ул инде бөтенләй башка нәрсә. Без ниндидер оператив әйберләрне сайтка куярга тырышабыз, ә газетада шул ук тема киңәйтелебрәк, ниндидер анализ ясап, комментарийлар, өстәмә мәгълүмат туплап бирелә.
Бүген интернетсыз булмый, ул – замана таләбе. Әгәр бөтен әйберне: «Юк, бу безне бетерәчәк», - дип, куркуың астына яшеренәсең икән, татар юрап китерә, сорап китерә дигән әйбер дә бар. Үсәргә кирәк, үзгәрергә кирәк.
Әлбәттә, татар матбугаты да гомерлек булмас, кайчандыр бөтен дөньяңда телевизор гына булыр кебек иде, бүген телевизор да түгел хәтта, бүген – интернет. Шундый шартларда, миңа калса, үзеңне ниндидер чикләүләргә кертергә кирәкми. Син мәгълүматны кайдан җиткерә аласың, укучы күңеленә кайдан шакый аласың, мөмкин булган бөтен алымнарны һәм ысулларны файдаланырга кирәк.
- Гөлнара, киләсе уку елында татар журналистикасына бер бюджет урыны да бирелмәгән, сез бу хакта беләсезме? Бу инде сезне дә, безне дә борчыган мәсьәлә - татар журналистикасында кадрлар мәсьәләсе алга таба ничек хәл ителәчәк, безгә нәрсә дә булса эшләргә кирәкмиме бүгенге көндә?
Комментарийлар