Бакчаларда эш гөрли, бәрәңге, кәбестә алалар, кабак, кишер, помидор дисеңме – барысының да уңышы мулдан быел, шөкер. Шәһәр кешесенең дә күбесе җәйге бакчасында мәш килә, дача сезонын ябарга әзерләнә.
Даими укучыбыз, авторыбыз Сөләйман абый Шакиров та эшләрен төгәлләп килә. Виноград, крыжовник, алмадан соклар чыгарткан, яшелчәләрне җыйган, хәзер менә сарымсак, орлык суган утыртырга җыена.
«Ярты чиләктән биш чиләк бәрәңге алдым»
– Зарланырлык түгел быел, Аллага шөкер. Алмагач ботакларын күтәрә алмый утыра, виноградны да чиләкләп җыйдым, помидорлар әле бар, сабакта кызаралар. Ярты чиләк бәрәңге утырткан идем, биш чиләк алдым. Кыш буена җитә әле ул безгә, – ди укучыбыз.
Сөләйман абый тумышы белән Әлки районы, Төгәлбай авылыннан. Бакчасы авылын исенә төшерә аңа. Авыл кешесе җиргә тартыла шул. Казаннан 20 чакрым гына ераклыкта урнашкан Биектау районына кергән «Крутушка-3» бакчачылык ширкәтендәге дачасында ул әле өченче генә ел. Бакча кызыныкы. Аңа кадәр 33 ел Авиатөзелеш районындагы бакчасына йөргән. «Ул чакта хатыным Хәсибә дә исән-сау иде әле. Өч балабыз эшне сөеп үсте, гел ярдәм итәләр иде. Шул чакларны сагынам, бакча төшләремә дә керә. Аны сатарга туры килде. Кызларым, улым һәрчак килеп булыша, шөкер», – ди укучыбыз.
«Крутушка-3» бакчачылык ширкәтендә үз йортларын салып чыккан кешеләр дә бар. Кайберәүләр биредә кышка яшәргә дә кала икән. Теләгән кеше өенә газ кертә ала. Сөләйман абыйлар дачаларында газ баллонын кулланалар. Бер баллон ике елга җитә, ди. Сөләйман абый кышын да бакчасын тикшереп китә, юллар һәрчак чистартыла икән. Бакчага җәмәгать транспорты йөреп тора. Бәясе дә кыйммәт түгел – 27 сум гына. Пенсионерлар өчен бердәй юлда йөрү билеты белән бөтенләй җайлы. Дөрес, Сөләйман абый биредә сирәк куна. 83 яшенә җиткәч, бакчада бик каласы килмидер, мөгаен, уңайлы шартлары булган җылы фатирында рәхәтрәк. Җәй көннәрендә көнаралаш диярлек бакчада үзе. Килгәч тә тик торганы юк, менә без килгәндә дә киң кырлы эшләпәсен киеп, самавыр кайнатып йөри иде. Бу самавырга 60 ел икән инде. Ул Сөләйман абыйга бабаларыннан күчкән. Әле дә хезмәт итә. Ут тергезер өчен әңгәмәдәшем махсус каен тузлары куллана. Нарат күркәсе белән ягылган чәй бик тәмле була икән. «4 литр суны кайнатып чыгарыр өчен 50 күркә кирәк. Чәйгә бөтнек, мәтрүшкәләр кушам, файдалы да, тәмле дә, шулай балаларым белән оныкларымны каршы алам», – ди Сөләйман абый.
Сөләйман абыйның артык купшы да түгел, шул ук вакытта җылылык бөркелеп торган бакчасы табигатьнең бик матур почмагында урнашкан. Янәшәдә генә – агачлык. Алты сутый җирендә нәрсәләр генә үстерми укучыбыз, сырганак, барбарис, иргага кадәр бар. Мунчасы да өр-яңа. Теплица да алып куйганнар. Анда кыяр белән помидор үстерәләр. Үсентеләрен Сөләйман абый марттан ук әзерли башлый. Җиләк-җимешләрдән сок чыгарта. «Әзер сокны башта 90 градуска кадәр җылытам, тик кайнатып чыгарырга ярамый, аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, Казандагы фатирыма алып кайтып саклыйм. Алмадан өч литрлы 4-5 банка сок әзерләдем», – ди укучыбыз. Бакчада «Шәһри Казан» газетасын да укырга онытмый. «Монда телевизор юк, хәер, экран алдында утырсаң, эшләп тә булмый, шулай да яраткан газетамны укырга вакыт табам», – ди газетабызны беренче көннәреннән үк алдыра башлаган тугры укучыбыз Сөләйман абый Шакиров.
«Дача амнистиясе»нең безгә зыяны тимәде
«Дача амнистиясе» турында халык шаулап алса да, бу бакчачылык ширкәтендә моңа тыныч карыйлар. Сөләйман абый да әллә ни борчылмаган. «Дача сүзе бетте, дип ишеттем инде. Хәзер без бакча дип кенә аталабыз икән. Суы килеп тора. Юллары яхшы, башкасын белмибез инде без, «дача амнистиясе» дигәненең безгә зыяны тигәне булмады», – дип елмая ул.
Дача өлкәсендәге яңалыкларга килгәндә, аны бакчачылык ширкәте хезмәткәрләре тойгандыр. Чөнки яңа канун буенча, бакчачылык ширкәтләре электрон хисап формасына күчәргә тиеш. Ягъни хәзер кертемнәрне ширкәт рәисенең кулына бирсәләр, барысы да банк аша эшләнәчәк. Су скважиналары булдырырга уйласаң да, лицензия таләп ителә. Хәер, шәхси кое казучыларга бу кагылмый.
Бакчаның файдасына килгәндә, бәхәсле сорау. Әйе, бер караганда, үзен аклый кебек. Совет чорында ук дача тоту дәрәҗәле булып саналган бит. Кытлык заманнарында юкны бар итеп төзегәннәр бакчаларны. Шуңа өлкән буын аның кадерен беләдер дә инде, бер кишәрлек җирне дә буш калдырмый бит алар. Уңышны сатып, акча да эшли. Сөләйман абый да, мәсәлән, быел, алма сатып, 5 мең сум акча эшләгән. Дөрес, хәзер бакчага яшьләрнең күбрәге ял итәр өчен килә. Бакчаны күңел ачу урыны буларак кабул итә.
Ял итү дә кирәк. Сөләйман абый да: «Чит илләре дә кирәк түгел, иң рәхәт ял – бакчада», – ди. Әмма хәзер бакчаларның кимендә 600 мең-1миллион сум торганын исәпкә алсаң, авылда йорт салуың отышлырак түгелме дип тә уйлап куясың. Моңа өстәп бит әле ел саен төрле кирәк-яракларга, коммуналь хезмәтләргә 10 мең сумнан артыграк чыгарып бирүне, кул хезмәтен, юл йөрү акчасын да кушарга кирәк. Мунчасына утынны сатып алам дисәң дә (4 куб метр ярылган каен утыны 7 мең сум тирәсе тора), шактый чыгымланырга туры килә. Хәер, монысын һәркем үзе хәл итә инде.
...Быелдан сентябрьнең беренче шимбәсендә Бакчачылар көне рәсми төстә билгеләп үтелә башлаячак. Статистика буенча, Татарстанда һәр дүртенче кеше бакчачылык белән шөгыльләнә. Җиргә битараф булмаган тырыш, уңган бакчачыларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар