16+

Җиңү байрагы - Казанда

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда Җиңү байрагын алып чыгу тантанасы узды. Музей фондларыннан беренче тапкыр Җиңү байрагының Татарстан өчен махсус әзерләнгән төгәл күчерелмәсе ясалды. Барлык байраклар да Россия Саклану министрлыгының Кораллы Көчләре Үзәк музееннан алынган.

Җиңү байрагы - Казанда

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда Җиңү байрагын алып чыгу тантанасы узды. Музей фондларыннан беренче тапкыр Җиңү байрагының Татарстан өчен махсус әзерләнгән төгәл күчерелмәсе ясалды. Барлык байраклар да Россия Саклану министрлыгының Кораллы Көчләре Үзәк музееннан алынган.

1945 елның 1 маенда Берлин өстендә кызыл байрак җилдә чайкалып торган. Бу фашизмның җиңелүе һәм сугыш бетүе символы була. Хәзерге вакытта Җиңү байрагы Россия Саклану министрлыгының Кораллы Көчләре Үзәк музеенда тора. Оборона министры Сергей Шойгу боерыгы буенча, әлеге байракның төгәл күчерелмәсе Татарстан Республикасы Милли музеена тапшырылды. Шулай ук республикада төзелгән 280 артиллерия полкы һәм 1160 ату дивизиясе байраклары да тантаналы рәвештә чыгарылды.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлеге башлыгы Илшат Кәримов сүзләренчә, байрак һәр хәрби полкның йөрәге, шуңа күрә аны сугышчылар үз гомерләрен аямыйча саклаган. 

Сугыш – барлык гаиләләр аша үткән сынау. Кызганыч, өлкән буын кешеләре, сугыш афәтен татыган әби-бабайларыбыз, якты дөньядан китеп бара. Яшьләр  алар турында хатирәләрдән генә белә ала.
- Мин үземнең сугышта катнашкан бабай белән аралашып калдым. Ул Берлинга кадәр барып җиткәннәр рәтендә. Киләчәк яшьләр кулында, без балаларга ата-бабаларыбызның батырлыклары турында сөйләргә тиеш. Һәр елны каһарманнарны искә алу – бурычыбыз, - диде Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрының урынбасары Софья Мостафина.

Сугыш башлану белән гадәти тормыш бөтенләй үзгәрә. Шул чорда Милли музейны җитәкләгән Владимир Дьяконовның кызы Светлана Морозова хатирәләре белән уртаклашты:
- Сугыш беткәндә мин 1 сыйныфны тәмамлаган идем. 2 май әле дә хәтеремдә, без үзешчәннәр концертында бию башкардык. Әти белән баскычтан төшеп барабыз: “Безнекеләр Берлинны алды!” – диделәр. Башта ышанмадык, аннан мәйданда тавыш күтәрелде, без шундый шат идек, – диде тыл ветераны Светлана Морозова.

Сугыш - халкыбыз тарихында мәңгелек эз калдырган вакыйга. Илебезне яклап башын салган батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. “Кеше китә – җыры кала”, - диләр. Ветераннар турында да җыр калсын иде. Аның өчен һәр кеше гаиләдәге батырларны барлап, алар турында мәгълүмат туплап калырга тиеш. 

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading