16+

Гыйлемленең сыеры да исән кала

Бүген республика районнарында терлекчеләр өчен малларга беренче ветеринария ярдәме күрсәтүне үз эченә алган уку курс­лары үткәрелә. Укуларда сыер савучылар да, бозау караучылар да, фермерлар да, гомумән ветеринария белеме бул­маган, әмма мал янында кайнашкан башка терлекчеләр дә катнаша ала.

Гыйлемленең сыеры да исән кала

Бүген республика районнарында терлекчеләр өчен малларга беренче ветеринария ярдәме күрсәтүне үз эченә алган уку курс­лары үткәрелә. Укуларда сыер савучылар да, бозау караучылар да, фермерлар да, гомумән ветеринария белеме бул­маган, әмма мал янында кайнашкан башка терлекчеләр дә катнаша ала.

Шундый укулар Мамадыш районында да уздырылды. Уку курс­ларының эше белән журналистларны да таныштырдылар. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, республика терлекчелек тармагы үсеш алган төбәкләрнең берсе булып тора һәм шуның белән ветеринария хезмәтенә дә игътибар булыр­га тиеш.

– Зур хуҗалыкларда югары белемле мал табиблары янына, һичшиксез, ярдәмчеләр – ветеринария санитарлары да кирәк. Әмма аларның һәркайсын да Казанга алып барып укытып булмый, шуңа да ветеринария академиясе һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә шундый укулар оештырабыз. Ихтыяҗ булса, укуларны киләсе елга да дәвам итәргә уйлыйбыз, – дип сөйләде ул журналистларга.

Мондый укулар бөтен республика буенча 2016-2017 елларда бер оештырылган булган инде. Ул вакытта 450 кеше укыган. Быел, ихтыяҗ булу һәм укырга теләк белдерүчеләр да булганлыктан, укуларны тагын башлап җибәргәннәр. Бу көнгә 500 кеше махсус курслар үткән инде. Алар бер атна теория буенча белем ала, бер атна фермага барып практика үтәләр. Теоретик дәресләрне Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе мөгаллимнәре бирә, ә практиканы ветеринария идарәсе һәм районның ветеринария берләшмәсе белгечләре үткәрә.

Укуларда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары да теләп укый, ди.
– Аларның һәрберсенең дә югары белемле мал табибы тотарлык мөмкинлеге юк, күп итеп сыер асрау­чы шәхси хуҗалыклар да көн саен ветеринар артыннан йөгереп йөри алмый. Шуңа да укуларга аларның үзләрен дә чакырырга булдык. Алар терлеккә беренче ярдәмне күрсәтергә өйрәнә. Бәлки араларында ветеринария өлкәсендә эшләп китүчеләр дә булыр. Андый кешеләр булгалый, хәтта мал табибларыннан да яхшырак эшләп китүчеләр бар, – диде ветеринария идарәсе башлыгы.

Мамадыш районында узган курс­ларга крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Шакиров та килгән. Аның фермер хуҗалыгында – 18 баш сыер.
– Мондый укулар турында электән үк хыяллана идек. Безнең өчен бик кирәк ул. Күп итеп маллар тотабыз, авырып та киткәлиләр, бозаулар белән проблемалар чыккалый. Беренче ярдәмне булса да үзебез күрсәтергә өйрәнербез дип килдек. Авылда яшәгәч, күп һөнәрләргә өйрәндек, ә менә ветеринар эше белән бик таныш түгел идем, – ди ул.

Шакировларның сыерлардан тыш симертүдә 60-70 баш үгез, таналары да бар. Терлек санын тагын 50 башка арттырырга уйлыйлар. Ферма да салалар икән, эш тыгыз булса да, төзелештән бүленеп укыр­га килгән ул.

 

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading