Удмурт милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Марина Иванова тәкъдиме белән «Гырон быдтон» форматын да үзгәрткән. Аны быел кичкә таба оештырганнар.
– Мамадыш районында «Питрау» бәйрәме ел да көнне икенче яртысында уза, шуңа анда яшьләр дә күп килә. Безнең дә бәйрәмебезне яшәртәсе килде. Узган ел Питрауда булып кайткач, миндә удмурт бәйрәмен шулай соңрак үткәрергә кирәк дигән фикер туды. Аннары Мамадыш районының әлеге өлкәдә тәҗрибәсе дә бар. Без шуңарга таянырга булдык. Башка өлкәләрдән килгән кунакларга да җайлы булсын дидек. Иртән булгач, аларга төнлә үк чыгып китәргә туры килгән булыр иде. Авылга кунакка кайтучыларга җайлы булды кебек, – дип сөйләде Марина.
Комментарийлар