16+

Гөмбәле солянка пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 500 гр шампиньон, 1 суган, 1-2 кишер, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы он, 6 аш кашыгы үсемлек мае, 2-4 тозлы кыяр, 1 банка консервланган зәйтүн җимеше, тоз, борыч, дәфнә яфрагы, лимон, яшел тәмләткечләр кирәк.

Итле шулпада да, суда гына да пешерергә була. Суганны чистартып, шакмаклап турыйбыз. Кишерне эре угычтан уабыз. Икесен бергә майда кыздырабыз. Гөмбәне кисәкләп турап, шулай ук майда кыздырабыз. Суган белән кишер янына томат пастасы, он һәм әз генә су салып, өстен каплап пешерәбез. Тозлы кыярны шакмаклап турыйбыз да яшелчәләр янына салабыз. Аннары шунда ук гөмбәне кушабыз. Кайнап чыккан суга (яки ит шулпасына) тоз, борыч, дәфнә яфрагы, зәйтүн җимеше һәм табадагы катнашманы салып кайнатабыз. Табынга чыгарганда, өстенә вак итеп туралган яшел тәмләткечләр сибәбез, бер кисәк лимон куябыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading