16+

Гөлсирин Абдуллина Ваһапов фондыннан киткәнме?

Соңгы вакытларда Гөлсириннең Ваһапов фонды концертларында ни сәбәпле күренмәве билгеле булды.

Гөлсирин Абдуллина Ваһапов фондыннан киткәнме?

Соңгы вакытларда Гөлсириннең Ваһапов фонды концертларында ни сәбәпле күренмәве билгеле булды.

Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина Рәшит Ваһапов фонды белән 7 ел хезмәттәшлек иткәннән соң, контрактны тагын бер елга озайткан иде. Әмма соңгы араларда ул концертларда күренми башлады.

“Мин онлайн концертта катнаша алмадым. Бераз гына чирләп алдым. Хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килде. Сәламәтлек мөһимрәк булып чыкты. Соңга калмагыз, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз”, - ди Гөлсирин.

Һәм менә бүген Гөлсириннең Ваһапов фонды белән контракт вакыты бетүе хакында мәгълүм булды.

"Гөлсирин Абдуллина белән контракт вакыты чыкты. Аның белән без контрактта каралган 7 ел гына түгел, ә 8 ел эшләдек!☝️ Матур эшләдек, Аллага шөкер! Бернинди җитди конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар булмады! Бу еллар эчендә Гөлсирин халыкка танылды, үзенең репертуарын, тамашачысын булдырды. Гөлсирин безнең фестиваль үсешенә бик зур өлеш кертте. Бик зур рәхмәт сиңа!
Форсаттан файдаланып, безнең ике арадагы матур хезмәттәшлеккә һәрдаим ярдәм итеп торган Гөлсириннең әти - әнисенә, ире Азатка, Азатның әти – әнисенә дә бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

Мин ышанам: Гөлсириннең җырчы буларак киләчәге бик зур!Мин аңа бары тик уңышлар телим!
Һәм, әлбәттә,сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, шәхси бәхет телим!

Инде безнең арага килгәндә – бар да яхшы, Аллага шөкер! Без хушлашмыйбыз! Безнең хезмәттәшлек бары тик яңа баскычка күтәрелә.

Беренчедән, Гөлсирин безнең фондның штатында эшләвен дәвам итә. Икенчедән, ул Ваһапов фестивале концертларында да актив катнашачак", - дип белдерде Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading