16+

"Әгәр депутат булсам, биллиәһи, арба таккан җиңел машиналарны тыяр идем..."

Беркөнне эшкә барганда прицеп таккан җиңел машина тәмам теңкәгә тиде бит. Үзенең артыннан бернәрсә дә күренми, әле арбасы уңга-сулга йөри, бигрәк куркыныч тудыра да инде алар юлда йөрүчеләр өчен. Кайберәүләр тагып йөргән тарантасларының ычкынып киткән очраклары турында да сөйли.

Беркөнне эшкә барганда прицеп таккан җиңел машина тәмам теңкәгә тиде бит. Үзенең артыннан бернәрсә дә күренми, әле арбасы уңга-сулга йөри, бигрәк куркыныч тудыра да инде алар юлда йөрүчеләр өчен. Кайберәүләр тагып йөргән тарантасларының ычкынып киткән очраклары турында да сөйли.

Машинасы аңлашыла инде, ул бер пункттан икенчесенә бару өчен кулланыла, ә арбаның монда ни өчен кирәк? Мин аңлыйм, күп очракта аны фермерлар, кибет тотучылар, нинди дә булса шөгыле булган кешеләр яисә бакчачылар тага, ләкин бу очракта “Газель” ише йөк машинасы алу кулайрак булыр иде, ләбаса! Юлда барганда үзләрен генә түгел, башкаларның да тормышын куркыныч астына куялар бит, югыйсә. Юл киселешендә автомобиле шуның яртысына чыгып, арбасы әллә кайда артта калу очраклары еш була. Тыкрыкта йә борылырга җитешми, йә тагылган нәрсәсе башкаларга комачаулый, тегеннән килүче транспорт та, моннан килә торганы да бәрелергә мөмкин. Хәзер урамда кыш икәнен дә онытмыйк. Ә бит арба җиңел машинага җәен дә зур йогынты ясый. Аның үзенең тормозы юк, димәк туктарга маташканда ул алдагы транспортны төртәчәк, ә инде моны борылышта эшләсәң, бөтенләй бөкләргә мөмкин. 

Лаеш районында махсус машиналар ясаучы оешма бар. Анда икмәк ташу өчен “каблуклар”дан башлап, эре нефть ширкәтләре өчен тиешле җиһазлар куелган “КамАЗ”ларга кадәр җитештерәләр. Аның хуҗасы Саша белән сөйләшеп торган арада ул җиңел машиналарга арба тагуны Россиядә тыярга кирәк дигән фикерен әйткән иде. Шул искә төште әле. Һәр транспортның мәгънәсе бар, хәтта шассиена мунча куелганнары да бар, әмма анысы да кешечә кабул ителә, ә менә прицеплы “Лада”лар йөртүчеләрнең нервыларын нык какшата. Әгәр депутат булсам, биллиәһи, арба таккан җиңел машиналарны тыя торган закон тәкъдим итәр идем. Авыл җирендә үлән ташырга яисә амбардан ашлык алып кайтырга бара инде ул, тик зур трассада йөри торган нәрсә түгел. Тәгәрмәче аз гына карлырак юл кырына эләксә, машинаны алып ташларга да күп сорамый. Кыскасы, йөрмәгез әле шул арбаларыгызны җиңел машинага тагып! Йөк ташу өчен махсус транспорты бар аның. Сезнең аны аласы килмәү аркасында башка йөртүчеләр иза чигергә тиеш түгел инде. 

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading