16+

“Иң мөһиме, сыйфатлы һәм кызыклы булсын...”

"Татмедиа” бинасында урнашкан “Әдәби кафе”да Кәрим Караның “Җиләкле алан” исемле китабын тәкъдим итү булды. Бу – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендәге дүртенче китап. Бишенче китап та дөнья күргән, алтынчысы чыгарга әзерләнә икән.

“Иң мөһиме, сыйфатлы һәм кызыклы булсын...”

"Татмедиа” бинасында урнашкан “Әдәби кафе”да Кәрим Караның “Җиләкле алан” исемле китабын тәкъдим итү булды. Бу – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендәге дүртенче китап. Бишенче китап та дөнья күргән, алтынчысы чыгарга әзерләнә икән.

Кәрим Кара (Һади Бари улы Кәримов) Башкортстанда туып, шунда яшәп, Татарстанга күчеп килгән язучы. Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Утыздан артык повестьлары, егермедән артык хикәяләре вакытлы матбугатта, китапларда дөнья күргән. 21 июньдә Кәрим Карага 65 яшь тулган. Очраклы рәвештә юбилеена туры килеп, язучының тагын бер китабы шушы арада Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан.

“Җиләкле алан” китабына кергән “Җиләкле алан” һәм “Депрессия” повестьлары – шушы елларда “Казан утлары” журналында укучылар хозурына тәкъдим ителгән әсәрләр. Аларның геройлары үз гамьнәре, үзләренең көндәлек мәшәкатьләре белән гүя янәшәбездә генә яшәп ята кебек. Автор алар аша безне әйләнә-тирәбездәге кешеләргә игътибарлырак булырга чакыра.

“Казан утлары” китапханәсе” сериясе “Татмедиа” җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Оешманың генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, китаплар халык тарафыннан бик җылы кабул ителә, язучыларда да зур кызыксыну уяткан. Үз әсәрләрен шушы серия кысаларында китап итеп чыгарырга теләүчеләрдән чират та хасил булган.

“Казан утлары” журналы хезмәткәре, язучы Вакыйф Нуриев аңлатуынча, әсәрләрен шушы форматта бастырырга, танылган язучылар гына түгел, яшь авторлар да дәгъва кыла ала. “Иң мөһиме, сыйфатлы һәм кызыклы булсын”, – ди ул. Журналда басылган әсәрләр арасыннан сайлаганда, укучыларның кайсыларын яратып кабул иткән булуларына игътибар итәләр икән.

Чарада ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да чыгыш ясап, Кәрим Караның иҗаты буенча фикерләрен җиткерделәр. Язучыны котларга якташлары – танылган язучы Зифа Кадыйрова һәм табиб Сәлим Даушев та килгәннәр иде.

“Җиләкле алан” китабы шушы сериядәге башка китаплар кебек үк кечкенә форматта чыгарылган. Укучыларга, үзләре белән йөртергә уңайлы һәм бәясе арзан булсын өчен, махсус шулай эшләнелгән. Китапларны Вайлдберриз һәм КазаньЭкспресс сайтлары аша да сатып алырга мөмкин.

Дания Нәгыйм.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading