16+

Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов: «Бер-беребезгә тулысынча ышанабыз!»

Гүзәлем белән Салават Миңнеханов – эстрадабызның популяр пары. Сәхнәдәшләреннән алар үзенчәлекле зәвыгы белән аерылып тора. Дин юлын сайлауларын, тамашачыларны да юлдашлары итеп әйдәүләрен генә алсаң да, аларны кабатланмас пар дип атарга була.

Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов: «Бер-беребезгә тулысынча ышанабыз!»

Гүзәлем белән Салават Миңнеханов – эстрадабызның популяр пары. Сәхнәдәшләреннән алар үзенчәлекле зәвыгы белән аерылып тора. Дин юлын сайлауларын, тамашачыларны да юлдашлары итеп әйдәүләрен генә алсаң да, аларны кабатланмас пар дип атарга була.

Бүген «Кунак бүлмәсе»ндә – Миңнехановлар гаиләсе. Ә дөресрәге, без аларның якты, күркәм йортларында кунакта булдык.

– Йортыгыз котлы булсын!
Гүзәлем:
– Рәхмәт. Бу йортны сатып алуыбызга тиздән бер ел була. Бик озак эзләп йөрдек. Мөгаен, эзләнүләргә ике елдан артык вакыт киткәндер. Һәм шулай туры килде: Салават аны сюрприз итеп минем туган көнгә алды.

– Гадәттә, яшьләр фатир вариантын сайлый.
Салават:
– Без дә фатир эзләдек. Әмма ике бүлмәле фатир бәясенә 150 квадрат метр йорт алып булганын аңлагач, кире уйладык. Моңарчы вакытлыча торган фатирыбыз ике катлы иде. Анда да иркенгә өйрәнгәч, бәләкәй фатирда яшәүне күз алдына китерү катлаулырак булды. Йортны бик яхшы урыннан алдык дип саныйм. Бар яклап та күршеләребез – мөселманнар. Киләчәктә үз мәхәлләбезне төзи алабыз. Әмма үз йортың булгач, аның ремонт эшләренең иге-чиге юк икән! Ремонт барышында бригаданы өч тапкыр алыштырырга туры килде. Моңарчы ремонт эшләмәгәч, эш тәртибен күз алдына да китерә алмый идем. Башта үзбәк егетләре эшкә алынды. Әмма алар, ничек эшләргә кирәк икәнен белмичә, бөтен эшне боздылар гына. Аннары, интернет аша бригада таптык, алар да үз эшләренең осталары булып чыкмады. Көн-төн ремонт турында уйлап, инде бер күзем җемелди башлаган иде.

Бервакыт кибеттә бер апа белән күзгә-күз караштык та, аның да күзе шулай ук җемелди һәм ул миңа: «Син моның белән шаярма. Бу – инсультның тәүге билгесе. Мин кичердем аны», – диде. Шунда ук табибларга тикшеренергә киттем. Ремонт эшләренең бер этабы тәмамлангач, күзнең дә хәлләре яхшырды. Нервыдан булган инде ул.

Борчылулар күп булды. Сентябрьдән хәләл бизнеска күчтек. Ә ул вакытта керем бермә-бер кимеде. Күз алдына китерәсезме, төрле банкетлар, Яңа ел уздырулар буен­ча шалтыраталар, ә алар спиртсыз эчемлекләрдән башка узмый. Һәм, әлбәттә, без ул заказлардан баш тарттык. Гүзәлемнең декретка китәсен аңлыйм. Акча җиткерә алмам дип бик борчылдым. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә башка юлларны ачты һәм тормышыбыз үзеннән-үзе җайланып китте.

Әле ул вакытта йөрәк тә борчып алды (көлә). Флюорография узарга бардым. Килсәм, кабинетта берсе дә юк. Күз алдына китерәсезме, үпкә караучылар тәмәке тартырга чыгып киткәннәр. Һәм болар урамнан кергәч, бу темага бераз шаяртып алдым. Табиблар да шук булып чыкты, алар да мине шаяртырга булган. Үпкәмне фотога төшергәннән соң: «Сезнең йөрәгегез бигрәк зурайган. Таза, 70 яшьлек апаларныкы кебек», – диләр. Шулай дип әйтүләре булды, үтереп йөрәк сызлый башлады. Түзәрлек түгел. Киттем тикшеренүләр үтәргә. Ахырда миңа йөрәк табибы: «Сәламәтлегегез менә дигән, йөрәктә бернинди авыру да юк», – диде. Ул шулай диде дә, йөрәк авыртуы да туктады.

– Әле бит йорт алудан тыш, сезнең гаиләдә тагы да шатлыклырак вакыйга булды. Быел сез әти-әни булдыгыз. Салават, әти булачагыңны сиңа Гүзәлем ничек хәбәр итте?
– Гүзәлем белән бергә УЗИга бардык. Һәм ул, табиб яныннан кара тап­лы фотография алып чыгып: «Кара, бу безнең Мәдинәкәй!» – диде. Без ике исемне – Ибраһим һәм Мәдинәне инде күптән күңел түребездә йөрткән идек.
Ә Гүзәлем бала тапканда, мин аның янында булдым. Мәдинә тугач, Гүзәлемне, операциядән соң хәл алсын дип, берүзен калдырдылар, ә баланы миңа алып килделәр. Ике сәгать буена аның белән мәш килдем. Ул вакыт эчендә мин аңа исем дә куштым, әнисе белән видеодан шалтыратышып та сөйләштек...

– Бала көткәнегезне бик озак яшереп йөрдегез...
– Әйе. Күз тиюдән курыктык, чөнки без баланы бик озак көттек. Иң популяр сорау: «Кайчан бала алып кайтасыз?» – иде. Янәсе, без үзебез өчен генә яшибез, бала теләмибез. Ничек шулай әйтәсең инде?! Без бергә яши башлаган беренче көннән үк бала теләдек, ләкин Аллаһы Тәгалә бирмичә торды. Шушы проб­лема турында Тимергали хәзрәткә әйттем, ул: «Салават, биш ел буе балагыз булмый тору бәлки яхшырактыр да, бәлки ул сезгә соңрак бирер. Мин сезгә бер әйбер өйрәтәм. 41 көн дәвамында иртәнге намаздан соң 40 тапкыр «Фатиха» сүрәсен укыгыз һәм дога кылыгыз. Әмма бу гамәлне кылыр алдыннан сез тулысынча иманлы кешеләр булырга тиеш. Һәм Аллаһыдан баланы сабый әнисеннән күкрәк сөте сораган кебек сорагыз», – диде. Без ул кушканча бар нәрсәне дә эшләдек. 41 көн үтте һәм, күз алдына китерәсезме, Гүзәлем авырга узды! Догаларыбыз­ны Аллаһы Тәгалә ишетте һәм без аңа бик рәхмәтле!

– Салават яхшы әтиме?
Гүзәлем:
– Әлбәттә! Кичә ике сәгать спа-­процедураларда булдым, Мәдинә белән Салават сәүдә үзәге буйлап йөрде. «Кайчан чыгасың инде?» – дип шалтыратып мине борчымады. Әмма Салават – аерым, үз бүлмәсендә йоклый (көлә). Мәдинә төнлә дә ашарга уянгач, йокы бүленә дип, ул башка бүлмәдә. Аңа иртүк торып эшкә китәргә кирәк, йокысы туйсын.
Салават:
– Бала туганчы, тормышыбыз бөтенләй тыныч булган икән. Хәзер элеккечә эшсезлектән интегеп, күңелсезләнеп утырырга һич кенә дә вакыт юк. Хәзер миннән дә бәхетлесе юк. Бала исе – оҗмах исе дип юкка әйтмиләрдер. Тормышның бөтен мәгъ­нәсе – сабыебызда. Хәзер икенче бала турында хыялланам. Гомумән, гаиләбез ишле булсын иде, мин ничә балага да шат!

– Бала карашуда ярдәм иткән алыштыргысыз ярдәмчеләрең кем?
– Ильяс туганымдыр. Ул Казанда яши, студент. Банкетка барасы булса да, үзебез белән алабыз. Сабан туйларында ул безнең белән йөрде. «Усатый нянь» дип йөртәбез аны. Егет кеше булуына карамастан, бу яшендә үк бала карый белә.

Әни дә, сеңлем дә Казанда яшә­мәгәч, авыррак. Алар килгәндә, тормыш бөтенләй җиңел. Бала карауны теләсә кемгә ышанып тапшырып булмый. Күрсәткән яр­дәмнәре өчен якыннарыма зур рәхмәт.

– Әле синең тагы бер шөгылең бар, ул – яулыклар.
– Әйе, мөселман киемнәренә мәхәббәтне миндә дизайнер Зарина Бабаджанова уятты. Никахта чыгыш ясар алдыннан аңа күлмәк артыннан килдем дә, үземне көзгедән күргәч: «Кара әле, мөселман хатын-кызлары да зәвыклы, стильле киенә ала икән», – дигән фикергә килдем. 2016 елда тәүге тапкыр сәхнәгә яулык бәйләп чыктым һәм шуннан соң уңай комментарийлар алдым. Ике ел дәвамында бик күп яулыклар сатып алдым, аларны бәйләү ысулларын өйрәндем. Миңа күп­ләр «Бу яулыкны кайдан алдыгыз? Ничек шулай итеп бәйләргә?» кебек сорауларны бирә башлады. Тамашачыларым үзләре үк мине яулык­лар кибете ачарга илһамландыр­ды да.

– Дин юлын сайлап, яшьләргә үрнәк була алдык дип саныйсызмы?
Салават:
– Төгәл генә әйтеп булмый. Әмма бер тарихны сөйли алам. Азнакайда мәчеттә күрешкәч, бер танышым миңа сөйли: «Минем хатыным никахка киленнәргә яулык бәйләүче булып эшли. Килгән һәр кыз диярлек: «Миңа яулыкны Гүзәлемнеке кебек итеп бәйләгез әле», – дип мөрәҗәгать итә. Афәрин сезгә!» – диде ул.
Интернетта да: «Гүзәлемне күреп, хатыным да яулык бәйли башлады», дип күп язалар.
Гүзәлем:
– Яз көне «Туган авылым» мәчетендә «Минем тәүге намазым» дигән мастер-класс узды. Үземнең язылучыларымны да бирегә чакырдым. Чөнки моңарчы күпләр миңа: «Намаз укыйсыбыз килә, әмма эшне нәрсәдән башларга икәнен белмибез», – дип язалар иде. Әлеге осталык дәресенә бик күп яшь кызлар килгән иде. Имам хатип намаз тәртибен өйрәтте. Дәрес рус һәм татар телләрендә барды. Кызлар канәгать калды һәм хәзер миңа: «Шул көннән бирле намаз укыйбыз», – дип, рәхмәт сүзләрен язалар.

– Эстрадага килгәндә, тамашачыларыгызны нинди яңалыклар белән сөендермәкче сез?
Салават:
– Параллель рәвештә шөгыльлә­нергә тырышабыз, әмма гастроль­ләргә чыгарга әзер түгелбез. Аның өчен зур штат, үзеңә администратор булырга кирәк. Хәзер приоритетлар башка төрле.

Бер елны Әлмәттә тулы зал җыйдык. Чакырылган кунаклар арасында эшмәкәр дустыбыз да бар иде. Концерттан соң ул миңа: «Коллективыңда 20ләп кеше. Аларны ашатырга, йөртергә, акчасын түләргә кирәк. Автобус тотасың. Реклама очсыз әйбер түгел. Һәм нәтиҗәдә бит син бик аз акча эшлисең», – дип, минем хезмәтне жәлләде. Үзенең бизнесы белән чагыштырып күрсәтте дә, миндә кызыксыну уятты. Хәзер мин башка өлкәдә күбрәк эшлим. Ә сәхнә хобби булып калды. Эстрадада акча эшләп булмый. Минем клипларны гына алсаң да, аларны төшерү өчен күпме көч һәм акча таләп ителде. Мәсәлән, «Онытма мине» клибы. Яхтаны видео­га төшерер өчен аерым самолет ялладык. Күпме чыгым икәнен якынча күзалдына китерәсездер.

– Эстрада вәкиллләре арасында чын, ихлас дусларыгыз бармы?
Гүзәлем:
– Без барысы белән дә яхшы мөнәсәбәтләрдә, сәхнә артында аралашабыз.
Салават:
– Якын дусларыбыз бар. Әйтик, Рамил Закиров. Бик күңелле кеше. Вәли белән Гөлназ – күршеләребез, аралашып яшибез. Ихлас кешеләр җитәрлек, Аллага шөкер.

– Бүгенге көндә нинди уй-ниятләр белән янып яшисез?
Гүзәлем:
– Икенче кибетне ачарга йөрибез. Яулыклар кибетенең мин пиарщигы һәм йөзе генә, калган бар эш тә Салават җилкәсенә төшә.
Салават:
– Бар эшне дә бергә эшлибез. Бер-беребезгә тулысынча ышанабыз. Безнең банк счеты да уртак, телефон парольләрен дә яшермибез. Мин шундый гаилә турында хыялландым да. Һәм бар да тормышка ашты. Ходаема мең шөкер!

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кибетегез кайсы урамда?

    Мөһим

    loading