16+

Гүзәл Уразова: “Мин — татар. Паспортымда бүгенге көндә татар дип язылган”

Җырчы Гүзәл Уразова милләтенә кагылышлы шау-шудан соң, видео мөрәҗәгать белән чыкты.

Җырчы Гүзәл Уразова милләтенә кагылышлы шау-шудан соң, видео мөрәҗәгать белән чыкты.

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова "БСТ" телеканалында үзен "Пермь башкорты, дип атаганнан соң, мәгълүмат чараларында кичә шау-шу купты. 

"Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары үзләрендә рейтингларын күтәрү өчен минем популялык белән кулланып, тагын да шау-шу куптарырга җыенганнар икән. Мин моны ишетеп алып, сезгә аңлатма кертергә булдым. 

Без кичә генә Уфадан кайттык. Анда бик күп очрашулар булды. Шул исәптән, “БСТ” каналына “Сәлам” тапшыруына да кереп чыктык. 

Тапшыру алдыннан без алып баручылар белән күрешеп, сөйләшеп алабыз. Гримеркада алып баручы Наил Юнысов миңа  шундый сорау бирде: “Гүзәл, мин кайдадыр укыган идем, ишеткән идем, сезнең тумыш язылуында “башкорт” дип язылган икән дип?”. Мин әйе, шулай дип язылган, дип җавап бирдем. Ул вакытта нәрсәгә алай язылганын белмим. 

Ләкин мин — татар. Паспортымда бүгенге көндә татар дип язылган. Мин татарча сөйләшәм, татарча җырлыйм. Аны бөтен кеше белә. 

Эфирга чыккач, эфир киңлекләре бик кыска иде. Ун минутлык кына эфир булды. Шуңа сораулар блиц-опрос кебек, сезгә бик күп мәгълүмат бирәсе иде. Наил кабат сорау биргәч: “Сез Пермь башкортымы?” дигәч, мин кыскача гына  “әйе” дип җавап бирдем. Беркем дә бернәрсә уйламады. Эфир дәвам итте...

Татарлар да минем татар икәнемне белә, башкортлар да. Мин мондый сорау туар дип уйламыйм да, туарга мөмкин дә түгел. 

Мине татарлар да, башкортлар да, чувашлар да, руслар да тыңлыйлар, концертларга йөриләр.  Моңның, җырның аның, үзегез беләсез, теле юк. Әгәр дә аның җаны, моңы, күңеле булса, сине бөтен ил вәкилләре тыңларга мөмкин. 

Кирәкмәгән сораулар белән буталып, ниндидер бүлешү булырга ммөкин түгел. Мин барыгыз өчен дә җырлыйм, барыгызны да яратам”, - ди Гүзәл Уразова. 
 

Фото: "Татар-информ" МА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading