"Ул һәрвакыт кәеф күтәрә иде. Кәеф бөтенләй булмаган очракта, Гөлнарага шалтыратсаң, кәефең яхшы якка үзгәрәчәге билгеле. Хәзер кемгә шалтыратырмын инде...".
Бүген татар журналистикасы зур югалту кичерә. Башта балалар өчен тапшырулар, аннан әдәби, мәдәни темаларга яктырткан тапшырулар авторы Гөлнара Зиннәтуллина 68 яшендә арабыздан китте. Аны бүген Казанда үзе яшәгән йорт яныннан озатырга йөзләп кеше килгән иде.
Озатучыларның кайсы белән генә аралашсаң да, Гөлнара апаны бары яхшы күңелле, якты кеше дип искә ала. Шунысы кызык, мәрхүмә узган шимбәдә шактый кешегә шалтыратып хәлләрен белешкән. Әйтерсең дә китәсен алдан сизенгән...
Телетапшырулар алып баручы Эльмира Нуруллина мәрхүмәне һәрвакыт шат күңелле, позитив кеше буларак искә алды.
- Ул бар нәрсәдән юмор таба, кызык эзли, бер эштән дә авырсынмый иде. Бөтен эшкә дә бик теләп алынды. Аның кебекләрне авангард диләр. Очкын шикелле янып тора торган кеше булды. Кайвакыт кабынып китә дә, бик тиз суына иде. Гел рәхмәт укып яшәде, - ди аның хакында Эльмира ханым.
"Шаян ТВ" башкарма директоры - баш мөхәррир Рамилә Сәхәбетдинова Гөлнара Зиннәтуллина белән 34 ел чамасы таныш икән.
- Мин аның тапшыруларын карап үстем. Телевидениегә 34 ел элек килгән идем. Гөлнара апаның көлгән тавышы да үзенә тартып тора торган иде. Моннан 30 ел элек мине үзенә чакырды да, "Рамилә, мин" Чулпан" тапшыруына күчәм, сине балалар редакциясенә калдырам", ди. Бер караганда шундый җаваплылык та, ышаныч та белдерүе булды. Без Гөлнара апа белән актык тапкыр аның туган көнендә очрашкан идек. Шунда ул "Шаян ТВ" ачылуга, эшен дәвам ителүенә шатлануын әйткән иде. Гөлнара апа - татар журналистикасында якты йолдыз һәм ул йолдыз беркайчан да сүнмәячәк. Татар журналистикасы, татар халкы андый шәхесләре белән горурланырга тиеш. Соңгы тапшыруларына килгәндә, "Яшәсен театр", озак еллар "Чулпан" программасын алып барды. Турыдан - туры эфирларның барысын да Гөлнара апа алып бара иде. Ике телдә дә эшләде һәм татар телевидениесен үстерүдә зур урын алган шәхес, - дип бәяләде Рамилә ханым.
"Яңа гасыр" телеканалы алып баручысы Фәридә Төхвәтуллина белән Гөлнара Зиннәтуллина шалтыратып, аралашып торган.
- Гөлнара апа ничә буын журналистларны тәрбияләнгән шәхес. Мин аны укытучы буларак бик хөрмәт итә идем. Ул һәрвакыт хәлләрне белеп торды. Бик милләт җанлы иде. Татар теле өчен, төзек, матур, дөрес сөйләм өчен җан аткан журналистларның берсе булды. Лаеклы ялда вакытта да тапшыруларны күзәтеп барды. Бәләкәй генә сюжетка да үз фикерен әйтте. Кешенең шәхесенә тимичә генә үтемле киңәш бирә белде. Шәхсән мин аңа үзем бик рәхмәтле! Соңгы тапкыр җәй аенда сөйләшкән идек. Ул шалтыратканнан соң мин хәтта еладым. "Мин сиңа бик рәхмәтле. Риза - бәхил", диде. Гөлнара апа, ник алай, бәхилләшкән кебек әйтәсең, дим. "Юк, син белеп тор", дип кабатлады. Безнең эшләгән әзме - күпме эшебездән, мөнәсәбәтебездән канәгать булып китеп, риза булып ятсын дип өметләнәм, - диде Фәридә ханым һәм мәрхүмәнең гүрләре якты булсын дигән теләкләрен җиткерде.
Казанның 2 нче гимназиясендә озак еллар директор булып эшләгән Камәрия Хәмидуллина бу хәбәрне бик авыр кичергән.
- Гөлнараның үлеме хакында хәбәрне бик авыр кичердем. Бүген хәтта рульгә дә утыра алмадым, озатырга такси белән килдем. Ул мин эшләгән мәктәптә укып чыккан кеше. 1990 елдан ул гимназия итеп үзгәртелде. Гөлнараның үзенчәлекле бер ягы : ул мәктәбен шул хәтле хөрмәт итә иде. Нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, йөгереп кереп җитә. Ул соравыңа иҗади итеп җавап та эзләргә булышкан. Шундый ярдәмчел, җиңел, иң горурлана торган укучыларыбызның берсе иде иде Гөлнара. Авырганда да үзен ничек батырларча тотты. Шундый каты авыру вакытында да да елмайды, һәрхәлдә без күрмәдек. Гөлнара бу җирне бизәүче кеше иде, - ди Камәрия Хәмидуллина.
Гөлнара Зиннәтуллинаның соңгы эш урыны — “Тәртип” радиосы. Ул анда театр дөньясына багышланган тапшырулар алып бара.
- Без бик бәхетле кешеләр, - дип сүзен башлады радиога нигез салучы Ризәлә Исмәгыйлева. - Сез үзегез дә миңа күпме яшәү көче бүләк иткәнегезне белмисез, дия иде. Ул шатлана-шатлана, яңа сулыш алып эшләде. Без бу вакыт эчендә ничә тапкыр бәхилләшеп, яңадан исәнләшкәнбездер... “Тәртип” яңадан эшли башлагач, Гөлнара апаның язмасын куйдык. Үзенә шалтыратам, “Мин Лаешта, FM буенча таба алмыйм”, дип өзгәләнә. Сылтама буенча барыбер тапты, тапшыруын тыңлады. Күземә операция генә ясатыйм да, мин сиңа тапшыру эшләргә киләм, ди. “Яшәү яме” дигән тапшыруны хәтерлисеңме минем? Син миңа акча түләмәсәң генә киләм”, ди. Гафу ит, Гөлнара апа. Сиңа биргән вәгъдәне үтәп булмый. Ул ничә мәртәбә бәхилләшкәндә сорады: мин үлсәм, минем турыда беркая да бер сүз дә язасы булма, ишетәсеңме, ди. Ник алай дисез, Гөлнара апа, дим. “Мин социаль челтәрләрдә меңәрләгән минем кебек авыру кеше белән аралашам. Алар бу һаман балкып яши бит, дип миңа карап көч ала. Әгәр дә син шушы хәбәрне язсаң, син аларның өметен өзәсең. Мине исән дип белсеннәр". Шул кадәрле авыр хәлдә булганда да башкалар хакында уйлады, - ди Ризәлә ханым.
“ТНВ-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, “Татарстан” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов та Гөлнара апа хакында җылы сүзләр җиткерде.
Мәрхүмә белән бергә эшләгән, даими аралашып торган, күршеләр булып диярлек яшәгән журналист Илфат Фәйзрахманов: “Гөлнара Зиннәтуллина аяклы тарих, татар телевидениесенең тарихы. Язмышың хакында китап язсаң, аны кулдан-кулга йөртеп укырлар иде, дидем. Язам дигән иде. Аннан химия терапияләреннән “айныгач” озак кына камера каршында сөйләшеп утырырга сөйләшкән идек. Аңа да өлгермәдек. Нишлисең инде, тормыш шулай ашыктыра”, - диде Илфат әфәнде.
Гөлнара Зиннәтуллинаны озатканнан соң хезмәттәше Наилә апа Яхина белән бик озак сөйләшеп, хатирәләр барлап тордык. Алар күп еллар буе бергә эшли.
- Гөлнара бер кеше белән дә ярышмады. Бер кешегә дә комачаулык итмәде. Үз эшен эшләде һәм кешеләргә ярдәм итте. Кунакчыл иде. Туган көннәрне үткәрергә ярата идек. Мин дә, ул да. Ул инде өенә дә чакырып, сыйларга ярата иде. Әй пешеренә инде! Аның чаклы пешекчеләр әзерли торган уку йорты бетергән кеше дә пешерә алмыйдыр. Чиста-пөхтә, искиткеч кеше иде! Телевидениедән киткәч, бер заман бакчада “Тәртип” дигән радио тыңлыйм. Гөлнара театр турында сөйләп ята! Бу бит бик чирле, авыру кеше! Ничек ул шундый күләмле, эчтәлекле тапшыру эшли? Аны бит язарга, әзерләргә дә кирәк! Аның тавышын ишеткәч сөендем. Үзенә дә шалтыратам. Әйдә, син дә кил эшкә, ди. Нәрсә эшләрмен икән инде, анда тапшырулар күп бугай, мин әйтәм. Синеке икенче була ул, ди. Син анда буласыңмы соң, мин бит андагыларны белмим, дим. Шул көнне анда булам, кил ди. Килдем, барысы белән дә таныштырды. Шулай итеп “Кабатланмас моңнар” дигән тапшыру эшли башладым. Биш ел эшләдемме соң. Авыруы көчәйгәч Гөлнара үзе алып бара торган тапшыруын Луара Шакирҗанга бирде.
Ул һәрвакыт кәеф күтәрә иде. Кәеф бөтенләй булмаган очракта, беркем белән дә сөйләшәсе килмәгәндә, Гөлнарага шалтыратсаң, кәефең яхшы якка үзгәрәчәге билгеле. Хәзер кемгә шалтыратырмын инде...- дип уфтанды Наилә Яхина да.
Гөлнара апа Зиннәтуллина яман шеш белән 8 ел чамасы көрәште. Аның белән мин 2011 елда интервью эшләгән идем. Ул вакытта ук инде чирләве мәгълүм иде. Тик кешеләргә сиздермәде. Аның белән күпме генә сөйләшсәң дә, сөйләшеп туя торган түгел иде. Гөлнара апа белән эшләгән, аның янында көнгә биш кенә минут сөйләшеп торган кешеләр, көне буена үзләренә җитәрлек энергия аладыр кебек тоелды миңа. Лаеклы ялда булуына карамастан, авторлык программалары эшләде, текте, чикте, бәйләде, рәсемнәр ясады. Гаиләсен бик ярата иде. Авыру бераз чигенеп, аякка баскач та бакчасында казынды, кышка әллә нинди тәмле ризыклар әзерли иде.
Гөлнара Зиннәтуллинаны Лаеш районы Хәерби авылына, әнисе янына җирләделәр. Урының оҗмаһта булсын, Гөлнара апа!
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар