“Счастливые истории” хәйрия фонды менә инде дүртенче ел “Глаголица” бәйгесе уздыра. Бәйгенең төп максаты – әдәбият, сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау, аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү.
Бәйгедә Татарстаннан гына түгел, чит илләрдән, Россия төбәкләреннән дә яшьләр катнашкан. Финалга узган конкурсантлар 20-25 ноябрьдә “Байтик” лагерендә булачак. Анда аларны төрле мастер-класслар, Зөя утрау-шәһәрчекләренә, Болгарга, Казанның истәлекле урыннарына сәяхәт көтә.
25 ноябрь көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында бәйгенең йомгаклау кичәсе узачак. Анда “Глаголица” әдәби премиясе лауреатларын билгеләячәкләр. Иң талантлы яшьләргә бәйгенең төп символы – бәллүр ябалак тапшырылачак.
Комментарийлар