16+

«Гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһ күрми торган җиргә барып гөнаһ кыл»

Бервакытны Ибраһим ибн Әдһәмгә бер кеше килә дә:  – Нәфесем мине гел гөнаһ кылырга котыр­та. Нишләргә киңәш итәсең? – ди.  – Әгәр дә нәфесең Аллаһка каршы килеп, гөнаһ кылырга котыртса, биш шартны үти алсаң, кыл. Беренчесе – гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһның ризыгын ашама.

– Бу ничек була соң? Бөтен ризык та Аныкы бит.
– Аллаһның ризыгын ашыйсың һәм Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?
– Икенче шартны әйт.
– Аллаһ барлыкка китергән җир шарында яшәмичә гөнаһ кыл.
– Мин кайда гөнаһ кылыйм соң? Бөтен җир, күк Аллаһныкы бит!
– Аның җирендә яшисең һәм Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?
– Өченче шарт нинди?
– Гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһ күрми торган җиргә барып гөнаһ кыл.
– Ничек мин Аннан яшеренеп гөнаһ кыла алыйм. Ул бит йокламый!
– Ул сине күрә, шунда да Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?
– Дүртенче шартны да әйт.
– Үлем фәрештәсе килсә, аңа «минем әле үләсем килми» дип әйт.
– Бу мөмкин түгел, мин аны булдыра алмыйм, чөнки Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә аларның үлем вакыты килеп җитсә, алар аны бер сәгатькә кичектерә дә һәм ашыктыра да алмаячаклар», – дигән. Бишенче шартны да ишетим инде...
– Җәһәннәмгә алып китү өчен газап фәрештәләре килсә, син аларга «мин җәннәткә барам» дип әйт.
– Мин моны эшли алмыйм. Аларга каршы торыр­га көчем җитми.
– Үлемне туктата алмыйсың, җәннәткә керү өчен газап фәрештәләренә дә каршы торырга көчең җитми, ә Аллаһка каршы килеп, гөнаһ кылырга телисеңме?
Соңыннан бу кеше, үксеп елап: «Әй Ибраһим ибн Әдһәм! Мин Аллаһтан гөнаһларымны гафу итүне сорыйм, Аңа тәүбә итәм!» – дип әйтә һәм китеп бара.

фото: dumsk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading