16+

Горький паркы төрле милләт халкын җыйды

Россия көне уңаеннан Горький күңел ачу паркында да бәйрәм чаралары оештырылган иде. Иң тантаналысы – халыклар дуслыгы парады булгандыр мөгаен.

Горький паркы төрле милләт халкын җыйды

Россия көне уңаеннан Горький күңел ачу паркында да бәйрәм чаралары оештырылган иде. Иң тантаналысы – халыклар дуслыгы парады булгандыр мөгаен.

Татарстанда яшәүче төрле милләт халкы: татарлар, руслар, чувашлар, белорусслар һәм башкалар тамашачыга үзләренең милли җырларын, биюләрен бүләк иттеләр, парк урамы буйлап уздылар.

Татарстанның Премьер- министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: “Үзебезнең бай, үзенчәлекле, күп милләтле илебез белән горурланыйк”,–диде сәламләү чыгышында. Традиция буенча студент отрядларына юлламалар тапшырылды.

Чуваш халык ансамбле бәйрәм кунакларына борынгы халык җырларының берсен бүләк итте. Алар барлык кешеләрне дуслыкта, хөрмәттә, җырлап,биеп яшәргә өндәде. Концерт программасыннан тыш паркта эшче яшьләр форумы да чаралар оештырган иде. Археологик тикшеренүләр белән кызыксынучы балалар комнан “кеше сөякләре”н хәтерләткән скелет казып чыгару белән мәш килде, тагын бер урында үзеңә печенье бизәргә мөмкин иде. Бу шөгыль балаларга гына түгел, олыларга да кызык тоелды. Бер чатта Татарстан сувенирларын тәкъдим иттеләр.

Халыктан бәйрәм турында да сораштык. Баксаң, күбесе 12 июньнең нинди көн икәнен белми икән. Күпләр өчен ул өстәмә ял көне буларак кына кабул ителә бугай. Бик сирәге генә бәйсезлек көне, Россия көне,милләтләр дуслыгы көне дип җавап бирде. Ничек кенә булмасын, Россия – безнең уртак дәүләтебез, Татарстан Россиянең бер өлеше буларак, бу безнең өчен дә зур бәйрәм. Берләштерә торган, илебез белән горурланырга мөмкинлек биргән матур бәйрәмнең берсе ул – Россия көне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading