16+

И Аллам димичә, ни дияргә?

Мин болай интернетта актарынучылардан түгел, инде аңа яшем дә туры килмидер дип уйлыйм.

И Аллам димичә, ни дияргә?

Мин болай интернетта актарынучылардан түгел, инде аңа яшем дә туры килмидер дип уйлыйм.

 Хәзер даими укыган газеталарым да өч-дүрттән артмый, шуңа күрә Фәнис Мотыйгуллинның бер мәкаләсендә («ШК», 28 февраль) язылган кайбер җөмләләр мине шактый аптыратты. Мәкаләдә сүз 15 яшьлек Алинә Заһитованың фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелүе һәм бу вакыйганы кемнең ничек кабул итүе турында бара. Фәнис әфәнде язганнар – «шаккатыризмнарның» бөтенесе дә түгелдер әле, мөгаен. Язылган кадәре дә «И Аллам!» дип хәйран калырлык үзе.

Дөресен әйткәндә, бу Олимпия уеннарында бөек Россия командасына беренче алтын медальне татар кызы алып биргәч, илдә моны ничек кабул итәрләр, «күрми калмаслар» микән дигән вәсвәсәле уй минем башыма да килгән иде. Кайда, кемнәр арасында яшәвебезне беләбез бит. 73 елга якын элек Алинә Заһитованың фамилиядәше Гази Заһитовның Рейхстагка Җиңү байрагы элүен дә шулай «күрмәгәннәр» һәм, кирәкми безгә татар элгәне дигәндәй, рус белән грузиннан яңа байрак элдергәннәр. Гази Заһитов янында рус кешесе дә булган югыйсә. Ләкин Рейхстаг башына грузин белән күтәрелгән булса да, ул вакытта татарга Герой исеме бирүләре икеле булгандыр. Кайберәүләр, сугыштан соң (җиңү өчен кирәкләре беткәч!) Идел буе татарлары да Кырымдагы кардәшләре язмышына дучар ителәчәк, ягъни туган җирләреннән кубарылып пыран-заран китереләчәк булган, дип язалар. Бәлки бу сүзләрдә дөреслек бардыр, буйсынган халыкларга карата югары хакимиятләр озын тарих буена нинди генә михнәтләр уйлап чыгармаган. Шундый шартларда Гази Заһитов батырлыгы «урынсыз һәм вакытсыз» булып күренсә, гаҗәпмени? Беренче Җиңү байрагын татар сугышчысы элде дип хәбәр итсәләр, бу – бердәнбер дөрес фикерле даһи Сталин ниятләрен санга сукмау булып аңлашылырга мөмкин ич.

Татар батырлыгының танылмау сәбәбен әнә шундыйрак вазгыять белән аңлыйсы-аңлатасыдыр бәлки. Коточкыч фашизмны галәмәт зур корбаннар бәрабәренә җиңгән Совет халкының искиткеч батырлыгын кирәк кадәр бәяләмәүче кайбер чит ил сәясәтчеләрен гаепләп сөйләү җиңел ул, шул Совет халкының бер өлеше булган, уртак җиңүгә дә күркәм өлеш керткән «нацмен»нарның тигезләр арасында тигез булырга тиешлеген, аларның җиңүчеләрчә ирекле мул тормышта яшәргә, туган телләрендә укырга, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен сакларга хокукын тану, дәүләтнең бу эшләрдә ярдәм итәргә тиешлеген аңлау авыррактыр шул менә. Гази Заһитов батырлыгыннан соң күп дистә еллар вакыт арасы узгач, аның фамилиядәше – балалыктан да чыгып җитмәгән Алинә Заһитова – бу кавем кылган каһарманлыкларның һич тә очраклы булмавын тагын бер тапкыр бар дөньяга күрсәткән иде дә, Фәнис Мотыйгуллин мәкаләсендә әйтелгәнчә, бу батырлыкны да күрмәмешкә салышучылар җитәрлек икән. Шул еллар эчендә ил сәясәтенең берние дә үзгәрмәгән булып чыга түгелме соң? Патриотлык дип сөйләнгән булабыз, илеңнең бер баласы шундый авыр, җәнҗаллы, кимсетүле Олимпия уеннарында синең илгә беренче (чактан гына бердәнбер түгел) алтын медальне алып бирсен, бөек илеңне бөтенләй алтынсыз кайту кимлегеннән коткарсын да, син шуңа сөенәсе урында, ул түгел, бүтән кеше җиңәргә тиеш иде дип хөсетлән – бу илчә, бу заманча патриотлык шундый микәнни инде? Фашистларга каршы сугышта фәлән ил түгел, төгән ил җиңәргә тиеш иде дигән кебегрәк була бит инде бу. Теге түгел, бу җиңәргә тиеш иде дип, моңарчы беркемнең беркайчан бернинди җиңүгә карата да әйткәне булмагандыр әле. Үзе «ят» кавемнән булса да, Алинә Заһитова – шушы Россия баласы, һәм алтын медальне дә, әлеге ил данын яклап, авыр көрәштә яулады. Бөекләребезнең ил спортчыларына Олимпия уеннарында бүтәннәрнеке кебек нормаль шартлар булдыра алмавына да карамастан, җиңүче булды ул. Чөнки татар бу илдә очраклы да, килмешәк тә түгел, бу ил – аның да иле, чөнки бүтәннәр танырга телиме-юкмы моны, бу ил татарның ерак бабалары булышлыгы белән төзелгән. Әйе, илне – ил, дәүләтне дәүләт итеп коручы – кайберәүләр уйлаган Бөек Петр да, Явыз Иван да түгел – безнең төрки-татар бабаларыбыз. Үзара ызгышып һәм бер-берсен талап яткан кенәзлекләрне бербөтен дәүләт итеп әнә шулар оештырган. Тарихчылар белә моны, ләкин белә торып чынлыкны яшерә, бүтәннәр төзеп биргән дәүләттә яшәүләрен таныйсылары килми. Бик борын заманнарда руслар да бу бай һәм шанлы, имин тормышлы дәүләт өчен кемгә бурычлы икәнлекләрен аңлаганнар бугай үзе, чөнки ул заманнарда аларга бөеклек яман чире йокмаган булган әле. Ә андый чир коточкыч бәлаләр китерә ала. Заманында нәкъ шушы чир Гитлер Германиясен нинди һәлакәткә алып килде!

Белекле кешеләр русларның әтиләренә олы хөрмәт белән «батя» дип эндәшүләрен Батый хан исеме белән бәйләп аңлаталар. Бәлки русларның милли каһарманы Александр Невский да аңа ихтирам белән батя дип эндәшкәндер, чөнки булачак ил батыры нәкъ менә Батый тәрбиясендә үскән, сугыш алымнарын да аннан өйрәнгән, диләр. Хәзер генә ул заказ буенча ялган тарихлар язып, өсте-өстенә кәттәрәк фильмнар эшләп, үз «батя»ларын бер кыргый итеп күрсәтәләр, данлы ханнар төзеп биргән Алтын Урда дәүләтен мыскыллап тасвирлыйлар. Ә шул вакытта дөнья халыклары шәһәр урамнарына Батый исемен бирәләр, Чыңгызханга һәйкәл салалар. «Батя»га хөрмәтнең иң зурысы буласы илдә исә аның дәвамчылары озак вакытлар «поганый» дип йөртелгән, фильмнарда Батый гаскәре әле хәзер дә кеше ашаучылар итеп сурәтләнә. Аптырагач, күңелгә: андый фильмнарны эшләүчеләр Россия кешеләре микән алар, ник алайса русларның батясын шулай ямьсезләп күрсәтәләр, илдәге бер милләтне икенчесенә каршы куеп сурәтлиләр, дигән сорау килә. Урысны кыргычлап юсаң, татар килеп чыга, дип, бер акыллы зат юктан гына әйтмәгән, байтак патриотларның әниләре дә татар кавеменнән булуы тарихта мәгълүм. Инде дистәләрчә меңнәренең хатыннары да татар кызлары. Әмма шушы хәлләр дә «токымын хәтерләмәүче» бөекләрне татарга кимсетеп караудан биздерә алмый. Татарстан данын яклап, кайдадыр кемдер олы гамәл кылса, аның исем-фамилиясенә карамыйча ничек шатланабыз, язып газеталарны, күрсәтеп телевизорны тутырабыз без. Шундый була алуыбыз ничек шәп бит, ә! Хәер, шундый булып карамаганнар аңламыйдыр моны.

Рәфыйк Шәрәфиев, Балтач районы, Карадуган авылы.

Фото: teamrussia.pro

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барысы да дорес,бик яхшы язгансыз.

    Мөһим

    loading