Шәһри Казан

"Әгәр мин ул кешене телим икән, нигә әле йокламаска?”

Иптәш кызым турында сөйлисем килә. Без икебез дә 30ның теге ягында. Әмма икебез ике төрле яшәү рәвеше алып барабыз. Ягъни мин тәртипле, тыйнак булсам, Лилия – чая һәм җиңел уйлый торган кеше. Шуңа да карамастан, дуслыгыбыз нык, кайвакыт үзем дә моңа шаккаттам. 

Лилияне белгәннән бирле ул гел егетләр янында чуала. Аларны перчатка кебек алыштырып кына тора. Әле күптән түгел очрашып, озак кына сөйләшеп утырдык. Күбесенчә ул сөйли, чөнки сөйләр әйбере күп, ә мин тыңлыйм. Аны тыңлаган саен чәчем үрә тора, бу мин белгән Лилияме соң, дип уйлап куям.

Кыскасы, Лилия һәр очраган егет белән йоклый. “Бер көнлек дөньяда яшибез, һәр минутның рәхәтен белергә кирәк. Әгәр мин ул кешене телим икән, нигә әле йокламаска?” – ди дустым. Ә егетләр моннан файдалана, бер тапкыр йоклыйлар да, аннары ташлыйлар. Хәер, Лилиянең моңа исе китми бугай. “Кияүгә чыгу уемда да юк”, – ди. 

Реклама

Айсылу, 
Казан. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: