16+

Гүзәллек тудыручы Гүзәл

Бу күз явын алырдай чәчәкләрне Буа районында үстерәләр. Татар Буасы авылында яшәүче Гүзәл белән Илфат Җаббаровларда ел әйләнәсе шундый гүзәллек. Кыш та, җәй дә аларда чәчәкләр чоры. 

Гүзәллек тудыручы Гүзәл

Бу күз явын алырдай чәчәкләрне Буа районында үстерәләр. Татар Буасы авылында яшәүче Гүзәл белән Илфат Җаббаровларда ел әйләнәсе шундый гүзәллек. Кыш та, җәй дә аларда чәчәкләр чоры. 

Бүген исә тырыш гаиләдә урак өсте. Дүрт мең төп лаләне 8 март бәйрәменә чәчәк аттырып, берсен дә югалтмыйча сатып бетерәселәре бар. Әлеге эшкә керешкәннәренә әле икенче генә ел икән. 

– Узган елны, чәчәкләрне үстерә алырбызмы икән дигән шик булгач, теплица төзергә ашыкмадык. Кечкенәрәк кенә бер бина эшләп куйдык. Теләк тә көчле булгач, тырышлык та куйгач, ике мең төп лаләбез чәчәк атты. Беренче чәчәкләрне күргәч тә, ничек сөенгәнебезне күрсәгез икән. Урамда ап-ак кар ятканда синдә берьюлы шуның кадәр чәчәк атсын әле! Күңелдә ышаныч тагын да артты, киләсе елга да лаләләр утыртачакмын, саннарын да икеләтә арттырачакмын, дидем. Җәйгә чыгуга, ирем белән теплица төзи башладык. Әмма ул әлегә өлгермәде, быел да узган елгы бинага утырттык. Әйткәнемчә, дүрт мең төп булды. Сортларын да җидегә кадәр җиткердек, – дип сөйли Гүзәл. 

Кыш көне чәчәк үстерү, әлбәттә, җиңел эш түгел. Җаббаровларга интернеттан шактый мәгълүмат эзләргә, сорашырга туры килгән. Иң мөһиме – температурасы да, дымлылык та, җилләтү процессы да нормада булырга тиеш. Берсе белән генә проблема чыкса да, сыйфатлы чәчәк үстереп булмый. Лаләләрне елга комына утыртканнар. Киләсе елга исә пычкы чүбенә утыртырга җыеналар. Аның да бурсыганы булырга тиеш икән. Апрель аенда ук пычкы чүбен алып кайтып, җәй буена су сибеп дымлатырга исәплиләр. 8 мартка чәчәк атсын өчен суганчаларны декабрь уртасында ук утырталар. Бер ай эчендә ул тамыр җибәрергә тиеш ди. 

Нечкә билле, эшкә җилле Гүзәл Буа район хастаханәсендә лаборант булып эшли. Чәчәкләр үстерүгә хирыслыгы әбисеннән килә. 

– Бала вакытымның күп вакыты әби янында үтте. Элек чәчәк төрләре хәзерге кебек күп түгел иде, әмма әбидә шуларның барысы да бар иде. Бакча тутырып, чәчәк үстерде, – ди ул. 

Җаббаровларның җәй буе дә бакчаларында чәчәкләр үсә. Алар арасында декоратив чәчәкләр дә күп икән. Ә быел теплицаларын төзеп бетереп, суыткыч камералары да куярга телиләр. Киләчәктә фермер булу теләге дә юк түгел. Чәчәкләрдән бушаган теплицага җиләк утырту уе барлыгын да сөйләде безгә Гүзәл. 

– Үз тәҗрибәбездән чыгып әйтә алабыз: курыкмаска гына кирәк икән. Тәвәккәллегең белән тырышлыгың да булса, алынган эшне җиңеп чыгасың, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading